Җирнең тылсым көче - 1
Игътибарыгызга Майруза Насыйрова язган фантастик повестьны тәкъдим итәбез.
Кереш сүз
Бар иде шундый заманнар, бу заводта эш беркайчан да туктап торганы юк иде... Ул вакытта меңәрләгән эшчеләр көне-төне ал-ял белмичә заводта хезмәт салдылар иде. Бу эшчеләрнең, аларны җитәкләгән фән эшлеклеләренең акыл көче белән заводта кеше акылы җитмәслек кебек тоелган эшләрне башкарырдай катлаулы машиналар, кешеләрнең тормышын җиңеләйүче исәпсез-сансыз автоматик корылмалар эшләп чыгарылды. Бервакыт шундый заман килеп җитте, кеше үзенең акыл көче белән үзен алмаштырырлык нәрсәләр дә ясап чыгарырга омтыла башлады. Шулай итеп завод роботлар ясауга тотынды. Бер заман бу роботларны камилләштерүнең иң соңгы чигендә кеше үзен тулысынча алмаштыра алырдай робот ясауга иреште... Тик үзеннән аермалы буларак роботта “хис” дигән төшенчәне барлыкка китерүгә барыбер ирешә алмады. Роботлар йөрделәр дә, сөйләштеләр дә, бик катлаулы, авыр эшләрне дә башкардылар, җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр, роман-хикәяләр дә яздылар... Ләкин кешеләр бу җансыз-хиссез нәрсәләрдән тиз туйдылар... һәм заводны ташлап киттеләр. Завод ябылганнан соң аның тирәсендә төзелгән шәһәр дә бушап калды.
Бу бер генә шундый заводны сүрәтләдек әле без, ә андый кирәге калмаган завод-фабрикалар дөнья тулы иде. Аларның төрле корылмалары еллар үтү белән тәмам искереп бетеп, анда калган төрле матдәләр куллану вакыты үтеп агуга әверелделәр. Җир-су агуланды. Яшәү өчен яраклы чиста урыннар азая башлау белән башка планеