Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җирнең тылсым көче - 3

Фантастик повестьның 3нче бүлеге.

1 нче бүлек.

3 нче бүлек. Тылсымлы абага

Иртә белән

Рафаил бүген йокыдан уянганда ук үзендә бертөрле күңел күтәренкелеге тоеп күзләрен ачты. Күрше ятакларга күз салды: янәшәдә генә борынын сабыйларча мендәргә терәп Тимур мышнап йоклый. Дусының карашын тоепмы аның керфекләре селкенеп куйды. Арырак Айдар ята: ул инде иркенләп, аяк-кулларын тарбагайландырып юрганы өстенә салган да, берни сизмичә хырлый. Илдусның ятагы Рафаилдан иң еракта урнашкан булса да, ул Рафаил күзен ачканчы ук, дусының уяначагын сизгәндәй, аның карашын көтеп ята. Дуслар арасында иң тынгысызы шул Илдус инде. Иң соңгы булып ул ята. Иң беренче йокыдан уянучы да ул. Нәрсәнедер күрми, ишетми калам дип уйлыйдырмы, әллә үзе шундый тынгысыз җандырмы, һәрхәлдә дүрт дусның иң иртәчеле һаман да Илдус. Малайларның тәҗрибә ясап караганы да бар. Рафаил уяна да керфек астыннан гына Илдусны күзәтә, янәсе, бүген кем беренче. Күзен ничек кенә иртә ачмасын, малай һәрвакыт Илдусның канәгать елмаюына тап була: шаярма, дустым, бүген дә мин беренче!

Аннан алар икәүләп сәгатькә күз салалар. 7 туларга 15 минут калган. Дуслар уң кулларының баш бармагын өскә чөеп бер-берсен сәламли. Шуннан соң Илдус үз чиратында Айдарга текәлеп карап тора башлый. Айдар бу караш астында тыныч ята алмыйча әле бер әле икенче ягына борыла-борсалана, астында калган юрганын алып башыннан ук ябынып, дусының карашыннан котылмакчы була. Ләкин озакка түгел. Тагын юрган астыннан чыга, тагын аяк-кулларын юрган өстенә таратып ташлый. Берничә мизгелгә йөзтүбән дә ятып карый, тик тырышуы бушка. Илдусның кара күзләренең үткен уклары астында ятарсың ди тыныч. Бүген дә шулай булды: Айдарга уянудан башка чара калмады. Төшен күреп бетерергә теләгәндәй, бермәлгә күзләрен йомып ятты да, янәдән, инде тынычланып, соры күзләрен ачты. Айдар уянуга, Рафаил тарафыннан шулай ук күз карашы белән генә уятылган Тимур да күзләрен ачты. Булды бу! Илдус белән Айдар, алар артыннан Рафаил белән Тимур урын-җирләрен тиз-тиз җыештырып, юыну бүлмәсенә йөгерде. Шулвакыт барысына да “Уянырга!” дип кыңгырау шалтырады. Башкалар йокылы-уяулы килеш, әлҗе-мөлҗе килеп юыну бүлмәсенә юнәлгәндә, 4 дус инде бүлмәгә кайтып җиткән. Ашханәгә барганда ашыгасы түгел — һәркемнең өстәле билгеле. Балалар чыр-чу килеп тавышланып ашханәгә тулды. Ашаганда да тавышланмый булдыра алмадылар, чөнки барында да күңел күтәренкелеге сизелә. Шулай булмыйча, бүген бит лагерь сәяхәткә чыгачак. Серле “убыр” роботларны шахтага “күмеп” калдырганнан соң үткәрелгән беренче күмәк чара әле бу. Ул хәлдән соң кызлар өчен малайлар лагерында аерым йокы бүлмәләре төзелде. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, балалар бергә булсын диптер инде, кызларны ерак җибәрмәскә карар ителде. Малайлар лагерының уку һәм йокы бүлмәләре бераз зурайтылды, һәм шулай итеп кызлар монда яшәп калды.

 

Сәяхәткә барабыз

Башта сәяхәткә малайлар гына бара дип уйланылган булса да һәр төркемгә өчәр кыз да алырга булдылар. Аларны да тирә-як белән таныштырырга кирәк бит. Ашханәдән кайткач биштәрләрен җыйдылар: ике тапкыр утырып ашарлык азык-төлек төйнәлде, бар кирәк-ярак, вак-төякләр биштәрләргә тутырылды. Кичкә лагерьга кайтып җитәргә тиеш булгач, күп әйбер кирәк булмады. Тиз арада лагерь уртасындагы мәйданга ике төркем булып тезелделәр. Сәяхәт дип атасак та, бу бигүк сәяхәт кенә дә түгел: чөнки төркем җитәкчеләренә карталар бирелгән, ә анда берничә пункт билгеләнгән. Төркемнәр шушы пунктларда булып, анда билгеләр калдырырга, үзләре дә картага яңа пунктлар өстәргә тиешләр. Кемнең картасы тулырак, шул төркем җиңүче булачак. Һәр төркемдә 15 әр кеше. Башта алар очкычлар белән тиешле урынга кадәр очып барачак, ә аннан соң инде ике төркем дә очкычларны калдырып бер-беренә капма–каршы юнәлешкә китә.

Лагерь җитәкчеләреннән күрсәтмәләр алганнан соң бишәрләп очкычларга төялделәр һәм һавага күтәрелделәр. Күктә бер болыт әсәре дә юк, көн матур булырга охшый. Бу якларда күзәтелгәнчә эсселек тә чамалы гына. Балалар да уртача киенгән. Билгеләнгән урында очкычлардан төшеп ике төркем дә ике якка юл алды.

Табигать инде уянган. Үләндә чык тамчылары җемелди. Барча җан иясе — күбәләкләр, һәртөрле бөҗәкләр, вак кошчыклар чык суы белән тамагын чылата, аннан һәркайсы үзенең гадәттәгечә яшәү тәртибенә төшә: төклетуралар безелдәп чәчәк эченә чума, әкәм-төкәмнәр үлән сабаклары буйлап өскә үрмәли, бал кортлары үзләренең мәңгелек эшенә керешә: үзләре генә белгән урында яшерелгән кәрәзләренә бал ташый. Кошлар шатланып күккә күтәрелә. Бар тирә-якны сискәндереп кәккүк тавышы яңгырый. Аяк астында да тормыш кайный: үләнне кыштырдатып күзгә күренмичә генә кыр тычканы чабып үтә, кыштыр-кыштыр килеп йөреп яткан сак керпе аяк тавышларын сизүгә йомарланып тынып кала. Куркак куян гына түзә алмый, посып утырган куак астыннан кинәт сикереп чыгып чабып китә. Ике-өч сикерүгә аланны иңләп, каршы як агачлыкка кереп тә югала. Малайлар аны күргәч сызгыра, кычкыра башлый. Кайберләре куянны тотып алырга теләгәндәй бер тын артыннан да чабып карый. Бар, тотарсың куянны. Күз ачып-йомганчы ул инде әллә кая югала. Малайлар да мышнап,әлсерәп кире чабып килеп иптәшләренә кушыла. Болай йөгерүчеләр сәяхәткә беренче тапкыр чыгучылар арасында гына була. Башкалар инде ул тәҗрибәсезгә карап елмаеп кенә куя. Бар иде аларның да шулай куяндыр, тиендер артыннан чабып йөргән чаклары...

 

Сәяхәт маҗараларсыз буламы?

Илдус җитәкләгән төркем төшкә кадәр ару гына юл үтте, картага ике яңа билге ясады: бер төшерелми калган чишмә һәм зур гына караңгы бер чокыр. Карталар очкычтан гына торып төшерелгәнлектән, уйсулыктагы бер зур тирәк төбеннән агып чыгып, куе үләнле тугай буйлап аккан чишмә картага төшерелми калган булып чыкты. Чишмә, болай гына караганда, акмый да кебек, әйтерсең үлән өстендә су җыелып тора. Тик текәлебрәк карагач, су астында ямь-яшел үләннәрнең агым юнәлешенә дулкынланып чайкалуы, үлән өстендә утырган суның аз гына сырланып торуы, суның акрын гына акканын белдерә. Тугайдан аккан чишмә суы агачлык эчендә үзенә тар гына юл да ясап өлгергән, шул юлыннан кайбер урында челтерәп, ә кояш төшкән урыннарда җемелдәп һәм челтерәп алга йөгерә.

Урман куелыгында урнашкан караңгы чокыр да картага төшерелмәгән икән. Шунлыктан аны маҗарасыз гына табуы мөмкин дә булмады. Алдан уйнап-шаярып, куышып баручы Алмаз белән Илһам чокырдан тәкмәчләп төшеп киткәннәрен сизми дә калды. Чокыр төбенә тәкмәчләп төшкәч тә куркуларыннан берникадәр тын яттылар. Илһамның башы ниндидер ботаккамы, тамыргамы каты гына бәрелде, ә Алмазның тезе бер ташка шундый каты бәрелде, авыртудан малай беравык тынсыз ятты әле.Шуннан соң гына икесе бердән куркышып кычкырып җибәрде малайлар. Чокырның төбенә коры чыбык-чабык, ылыс түшәлгән. Яры – кызыл балчык, тотынып менәргә бер үлән, ботак яисә тамыр заты юк. Чокыр бик тирән, тирә ягындагы каеннар иелеп-сыгылып аны каплап тора. Өстән караганда берни күренми. Малайларның кинәт югалуын төркем сизми дә калды. Гадәтләнгән тизлек белән берникадәр вакыт алга баруын дәвам итте. Тик шаян Алмаз белән Илһамның җитез колыннар кебек әле бер, әле икенче яктан килеп чыгуына күнеккән малайлар һәм кызлар берничә минуттан соң аларның инде хәтсездән күренмәгәнлекләрен искә алды. Башлап иң арттан килүче Тимур телгә килде.

 

Тагын Алмаз-Илһам маҗарасы

— Алмаз белән Илһам кая ул? - дип сорады ул алдыннан атлаган Рафаилдан.

— Чабалардыр шунда, - дип җаваплады Рафаил исе дә китмичә. Аннан кинәт туктап калды: чыннан да, күптән чыр-чулары ишетелми бит бу тиктормас наяннарның. Рафаил кинәт җитдиләнде. Кызлар төркемен эндәшми генә узып китеп, иң алда барган Илдус белән Айдарны куып җитте.

— Алмаз белән Илһам күрендеме, - дип белеште. Малайлар бердән туктады.

— Бая алдан чаптылар алар, ләкин хәзер арыганнардыр да үз урыннарына басканнардыр дип уйлыйбыз. Артта юклармыни? - дип сорауга сорау белән җавап бирде Айдар.

— Күренмиләр шул, - дип җаваплады Рафаил.

Илдус төркемгә туктарга әмер бирде. Бер урынга җыелдылар. Алмаз белән Илһам юк иде.

— Менә сиңа кирәк булса! Кеше белән бертигез генә барып булмый микәнни?! Юк инде! Каядыр китәргә кирәк, мөгез чыгарырга, бала-чага, - дип сөйләнде Айдар үртәлеп. - Хәзер эзлә инде аларны, тап!

Тик каян эзләргә, малайлар суга төшкән кебек юк булган. 13кеше 4 кә бүленеп кычкыра-кычкыра килгән юлдан кирегә китте. Айдар җитәкчелегендәге 3 кыз сулга китте. Кычкыра–кычкыра йөгерде кызлар. Илһам белән Алмазны кызганудан Ләйсәннең күзеннән бертуктаусыз яшь акты. Ярый әле, берсе дә аңа карамый, бар да алга яки як-якка карый. Юкса, “Нигә шул тәртипсезләрне кызганасың, очындылар да, менә хәзер алга бару урынына кире китеп, кадерле вакытны үткәреп, аларны эзлә! Икенче төркем инде кире кайтырга чыккандыр, ә без бу җәфаларны эзлибез!” - дияр төсле. Күзеннән яшьләрен сөртеп бераз тын торгач Ләйсәннең колагына җир астыннан килгән кебек кенә ярдәмгә чакырган тавыш чалынып калды. Кыз сискәнеп китте. Бар игътибарын куеп, тавыш ишетелгән якны чамаларга тырышты. Тавыш тагын ишетелде, шиксез, Ләйсәннән уң якта ишетелде ул. Ләйсән тавыш килгән якка чапты. Иптәшләрен чакырды:

— Һәй! Монда килегез!

 

Җитез шүрәлеләр

Иптәшләре аның артыннан йөгерде. Иң беренче йөгереп килгән Ләйсән чокырга мәтәлеп төшүдән чак калды. Гөлшат белән Энҗе биштәреннән тотып өлгермәсә, киткән иде кыз тәгәрәп-тәкмәчләп чокыр төбенә. Алмаз белән Илһам кычкырып арыганнар, хәзер биштәрләренән арканнарын кушып бәйләп, шуңа тотынып чокырдан чыгарга уйлап, шуны тормышка ашырып яткан вакытлары иде. Арканны чокыр читендә үскән каен тамырына эләктерергә тырышып ыргыталар ыргытуын малайлар, тик аркан аларны бик тыңламый, каенның кәкре тамырына һич эләгәсе килмәгәндәй елан кебек тагын шукларның аяк астына төшеп бөгәрләнә. Җыелганнар бу күренешне күзәтеп, боларны ничек чыгарырга дип уйлап торганда, каршы якта шатыр-шотыр ботаклар сынган, яфраклар кыштырдаган тавыш ишетелде. Бар да чокырның аръягына карадылар. Каршы яктан урманның изгелекле җан ияләре — эчкерсез шүрәлеләрнең ярдәмгә килеп җиткәне күренде. Килеп тә җиттеләр, ничек чыгасыларын уйлап та тормыйча чокырга төшеп тә тулдылыр. Күз ачып йомганчы бер-берсе өстенә басып, Алмаз белән Илһамны чокырдан менгерделәр. Үзләре дә тиз-тиз генә чокырдан чыгып урман сукмагы буйлап килгән юлларыннан кире торып чаптылар. Рәхмәт тә әйтеп кала алмаган балалар шаккатып чокыр буенда басып калды. Мөнир булса сөйләшер иде алар белән, рәхмәт тә әйтер иде дә, бу юлы ул юк шул араларында. Балалар аптырап басып торды һәм яңадан маршрутта билгеләнгән юлларына төште. Шүрәлеләрнең эчкерсез ярдәме барысының да күңелен нечкәрткән иде. Барысы да табигать көчләренең миһербанлылыгын күреп шаккаткан. Шуңа күрә Илһам белән Алмазга бу юлы бик каты шелтә эләкмәде. Ләйсән рюкзагыннан бинт алып Илһамның яраланган башын бәйләп куйды. Алмазның аягы каты бәрелеп яңгыраган гына булган ахры, узе инде бу хакта күптән оныткан.

 

Күпме вакыт югалды

Чокырны карталарында билгеләп юлны дәвам иттеләр. Урманның бу төше шулкадәр куе булды ки, төркем бу чокырны үткәнче хәтсез көч түкте. Туктап тамак ялгап алдылар. Аз гына ял иттеләр дә кузгалдылар. Юл тауга күтәрелде. Тау итәгендә урман куе булса да, түбәсе шәрә. Тау түбәсеннән тирә-якка хозурланып бер тын карап торгач төшү ягына юнәлделәр. Төшү ягында отрядны куе шыйлыклык һәм кыргый чиялек каршы алды. Шыйлыкның очлы вак энәләре киемгә кадалып сине тотып калырга тырышса, кыргый чиянең сыгылмалы каты ботаклары аякка уралып адымыңны акрынайта. Арасында үскән кәрешкәләр дә тиз атларга уңай түгел, аларны ерып атлый-атлый аяк буыннары калтырый башлый. Таудан төшеп чакрым ярымлап атлауга, картада билгеләнгән киң тирән елга күренде. Шуннан соң төркем кайту юлына борылырга тиеш, тик кайтканда килгән юлдан түгел, ә икенче юлдан хәрәкәт итәсе.

Елга буенда бераз ял итеп алдылар. Ашарга соңрак тукталырга булыр дип, тизрәк юлга кузгалдылар. Төш авып килә инде, ә алар ике ваемсыз аркасында күпме вакыт югалтты... Картага карадылар. Башта елга буйлап берәр чакрым агым уңаена барасы, аннан кайту юлына төшәрләр. Бар да ачык. Илһам белән Алмазны алдан кисәтеп куйдылар: үзләренә билгеләнгән урыннан бер адым да тайпылмаска. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре... Алар булмаса да урманда башка күзгә күренмәгән куркыныч күп. Бу юлы шүрәле дуслары коткарды да, гел генә алар чыгып тормас юлга... Күрдегез бит, нинди хәл килеп чыкты. Авызларына ашамлык тутырган Алмаз белән Илһам (ашамыйча тәки түзә алмаганнар) сүзсез генә килешүләрен белдереп баш какты. Аларның отрядка килүләре быел гына шул әле. Берни дә аңламыйлар. Бер-бер хәл килеп чыкса әти-әниләренең тиз генә кайтып җитә алмаячагын да, җиргә бар тарафтан куркыныч янавын да күз алларына китерә алмыйлар. Сәяхәткә дә алмыйча булмый үзләрен, чөнки тирә-якны өйрәнеп бетми торып, лагерьда тынычлап яшәп булмаячак. Суы агуланган елга, билгесез роботларның көтелмәгән һәм аңлашылмаган һөҗүме Җир планетасындагы кешеләргә билгесез көчләр тарафыннан янаган куркынычларның күптөрле булуын исбатлап кына тора. Көтелмәгән хәлләргә һәрвакыт әзер булып торырга, аңлашылмаганны тикшерергә, аңларга, белем һәм тәҗрибә ярдәмендә андый хәлләрдән югалтуларсыз чыгарга өйрәнергә - менә шул максат бәләкәчләрнең алдында. Эзләнү эшләрен ничек башкарасын турыдан-туры өлкән дусларыннан өйрәнү бер дә зыян итмәячәк аларга. Алдагы елларда лагерьга киләчәк үсмерләргә бу эшләрне алар өйрәтәчәк бит. Бүгенге маршрут – әлегә кадәр тикшерелмәгән маршрутларның берсе булып тора. Теләсә кайсы яктан көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Моны икенче лагерьдан килгән кызлар бигрәк тә яхшы аңлый. Карале син, бер дә көтмәгәндә нинди коточкыч афәткә — роботлар һөҗүменә дучар булдылар... Ничек исән калдылар — ул да булса Әлфиянең йоклап соңга калуы аркасында, очраклы рәвештә генә. Кешегә әйтеп кеше ышанмас... Моннан соң инде алар элеккечә ваемсыз-кайгысыз була алмаслар, бу вакыйга аларга зур сабак булды. Кем белсен, шушы вакытта нинди көчләр нинди уйлар белән янадыр... Изгелектәме аларның уйлары, әллә явыз ниятләрен тормышка ашырырга омтылып, җиңүләрен күз алдына китереп, кулларын уа-уа шатланамы?

 

Урман сукмагы

Елга ярыннан билгеләнгән борылышка кадәр тыныч кына бардылар. Менә борылыш. Нәкъ шул урында урманга тар гына сукмак кереп китә. Бу сукмак картада юк иде — билгеләп алдылар. Урманга керделәр дә сукмак буйлап киттеләр. Сукмак ярыйсы гына тапталган, кара балчыклы җирендә зур-зур аяк эзләре дә күренеп кала. Әлегә сукмакның юнәлеше маршрутта билгеләнгән юнәлешкә туры килгәч, берни уйламыйча хәтсез генә бардылар. Тамаклары туйган Алмаз белән Илһамның инде йокысы да килә башлады бугай, үзләренә билгеләнгән урында кызлар һәм арттагы зур малайлар төркемчеге арасыннан йокылы-уяулы атлап баруларын гына беләләр. Болар ягыннан бу юлы бер көтелмәгән хәл дә чыкмаячак икәненә тәмам ышандылар. Сукмак төркемне урман куелыгына алып керде. Бер урында чылтырап аккан чишмәгә юлыктылар. Ул да картада юк иде, төшереп алдылар һәм янына утырып, тамак ялгап алырга булдылар. Бар да утырып бетүгә теге ике шаян изрәп йокыга ук китте. Ярар, уятмагыз, азрак ял итеп алсыннар, кечкенәләр бит әле, - дип төркем җитәкчеләре калганнарга бик тавышланмаска әмер бирде. Тегеләргә инде туптан атсалар да ишетерлек түгел. Бер-беренә терәлешеп, аркаларындагы биштәрләрен дә салып тормыйча, утырган килеш йокы симертәләр.

— Менә сиңа сәяхәтчеләр! - дип әйтеп куйды Тимур. - Әй күрәләр инде болар дөньяны...

— Төшләрендә, - дип өстәде Рафаил. Калганнар ашауларында булдылар. Арыганнар иде, башка шаяручы да, эндәшүче дә күренмәде. Аштан соң азрак ял итәргә өметләнеп, төркем җитәкчесенә карадылар.

— Монавы йокы чүлмәкләре хакына тагын 15 минут утырабыз, аннан кузгалабыз. Тик йокламаска! - дигән әмер булды җитәкчедән. Кызлар чишмә буена барып утырдылар да чыш-пыш килеп, көлешеп үзләре генә белгән серләренә күмелде.

Айдар белән Илдус кулларын баш астына салып чалкан ятты. Аз гына ял итеп алу аларга да комачау итмәс... Малайлар зәңгәр күккә төбәлде. Болытларга карап ятарга ярата алар. Зәңгәр күктә аккан болытларны төрле нәрсәләргә ошатып, аларны күзәтүдән ямь табып вакыт үткәргән чаклары да күп булды. Әле дә берәр болыт күренсә аны ниләргәдер охшатачаклары турында уйлап, тырышып-тырышып күкне күзәтте. Тик... бүген күк бөтенләй башка төсле, анда бер генә болыт та юк, үзе дә әллә нинди салкын тимер төсле. Югыйсә, һава торышына караганда, күк бүген зәп-зәңгәр булырга тиеш тә...

 

Серле гөмбәз

Илдус шомланып иптәшенә күз салды, Айдарның да аптыравы йөзенә чыккан. Дуслар кинәт корт чаккан кебек сикереп торды. Икесе бердән яңадан күккә карады: баш түбәләрендә күренергә тиешле зәңгәр аяз күк урынына зур гөмбәз күрделәр алар. Тик бу гөмбәз гадәттәге төпсез зәңгәр күк түгел, ә ясалма гөмбәз иде. Гөмбәз ни эшләптер җиргә төшми, агач башларына тияр-тимәс булып һавада эленеп тора. Аны кем, ни рәвешле тотып тора — үтә күренмәле булмагач монысы күренми. Нигә кирәк бу гөмбәз, кемгә кирәк? Ни өчен? Айдар тавыш-тынсыз гына Рафаилны уятты. Гөмбәзне аңа да күрсәтте. Шаккатып озак торудан мәгънә юк, нидер кылырга кирәк. Әлегә бу серле гөмбәз турында башкаларга әйтми торырга килештеләр. Бу гөмбәз ни эшләп алар өстенә корылган чатыр кебек тора? Табигатьнең тагын бер мәрхәмәте – изгелегеме бу, әллә серле яман көчләрнең кешеләр язмышы белән уйнавымы? Күпме генә текәлеп карасалар да гөмбәздә җөй – ялгау сыман эзләрнең әсәре дә күренмәде. Сукмак буйлап арткарак та, алгарак та китеп карадылар-гөмбәз шактый зур булып чыкты. Бу шомлы билгесезлектә тыныч калып булмый иде, тиз генә җыендылар да алга атладылар. Иң алдан атлаган Илдус гөмбәздән күзен алмады: гөмбәз дә алар артыннан калмаска ниятләгән кебек тавышсыз гына алга шуды. Рафаил үз урынына- төркемнең артына күчеп, янындагы Тимурга пышылдап кына бу сәер хәлне аңлатты.

Сукмакны маршрут белән чагыштырдылар — туры килә.Нинди сукмак булды соң бу? - дип баш ватты Илдус белән Айдар. Сукмактан чыгарга уйлаганнар иде дә, бусы мөмкин эш булып чыкмады. Ике якта да урман шундый куеланып китте, бары тик шушы сукмактан барып кына картада билгеләнгән зур акланга барып чыгарга мөмкин булачак иде. Акланга кадәр сукмак буенча баруны дәвам итәргә киңәштеләр, аннан инде очкычлар торган урынга да ерак калмаячак — күп булса 2-3 чакрым ара, йөгереп үтсәң, ярты сәгатьтән дә аз вакыт җитә. Менә, алларында кояш нурларына манчылган аклан яктырып күренде. Җитәкчеләр төркемне шушы урында туктатты, күккә күз салмыйча да сизделәр: гөмбәз дә туктады. Тимур белән Рафаил да алар янына килде. Башкаларга сиздермәс өчен югарыга карамый гына киңәш кордылар. Акланга башта Илдус, Рафаил һәм Тимур гына чыгарга, ә Айдар калган сәяхәтчеләр белән “ял итеп торырга” килештеләр. Бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыкса, ул калганнарны лагерьга алып кайтырга тиеш. 3 малай сөйләшенгәнчә аклан авызына якынлашты. Айдар күреп торды - хәрәкәт башлануга гөмбәз дә кечкенә төркем артыннан кузгалды. Малайлар акланга чыгуга гөмбәз акрынлап җиргә якынлады. Ләкин шул вакытта көтелмәгәннән дә көтелмәгәнрәк хәл булды. Аклан уртасына, бер-берен куып, Алмаз белән Илһам, алар артыннан беренче маҗарадан соң болардан бер тотам да калмаган Ләйсән йөгереп килеп чыкты. Илдус һәм иптәшләре куркынычтан йолып калырга теләп, аларга омтылдылар, ләкин... Шул ук вакытта гөмбәз дә кинәт шомлы гүләп, шәбәеп төшеп җитеп, барысын да каплап куйды. Айдар, куркуын онытып, алга омтылды, тик бушка...Нәкъ шул мизгелдә гөмбәз жуылдап күккә күтәрелде һәм секунд эчендә күздән югалды. Шаккаткан сәяхәтчеләр йөгерешеп акланга чыкты. Гөмбәз торган урында тирәнәеп кара җир генә калган: әйтерсең лә гөмбәз балаларны гына түгел ә җирнең бер катлам туфрагын да казып алып киткән. Бер күккә, бер җиргә карап озак басып торды сәяхәтчеләребез. Ләкин бер ничек тә аңлап, яки аңлатып та булмаслык бу күренештә бөтен нәрсә билгесезлек белән чорналган иде. Айдар хәлне лагерьга хәбәр итте. Бераздан (теге якта киңәш корып алдылар ахры) Айдарга хәбәр килде: калган төркемне ашыгыч рәвештә лагерьга алып кайтырга! Моңсуланган төркем акрын гына очкычларга таба кузгалды. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, очкычлар торган мәйданга килеп чыктылар. Монда аларны икенче төркем көтә иде инде. Булып узган сәер хәлләргә үзләре дә чиксез аптыраган хәлдә икенче төркемдәге иптәшләренә тулыр-тулмас аңлатма бирделәр. Аннан соң үзара киңәшеп, 5 очкычка төялеп кайтуга борылдылар. Бер очкыч аланда урынында калды.

 

Монысы маҗара гына түгел...

Өстән гөмбәз каплагач та Илдус башта коты очып күзләрен йомды. Тик төркем өчен җаваплылыгы исенә төшеп шунда ук күзләрен ачылырга мәҗбүр итте. Алар — 6 кеше, билгесез серле гөмбәз астында. Гөмбәз бик биек, түбәсенә кемнең дә буе җитәрлек түгел. Стеналарда ник бер сыр, бер җөй булсын, шоп-шома. Рафаил нидер уйлап, тиз генә гөмбәз кырыеннан җирне куллары белән казырга ниятләде. Тик шул вакытта гөмбәз кинәт кенә жуылдап өскә ыргылды. Бар да аяктан егылды. Илдус искә алды: егылган җире үлән, арада матур чәчәкләр үсеп утыра, каты абага сабаклары күп... Аларга чебен-черки сарылган. Әнә бер карышлавык безнең сәяхәтчеләр кебек хәрәкәтсез ята. Арырак бер күбәләк канатларын салындырып чәчәк җимшәненә егылган. Аягы янында гына бер чикерткә күзен алартып хәрәкәтсез тора. Иптәшләрен барлады. Рафаил һаман яткан килеш булса да гөмбәз читен чокый. Менә ул үрелеп Тимурның рюкзагын ачты. Аннан бер ялтыравык тимер кисәге табып, шуның ярдәмендә җирне чокуын дәвам итте. Бер минут үтмәгәндер, чиксез аптыраулы карашын дустына төбәде. Илдус шуышып аның янына якынлашты. Күрде: бер көрәк тирәнлек җир казыган Рафаил, тик аста шома тимер генә ялтырап күренә. Калганнар да акрын гына егылган җирләреннән торып утырды. Илһамның башындагы бәйләвечтән кан саркып чыккан. Аның янында Ләйсән кайнаша. Булган кыз ул Ләйсән — һичкайчан югалып калмас, шунда ук ярдәм итү юлын табар.

— Ничек, куркынычмы ярасы? - дип эндәште аңа Илдус.

— Юк, юк, куркыныч түгел, үзем карыйм аны, - дип тынычландырды Ләйсән.

— Эх, сез тиктормасларны, - дип ачусыз гына Илһамга карап сөйләнде Илдус. Белә инде ул, аңлый. Бәләкәй чагында андый гына шуклыклардан башка мөмкин түгел... Бәлки мөмкиндер дә бит, тик... кызык түгел.

— Ярый әле, бәрелеп кенә калган, тишелмәгән башы, - шулай дип юатты ул үзен һәм башкаларны.

Гаҗәп бер хәл кичерде сәяхәтчеләр. Әйтерсең болында гөл-чәчәкләр арасында утыралар. Әйтерсең берни дә үзгәрмәгән. Имеш, алар арыганнар да хәл җыялар. Хәлләре шулайрак иде мондагыларның. Тик... аякларына торып басарга берсе дә үзендә көч тапмады. Бертөрле генә гүләгән тавышка изрәпме, барысы да акрын-акрын гына йокыга талдылар. Шулай да йокыга китеп баруын сизеп алган Илдус, сәгатенә күз салырга көч тапты үзендә. Сәгать 4 не күрсәтә иде. Аннан инде ул да онытылып тирән йокыга талды.

 

Чит планетадамы?

Туктадылар ахры. Гүләү дә туктады. Бераз торгач гөмбәз сәхнә ачылган кебек ике якка ачылып китте дә бер тар гына дивар кебек итеп җыелып куелды. Үлән өстендә берни белми йоклап яткан 6 бала һаман шул акланда яткан кебек кыяфәттә калдылар. Менә алар берәм-берәм уянып тирә-якны күзәтергә тотындылар. Алар килеп төшкән идән кебек тип-тигез җир ифрат биек һәм текә таулар арасында ята. Таулар күксел - соры төстә, аларның итәгендәме, түбәсендәме һичбер яшеллек әсәре юк. Монда, гомүмән гел сорылык кына, бер яшәү галәмәте дә күренми һәм сизелми. Балалар гадәттәге зәңгәр күк йөзен күрергә теләп югарыга карадылар: анда да соры бушлыктан башка берни дә күренмәде.

— Безне мөгаен чит планетага алып килгәннәрдер, - диде Рафаил Илдуска пышылдап кына.

Илдус сәгатенә карады. 8 туларга 15 минут бар иде.

— Белмим тагы. Минем сәгатькә ышансак, барлыгы 3 сәгать тә 45 минут очканбыз. Ул вакытта нинди планетага барып җитеп була соң?

— Ә числосы?

— Әх, анысы да бар бит әле. Кая әле? Монда бүгенге число, димәк бик үк ерак китмәгәнбез!

— Эх, бу очкычның тизлеген дә белеп булса, ничаклы киткәнне дә исәпләп булыр иде,-диде Рафаил.

— Ашыкма, анысын да ачыкларбыз, - диде Илдус дустына. Ул үзе белән Рафаилның туры килгәненә бик шат иде бу вакытта. Ифрат көчле, сабыр, акыллы, ни кушсаң шуны башкарырга әзер торучы Рафаилны ул бик ярата, хөрмәт итә. Әлбәттә, юк-бар сораулар белән йөдәтми генә кулыннан килгән теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара торган малайны лагерьда барысы да ярата, аңа ышана. Рафаил артыннан җепкә тагылган кебек йөрүче Тимур да бу сәгатьтә нәкъ аларга кирәк кеше, дип уйлады Илдус. Чөнки Тимур янында булганда Рафаил үзен аның зур абыйсы кебек хис итә. Ә бу тойгы үз чиратында аңарда үз көченә ышаныч тудыра, булдырмастайны да булдырырга, җиңалмастайны да җиңәргә сәләтле итә.

Кояш нурлары төшмәгән текә таулар арасы бик тиз караңгылык астында калды. Төркем җитәкчесе иптәшләрен барлады. Тимур Рафаил янында, Алмаз белән Илһам Ләйсәннән ерак китәргә куркып шым гына утыралар.

Менә монысы шәп! - дип уйлады Илдус. Ичмаса бераз гына булса да як-якка чабып йөрмәсләр...

— Каяле, Тимур, синең кырык бүлекле рюкзагыңны актарыйк, фонарең бармы? – Илдус, Тимурның фонаре булачагына нык ышанып, кулын сузып ук сорады.

— Әлбәттә бар! - Тимур горурланып аның кулына фонарьны салды. И, ул Тимурның рюкзагы... Ни генә юк инде анда? Кем әйтмешли, юк нәрсә юк анда... Бая Рафаил җир чокыган тимер кисәге дә андый-мондый гына тимер кисәге түгел, ә теге вакытта лагерьга һөҗүм иткән роботларның ниндидер бер өлеше-кисәге иде. Шундый инде ул Тимур. Бер кирәге чыгар әле ди дә, тапкан-күргәнен рюкзагына сала бара. Шуңа күрә аның рюкзагы башкаларныкыннан ике тапкыр авыррак булып чыга. Ләкин Тимурны бу һич тә борчымый, ул бу авырлыкны шатланып күтәрә. Чөнки ул да Рафаил кебек көчле һәм булдыклы булырга хыяллана.

 

Яшәү өчен көрәш

Караңгы төшү белән салкынайтып та җибәрде. Илһам белән Алмаз бер-беренә сыенып, Ләйсән апалары янына елыштылар.

— Илдус, болай булса, төнлә без монда катып үләчәкбез, - дип Ләйсән зур малайларга карады.

Илдус белән Рафаил чарасыз калып тирә-якка карады: бер җан әсәре дә,бер куыш та юк. Тирә-якта соры таш өемнәре генә.

—Һич югы бу гөмбәзне кире ябу чарасын күрик, барыбер ышык булыр, - дип өстәде аптыраган Ләйсән.

— Шәп фикер бу! Тырышып карыйк.

Малайлар гөмбәзне ябу чарасына керештеләр. Бая бер тавышсыз ачылып киткән серле гөмбәз хәзер бер стена-дивар кебек кенә тора, аны ничектер үз хәленә китерергә мөмкин икәнне малайлар аңлый да, тик ничек икәне генә күренми. Гөмбәз стеналары шоп-шома, бер генә тотка-мазар да, кнопка кебек әйбер дә күренми. Тышкы ягына чыгып арт ягыннан да карадылар. Менә шунда карана торгач иң өстә гөмбәзне каядыр эләктерергә тиеш булган боҗраны күреп алдылар. Тик аңа буй-фәлән җитмәле түгел. Бер-бере өстенә басып — әлбәттә инде иң аста Рафаил, аның иңбашына Илдус, Илдус иңбашына Тимур басты. Әмма боҗрага һаман да буйлары җитмәгәнлеге ачыкланды. Шуннан соң болар җирдән берәр таш куярга уйладылар. Ләкин кайсы гына ташка барып тотынсалар да алар җиргә береккәндәй иде. Бергәләп күпме генә көчәнсәләр дә бер генә ташны да кузгата гына түгел, селкетә дә алмадылар малайлар.

— Сәер, - диде Рафаил. Тау-таш кисәкләре булса аларны бер җиргә өю авыр булмас иде, нәрсә, әллә бу ташларны цемент белән катырып куйганнармы соң?

— Алмаздан башка булмый монда, - диде Илдус.

Хәзер инде пирамиданың башына Алмазны бастырдылар. Бар көчләренә пирамиданы тотып торган Илдус белән Рафаил икәүләп аңа әмер бирә башладылар.

— Боҗраны күрәсеңме? Шуның тирә-ягында берәр кнопка-мазар булмасмы, нык кына тикшер.

— Мин монда берни дә күрмим, - дип җаваплады Алмаз.

— Әлбәттә күрмисең, караңгы ич, - диде Илдус. – Син кулың белән капшап кара.

— Капшадым, берни дә юк, шоп-шома, - диде Алмаз еларга җитешеп.

— Җебемә, бер кулың белән боҗрага тотын, тагын бер тапкыр тикшереп чык.

Алмаз боҗрага тотынам дип талпынганда аяклары белән Тимурның җилкәсеннән нык итеп этелде, Тимур кинәт артка егылды, ярый әле Илдус аның аякларыннан тотып өлгерде. Рафаил белән икәү көч-хәл белән Тимурны ташка егылып төшүдән саклап кала алдылар. Тик менә бәла — Алмаз боҗрага ябышкан көе гөмбәз өстендә асылынып калды. Шулчак могҗиза булды — гөмбәз кырыйлары пәрдә ябылган кебек итеп ике яклап акрын гына гүелдәп ябыла башлады.

— Алмаз, ычкындыр боҗраны, аска шу! - Илдусның командасына буйсынып, Алмаз Рафаилның кочагына шуып төште. Малайлар гөмбәз эченә йомылдылар. Ул арада гөмбәз ябылып та бетә язды. Рафаил кинәт кенә нидер исенә төшкәндәй бер сикерүдә ишек янына барып җитте, ишекләр арасына кесәсеннән алып йока гына ялтыр тимер кисәген кыстырып өлгерде.

— Монысы - безгә суларга һава булсын өчен, - дип сөйләнде малай.

Шунда гына барысы да үзләренә нинди куркыныч янаганын аңлады, һәм рәхмәтле карашларын тапкырлык күрсәтүчегә юнәлтте. Илдус башкаларга күрсәтми генә иптәшенең кулын кысты.

—Фонарьның батареясен сакларга кирәк, шуңа бүген башка берни дә эшләмибез, ятабыз, - дип әмер бирде төркем җитәкчесе.

Бер-беренә сыенып йокларга яттылар. Яту белән йоклап булмасы билгеле иде инде... Бу кадәр маҗараларны кичереп йөрәкләре ярсып типкән балалар бик озак көлешеп, сөйләшеп ятты, аннан соң гына тынычланып, берәм-берәм тирән йокыга талдылар.

 

Билгесезлектә икенче көн.

Гадәтенчә иң башлап Илдус уянды. Яктырып килә бугай — ярыктан чак кына сызылып күкселлек күренә. Монда кояш төшми торган җир булгач җылысы да, яктысы да бик аз булачагын кичә үк аңлаган иде ул. Өшүен өшемәде әлегә, шулай да болай озак дәвам итмәячәге, бервакыт бары да өши-туңа башлаячагын ул бик яхшы күз алдына китерде. Берәрсе чирләп тә китсә әле... Юк, монда озак калуны башка да кертергә ярамый, тиз арада ничек тә моннан качып котылырга тырышырга кирәк. Илдус Рафаилга карады, йоклый әле ул. Ничек тыныч йоклый ул, көрәшчеләр кебек. Әмма Илдус белә, кайчан кирәк булса, шунда уянып торып, ни кирәк шуны эшләргә сәләте бар аның. Дусының карашына буйсынып Рафаил да күзләрен ачты, нишлибез инде хәзер, дигән сорау иде аның күзләрендә. Икәүләп читкә китеп утырдылар.

— Башка бер юньле-рәтле уй да килми бит әле , - дип пышылдады Илдус дусына. Аптыраган Рафаил да дусы белән килеште.

Бераз сүзсез утыргач тышка чыгу чарасын күрә башладылар. Кичә ябуын яптылар да гөмбәзне, шул рәвешле җылыда, бернинди куркусыз төн үткәрделәр, ә бүген аны ничек ачарга? Иптәшләре дә берәм-берәм уянып бетте, ә башларына бер файдалы уй да килмәде дусларның. Шулай баш ватып утырганда тышта аяк тавышлары ишетелде. Аяк тавышы дип инде шартлы рәвештә генә әйтеп була – дөресе, ташны үтмәс тимер пычкы белән кискән тавыш иде бу. Минут үттеме юкмы, гөмбәз тагын ике якка ачылып китте. Балалар каршында тагын кичәге төссез пейзаж ачылды. Ишек төбендә ике робот басып тора иде. Илдус шуны искәрде: болар теге вакытта кызлар лагерына һөҗүм иткән роботлар кебек үк, тик буйлары бераз зуррак. Болар хәзер безне тураклап ташлыймы инде дип куркып торганда, роботлар кискен борылып ары киттеләр. Малайлар шул вакытта гына үзләренең гөмбәзеннән арырак ташлар арасында тагын бер гөмбәз барлыгын күрделәр. Роботлар ул гөмбәзне дә барып ачтылыр... Балалар чәчләре үрә торып, авызлары ачылган көе катып калды... Икенче гөмбәз астында бер төркем шүрәле утыра. Гөмбәз ачылды, әмма шүрәлеләр аннан чыгарга уйламады — бер-беренә сыенып мескеннәрчә утыруларын белде.

 

Мескен шүрәлеләр

— Өшегәннәр, туңганнар бит болар, - дип нәтиҗә ясады Тимур. -Әнә ничек дерелдәшеп утыралар.

— Бу мескеннәрне кайчан китерделәр икән монда?- дип еларга җитешеп сорады Ләйсән.

— Мөгаен берничә көн электер, күрәсезме, аларның гөмбәз идәнендә бер үлән әсәре дә калмаган, - дип җаваплады Илдус. Балалар үзләренең аяк астына карадылар: үләннәр – чәчәкләр берни булмагандай үсеп утыралар. Хәтта күбәләкләр дә очарга иткәли. Менә бер чуар күбәләк алай-болай очкалап йөри торгач, бер чәчәккә кунып тамагын ялгап алды һәм ... һавага күтәрелде. Балалар өстеннән бер генә очып әйләнде дә, тормыйм мин бу караңгы базыгызда, ни күрсәм дә күрермен, дигәндәй, һавага күтәрелеп күздән үк югалды. Балалар аның артыннан очып китәрдәй булып талпынып карап калдылар...

Аннан кабат күзләрен җиргә төбәделәр. Әйе, кояш нурлары һәм кояш астында үскән чәчәкләр суты белән тукланган күбәләк монда озак яши алмас иде дип уйлады ирексездән бар да. Ә соң алар? Алар да кояш балалары түгелме ни? Алар күпмегә чыдар монда, ничек чыдар? Ә бу мескен шүрәлеләр, табигатьнең иркә балалары, монда тагын күпме түзәр?! Әнә бит алар ничек өшегәннәр, туңганнар, бер-беренә сырышып, дер-дер килеп утыралар. Аларны кызганудан балаларның йөрәге кысылды.

Нидер уйлап табырга кирәк булачагын бары да аңлады. Ничек тә моннан котылу ягын карарга кирәк. Икенче гөмбәзне дә ачкач, роботлар ары киттеләр...һәм барган көйләренә эреп юкка чыккандай күздән югалдылар.

— Менә сиңа мә!?

Монысын чиксез аптыраган Рафаил әйтте. Кая булды инде бу хәшәрәтләр?

— Кая булсын, тау куышы фәлән бардыр анда, шунда кереп киткәннәрдер алар, - диде Илдус.

— Әйдә барып карап килик, - диде Алмаз белән Илһам, хәзер үк йөгереп китәргә үк әзер кыяфәт белән.

— Әйе, барыгыз. Бәлки тау куышына ук ябып куярлар үзегезне. - Монысын Тимур әйтте. - Безгә дә җәфагыз кимер, - дип тә өстәде әле малай.

— Тимур, үзеңнең алар кебек чагыңны оныттыңмени?! Бигрәк зур үсеп киткәнсең! - дип җаваплады аңа каршы Ләйсән. Ләйсән юкка гына укытучы булырга җыенмый шул, әнә бүген үк күренеп тора, бик яхшы укытучы булачак ул.

— Ярар, әрепләшмәгез! Вкыты ул түгел. Ә син Тимур, шуны аңласаң иде, безгә моннан үзебезне генә түгел, мескен шүрәлеләрне дә коткару тиеш. Онытмагансыңдыр әле аларның безне ни рәвешле коткарып калганнарын? - Илдус сүзен ачуланып башласа да, йомшартып тәмамлады.

Тимур башын түбән иде. Әйе, кайчак бик үк тирән уйламый шул ул, шуңа ялгышкалый да.

 

Менә сиңа ялтыр таш!

Шулай да тирә-якны тикшерми булмас, - диде җитәкче. Рафаил белән Тимур бер якка, Илдус белән Алмаз икенче якны тикшерергә булды. Ләйсән белән Илһам монда кала, берәр чара табып шүрәлеләргә ярдәм итәргә тырыша. Чарасы билгеле инде, үзләренең гөмбәз идәнендә үскән җиләкләр, сумкаларында калган азыклар белән мескеннәрнең тамагын туйдыру. Һәм шулай иттеләр дә. Озакламый гөмбәз төбендә вак-төяк үлән һәм ашарга яраксыз абагалар гына утырып калды. Шүрәлеләр, мескеннәр, аларны ашый да алмас иде, шундый каты бит ул абага, өзеп алуы да бик авыр.

Илһам башта шүрәлеләр янына килергә шикләнсә дә, Ләйсән апасы бер дә курыкмый йөреп, аларны тәрбияләгәнен күргәч, булышырга тотынды. Бер шүрәленең иңбашы яраланган булган, кан саркып тора, яраны чистартып пластырь ябыштырып куйдылар, калганнарын да карап-тикшереп чыктылар. Нәтиҗә начар түгел: берничә тырналган-сыдырылган урынны исәпләмәгәндә шүрәлеләрнең сәламәтлегенә башка зыян килмәгән. Тик бик өшегәннәр. Алай да азык чәйнәгәч җылынып киттеләр ахры, күз карашлары өмет нуры уянды. Ул арада сөйләшенгән вакыт җитте: ике яктан да разведка кайтты. Нәтиҗә: өметле берни дә юк. Тирә-яктан чолгап алган өскә авардай булып торган текә тауларга бер ничек тә менә торган түгел. Малайлар тагын утырдылар. Ачыгу турында уйламаска тырышты балалар, хәер уйласалар да ашарга юк иде. Бар уй: моннан ничек тә исән котылу, шуңа бер чара эзләү.

Бервакыт каршы як тауда теге ике робот пәйда булды. Әйе-әйе, алар тау эченнән килеп чыкмады, ә пәйда булды. Әйтерсең һавадан яралдылар. Бу тау тирәсендә Илдус белән Алмаз тикшерү үткәргән иде, тауда бер генә ярык та, тишек фәлән дә күрмәгән иде. Шулай булгач, каян килде соң болар? Ике робот, балалар яныннан үтеп китеп, мәйдан уртасында торган бер биек таш янына килеп бастылар. Шул арада биек таш дигәне пәрдә кебек шуып төшеп анда ялтырап торган очкыч күренде. Балалар күрде - менә аларга котылу кайда. Һәрбере, ике күзен дүрт итеп, роботларның кыланышын күзәтте. Ә тегеләр, акрын һәм  җайсыз хәрәкәтләнеп, очкычка кереп утырды. Икенче мизгелдә, очкыч, торган урыныннан текә генә биеккә үк күтәрелеп, тиз арада күздән югалды. Ачкан авызларын да ябарга онытып торган тоткыннарны Илдусның тавышы сискәндереп җибәрде: “Без шушы очкычка утырып качачакбыз моннан. Аң булыгыз, бер-берегезне һич күздән югалтмагыз. Ни булса да, хәзер иң мөһиме – бердәмлек, җитезлек һәм бер-береңне тыңлап эш итү.”

Хәзер теге роботлар пәйда булган тау янына бергәләп киттеләр. Тау тау инде, таш та таш... Соп-соры, гел бер төстәге сорылык... Куллары белән сыйпап та карадылар ташны, телләре белән ялап та карадылар. Ник бер ярык, ник бер кечкенә тишек булсын...Берни юк. Башларын бер уй бимазалады, тау булса, ул бит инде аз булса да җимерелгән җире дә булыр иде, аяк астында таш ватыклары, ком булыр иде. Ә монда кырып - себереп алган кебек чип-чиста. Тауның текә стенасы буйлап арыганчы йөрсәләр дә, бер нәтиҗәгә дә ирешә алмадылар. Гөмбәз янына кайтырга борылдылар. Кайткан чакта көтелмәгән хәл булды. Тимурның аягы таеп китте, һәм ул егылмаска тырышып янында торган ташка тотынды. Ләкин таш дигәне таш булмады. Ниндидер тукымамы, нәрсәдер сыеклык кебек аска агып төште һәм балаларның күз алдында ялтырап торган очкыч пәйда булды. Ялгыш берәр кнопкага тиеп китте ахры Тимурның кулы. Балалар тынсыз калдылар. Рафаил тиз генә якындагы бер таш янына барып аны сыйпап карады. Тик могҗиза кабатланмады. Тирә-яктагы ташларга йөгерде бар да. Тик Тимур ирешкән уңышка берсе дә ирешә алмады. Кире очкыч янына җыелдылар. Очкыч зур гына. Теге ике робот очып киткән очкычтан шактый зур. Кабинасын ачу авыр булмады, кереп утырдылар, бар да сыя. Очкычны кабызырга уйлап кызыл кнопкага сузылган Илдусның кулын Ләйсән чак эләктереп кала алды.

 

Дусларны ташламыйлар

Кыз еларга җитешеп мескен шүрәлеләрне искә төшерде, аларны алмыйча моннан китсәк, без дөньядагы иң начар кешеләр, адәм актыклары булачакбыз, дип белдерде.

— Сез теләсә ни эшләгез, мин шүрәлеләрдән башка моннан бер кая да китмәячәкмен!- дип кычкырды кыз һәм шүрәлеләр янына чапты. Илдус үзенең эгоистлыгыннан чиксез оялып, карашын түбән төшерде, ни эшләргә белмичә кызарынды. Киңәшләшеп алдылар. Тиз генә рюкзак-мазарларын һәм шүрәлеләрне алып килергә карар иттеләр.Ашыгып очкычтан төштеләр. Әйе, дусларын мондый коточкыч билгесезлектә калдырып китә алмаячак алар!.. Шул вакытта баш өсләрендә тагын гүләгән тавыш ишетелде. Күктә аларга таныш очкыч күренде. Илдус тиз генә бая Тимур таянган нокта тирәсен сыйпады. Бу омтылышы бик дөрес һәм вакытлы булды — япма очкычны каплап та куйды. Балалар үз гөмбәзләре янына чапты. Тыны беткән Ләйсән дә, җиңеләеп калган рюкзакларны күтәреп, боларга кушылды. Болар яшел үләнле җир кисәгенә җыелып бетүгә, теге очкыч гүелдәп гөмбәз каршына килеп тә утырды. Ике робот аны тагын япма белән ябып куйды, аннан соң шәп-шәп атлап болар янына килделәр. Бер робот килеп гөмбәзнең кырыен уң кулы белән бер генә сыпырды - ул шунда ук ябыла башлады. Рафаил бер сикерүдә барып җитеп кесәсеннән кичәге теге тимер кисәген ярыкка тыгып өлгерде.

 

Явыз роботлар

Кинәт барсының да колагына металлга металл бәрелгән кебек коточкыч тавыш ишетелде. Ха-ха-ха, дип көлде тавыш, җаннарны өшетеп, шулай җиңел генә качып котылмакчы булдыгызмы?! Барып чыкмас! Ха-ха-ха! Менә шунда торып, кипкән бакалар кебек кибеп карагыз әле, шуннан күрербез ни эшләгәнегезне! Безнең олы бөтен бер роботлар армиясен сез юк иттегез шөкәтсез шүрәлеләрегез ярдәмендә. Безнең суны агулаганны белеп алып, Изге чишмәдән су ташып, сез коткардыгыз кешеләрне... Югыйсә күптән инде җир шарына без хуҗа идек... Менә хәзер үзегезне коткарып карагыз инде, ха-ха-ха! Безнең роботлар армиясе металл булмаса, бер-берен ашап та көч ала. Ә сез, мескен гуманлы кеше балалары, мондый эшкә баралмыйсыз, ул бит сезнеңчә вәхшилек була. Менә шунда яшәп карагыз инде гуманлы кагыйдәләрегез буенча. Үзегезнең сөекле дусларыгыз, шүрәлеләрегезне карагыз әле, сез дә берничә көннән шул хәлгә төшәчәксез. Чөнки монда кешеләргә ашарга яраклы берни дә юк. Су булса бәлки бераз яшәр идегез дә, су бөтенләй дә юк монда. Чөнки безгә — роботларга аның кирәге юк, ха-ха-ха! Без болай да тук! Ә бу урыннан сез берничек тә, беркайчан да кача алмаячаксыз, мескеннәр! Күрәсезме, бу тауларны, тау түгел алар, ә роботлар тарафыннан ясалган завод. Тауны сез вата да алыр идегез. Ә сез күргән бу таулар ясалма, аларны сез берничек тә, беркайчан да җимерә алмаячаксыз, аңладыгызмы?! Шуңа күрә үкерегез, елагыз, чәчләрегезне йолкыгыз, бер-берегезне өзгәләп бетерегез! Сезнең алдагы киләчәгегез шул.

Шүрәлеләрегезне дә күрәсездер инде. Алар соңгы сулышларына бик якын. Ха-ха, шунда да изге булып кыланалар бит әле, һаман бер-берен ботарлап ашамыйлар. Хәзер алар шулкадәр хәлсез, без аларның гөмбәзләрен бикләп тә тормыйбыз, болай да кибеп бетеп бара инде алар.

Ә сезне шушы гөмбәзегезгә ябып китәбез, иртәгә кайткач тагын сөйләшербез. Без киттек! Чао! Ха-ха-ха! Нигә кая киттегез дип сорамыйсыз, ә?! Без сезнең лагерьны тар-мар итәргә баручы роботлар армиясенә юл күрсәтергә барабыз. Әйе, сез беренче отрядны юкка чыгара алдыгыз. Ә безнең запаста роботларның тагын да зуррак отряды бар иде. Алар хәзер юлда. Алар беренче отрядка караганда, көчлерәк тә, остарак та һәм тизлекләре дә бик шәп. Бу отряд иртәгә кич сезнең лагерьга барып җитеп, аны җир белән тигезләргә тиеш. Ха-ха-ха!

Балаларның бу сүзләрдән каннары катты, йөрәкләренә үлем салкынлыгы чәчрәгәндәй булды. Йөзләренә өметсезлек шәүләсе ятты. Илдус иптәшләренә карап аларны юатырга тырышты.

 

Батыр бер үләр...

— Өметсезләнергә ашыкмыйк әле, дуслар. Менә минем нәнәйнең бик тә ашыккан кешегә: яз бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар, ди торган сүзе бар иде, - дигән булды ул, иптәшләреннән битәр үзен бераз юатырга тырышып.

— Ашыккан ашка пешкән, дигәне дә бар. - Монысын Рафаил әйтеп салды.

— Иртә кычкырган күкенең башы авырта, диләр бездә. Бу роботлар да үз башларына гына шулай кылансыннар иде, - дип өстәде Илһам.

— Батыр бер үләр, куркак мең үләр дигәндәй, нигә куркып калдык әле шул хәшәрәтләрдән? Ике тапкыр җиңдек бит без аларны, өченчесендә ничек җиңә алмабыз икән? – дип дусларының рухын күтәрде Ләйсән. Бер-бер нәрсә уйлап табарга тырышачакбыз барыбер. Ә әлегә сезгә бер сорау. Әкият батырлары инде кылынмаган бер чара да калмаса, ни эшлиләр, әйтегез әле. Монысына Алмаз җавап бирде:

— Иртән күз күрер әле, диләр һәм ятып йоклыйлар.

— Безнең дә башка чара юк, әйдәгез ятыйк та йоклыйк, - диде Рафаил. Шулай иттеләр дә. Биштәрләрен баш очына куеп, абагалар арасына йокларга яттылар. Илдус барып ярыктан карап килде: мескен шүрәлеләр өметсезлеккә бирелеп таш өстендә бөршәеп утырып калдылар.

Илдус урынына килеп ятканда калганнарның күзенә йокы эленгән иде. Ул да тынычланып үзен йокларга мәҗбүр итте. Күпме йоклагандыр, Рафаил белән Тимурның пышылдап кына сөйләшкән тавышына уянып китте. Йокы үзенең кайда ятуын да, ачлыкны да, нинди авыр хәлгә таруын да оныттырган иде. Шуңа да үзенең кайда икәнлеген исләгәнче берничә секунд үтте. Күзләрен ачса гөмбәз эче яп-якты нур белән тулган, күзләр камаша. Тегеләр дә шуны аңлый алмыйча бәхәсләшә иде ахры. Илдус күзләрен ачуга сораулы карашларын аңа төбәде ике дус. Илдус торып басты... һәм күз камаштыргыч нурның барлыкка килү сәбәбен шунда ук аңлап та алды. Торыгыз, дип ишарәләде ул дусларына. Малайлар торып басты һәм ачкан авызларын ябарга онытып катып калды. Аяк асларында кичә, шүрәлеләргә дә ашарга ярамый инде бу дип, өзмичә калдырган берничә абага үләне чәчәк атып утыра ләбаса. Чәчәкләр, бер карасаң шәмәхә-зәңгәр төстәге нурлар белән, икенче караганда ал-кызыл нурлар белән янып, балкып утыралар.

 

Илдус , син кайда?

Илдус, күп уйланып тормыйча, тәвәккәл рәвештә аягы янындагы бер алланып, бер шәмәхәләнеп балкыган чәчәкне өзеп авызына капты һәм чәйнәп йотып та җибәрде. Аның артыннан бер шәмәхә чәчәкне дә авызына озатты. Өченче чәчәкне чәйнәп йотуга аның башы җиңелчә генә әйләнеп китте, ул кинәт бар тәнендә каурый җиңеллеге тоеп сискәнде.

— Илдус, син кайда? - дип котлары алынып кычкырып җибәрде аның каршында басып торган Рафаил белән Тимур.

— Ничек кайда? Менә бит мин, каршыгызда! - дип көлеп җаваплады Илдус.

— Кая, юк бит син! Кара, әллә фокус күрсәтә инде, - дип сукранды Рафаил.

Кинәт Илдус кулы белән маңгаена сукты.

— Әй, кинәт кенә онытылып киттем ахры. Әйе, малайлар, мин монда. Сезнең янда. Тик сезгә күренмим. Нигәме?

— Нишләп алай?, - диеште калганнар да уяна барып. Аларның берсе дә Илдусны күрми иде. Илдус рюкзагын алып аркасына асты. Балалар күрә - аларның каршында Илдусның рюкзагы һавада асылынып тора. Барып тотып-тотып карадылар. Рюкзак бар, Илдус юк.

Иптәшләренең аптыраулы карашын күреп Илдус көлми түзеп кала алмады.

— Әйе, мин уйлаган дөрескә чыкты, дуслар. Абага чәчәге чыннан да сихерле көчкә ия икән. Борынгылар әйтүенчә, абага үз гомеренә бер генә тапкыр, айсыз караңгы төндә генә, чәчкә ата икән. Аның чәчәген күреп кенә булса да калган кешенең барлык теләк-хыяллары тормышка аша, әгәр дә инде курыкмыйча, чәчәген кабып йотса ул күзгә күренмәс була икән. Менә, мин шуны сынап карадым да инде. Менә, котылу юлы да табылды. Хәзер барыбыз да күзгә күренмәс булабыз да теге кабәхәтләрнең кайтканын көтәбез һәм очкычларын урлап качабыз!

— Ә шүрәлеләр? - Монысын елардай булып Ләйсән сорады.

— Аларны Тимур очкычына утыртачакбыз.

 

Тылсымлы абага чәчәге

Бар да тиз-тиз абага чәчәкләрен кабып йоттылар. Яктылык сүнде. Ял итү зыян итмәс дип тагын йокларга яттылар.

Иртән уянуга гөмбәз ачылып китте, балалар алдында роботларның шөкәтсез гәүдәләре күренде. Балалар тын да алмыйча аларны күзәттеләр. Роботлар аптырашта калып бер-беренә, аннан тагын гөмбәз эченә карадылар. Әйе, әнә бер почмакта балаларның рюкзаклары аунап ята, менә тапталган, йолкынган үлән... Роботлар тын калды, аннан кинәт артларына борылып, кичәге тау ягына китеп, эреп кенә күздән югалдылар. Инде безнең каһарманнарга ашыгырга вакыт җитте. Алдан сөйләшкәнчә, Илдус белән Рафаил арырак торган роботлар очкычына таба чапты. Тимур белән Алмаз кичә Тимур тарафыннан очраклы гына табылган очкычка йөгерде. Ләйсән белән Илһам, кая җитәкләп, кая этеп-төртеп дигәндәй шүрәлеләр төркемен Тимур очкычына алып килде. Ике очкыч та күз ачып йомганчы һавага күтәрелде. Очкычларның тизлеге шәп. Идарә итәргә дә бик җиңел булып чыкты үзләре белән. Шулай булмыйни, аңсыз роботлар өчен ясалган аппаратлар гына бит алар.

— Бу кабәхатләр кая югалды икән?- дип үзалдына сөйләнде Илдус.

— Кая булсын, җитәкчеләреннән ярдәм сорарга киткәннәрдер. Бәлки анда аларның штабы да бардыр, яки бәйләнеш тоту җайланмасы. Менә хәзер белешеп чыгарлар ... Ә без юк, тю-тю!.. Рафаил шатланып кулларын уды.

Әлбәттә малайлар бу роботларның акыллары чамалы икәнен кызлар лагеры белән булган очракта ук аңлаган иде. Роботлар төркеме белән һавадан торып идарә итәләр, ә һавадагылары белән тагын да югарырактан, бәлки берәр космик станциядән яки бөтенләй башка планетадан ук идарә итәләрдер дип уйладылар малайлар. Икесенең башында берьюлы шуңа бәйле план да барлыкка килде һәм алар кичекмәстән бу планны тормышка ашырырга керештеләр. Очкычлар бик тиз, хәтта бик тиз очтылар. Бераз вакыт шулай хәрәкәт итүгә, малайлар очкыч белән идарә итүне төшенеп тә беттеләр. Хәзер инде бераз акрынайсаң да була. Тимурның хәлен белештеләр. Ул да дусларыннын бер дә калышмаган. Барысы да вакытлыча булып чыкты. Тизлек киметелү дә бик вакытлы булды, малайлар җиргә күз салдылар.

Менә аста таныш кырлар, урман-елгалар күренде. Тимур утырган очкыч белән бәйләнешкә кереп, Илдус аларга тизрәк лагерьга кайтып китәргә команда бирде. Кайту белән мескен шүрәлеләрне Мөнир карамагына тапшырырга боерды. Шүрәлеләр һәм балалар утырган очкыч көчле гүелдәп күздән югалды.

Әнә, алда тимер ташкын булып, лагерьга бара торган юлга төшкән роботлар колоннасы күренде. Илдус берни әйтмәсә дә, ни эшләргә кирәклеген аңлап алган Рафаил, очкычны алар өстенә борды. Илдус махсус җайланма аша түбәндәге кара ташкын төсле агып барган комсыз төркемгә кире борылырга команда бирде. Армия бернинди карусыз кире борылды. Шулай да азрак көтәргә туры килде әле очкычтагыларга. Тегеләр борылган чагында кайберләре имгәнеп яраксызга чыккан иде ахры. Исәннәре ипләп кенә шуларны “ашап” куйды һәм тагын да зуррак тизлек белән “өйләренә” юнәлде. Ул арада Рафаил очкычны тагын да биеккәрәк алып менде һәм колонна өстеннән алга очты. Роботлар билгеле бер тизлек белән килгән юллары буенча карусыз рәвештә кирегә атлыйлар. Илдус исәпләп карады: шушы тизлек белән барсалар иртәгә таң атуга үз “тау”ларына кайтып җитәргә тиешләр. Роботлар колоннасын түбәндә калдырып, Рафаил очкычны биеккәрәк күтәрде. Яңа гына үзләре котылган күккә ашып торган тауларга яхшылыбрак күз салдылар малайлар... Шулчак. теге вакытта агулы су агып чыккан тауның фоторәсемнәре күз алдына басты. Әйе, һичшиксез бу шул тау иде... Димәк, нәкъ шушында яткан булган бу корткычлар, нәкъ шуннан үзләренең явыз ниятләрен тормышка ашырып яткан булган бу хәшәрәт затлар. Каян килгән алар монда? Монысы инде әлегә сер булып кала. Ачылыр ул серләр! Белемле тырыш кешеләр алдында ачылмый калган серләр юк әле. Рафаил шулай дип уйлады һәм очкычны лагерьга юнәлтте.

 

Җир — безнеке!

Җәйге төн кыска булганлыктан ике дус башкалар белән беррәттән йокларга ятса да, йокламады. Башкалар йокыга китүгә, шома гына чыгып, роботлардан урлап кайткан очкычка утырдылар һәм мәкерле тауларга  карап очтылар.

Тиз очтылар. Шуңа максатларына вакытыннан алда килеп җиттеләр. Кара роботлар ташкыны да, күтәрелеп килүче кояш нурларында шомлы ялтырап, тауга якынлашты. Озакламый алар таш диварга килеп төртеләчәк иде. Рафаил Илдуска карады. Нишлибез? Илдус алдындагы күрсәткеч панельгә текәлде. Аның баш мие кайнап чыгарлык дәрәҗәдә кызу итеп уйлый башлады. Болар каян да булса бер урыннан чыккан бит инде. Димәк, кайдадыр капка яки ишек булырга тиеш. Һәм ул ишек-капканы ачучы җайланма-кнопка да булырга тиеш! Панельдә кнопкалар күп, тик кайсысы нәкъ менә хәзер кирәге икәнен ничек белергә?

Ул арада роботлар колоннасының башы тау янына килеп җитте һәм диварны “ашый” да башлады. Менә тауда роботлар сыярлык уем барлыка килде... Тимер ташкын эчкә ургылды. Үзләренә каршы шәп-шәп атлап килгән ике роботны, туктап та тормыйча, “ашап куйдылар”. Аннан, үзләре каршындагы таш диварны “ашый” барып, томырылып эчкә кереп чумдылар. Чумдылар, дигәч тә, алай ук тиз булмады монысы, озын колоннаның койрыгы хәтсез вакыт күренеп торды әле очкычтагыларга. Аннан соң инде колонна, торган урынында бернинди эз калдырмыйча, юкка чыкты. Дуслар ни дә булса уйларга өлгерми дә калды, соры “таулар” буе белән җимерелә-ишелә башлады.

— Тегеләр тауны эчтән ашыйлар бугай, - диде Рафаил көлеп. Дуслар канәгатъ елмаештылар. Шулай була ул, кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең!.. Ә Җиребезгә һәлакәт белән янарга иртә әле сезгә. Җирне без сезнең кебек явызларга мәңге бирмәячәкбез! Үзебезнеке ул!.. Очкыч таулар  өстеннән тагын бер әйләнүгә, аста таш өеме генә калкып торып калганы күренде. Күпме генә көтсәләр дә, тау-таш өеме өстеннән күпме әйләнсәләр дә, җимерекләр арасыннан чыгучы бер генә робот та күренмәде. Бер хәрәкәт тә шәйләнмәде. Дуслар, тынычланып, очкычны кайту ягына борды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев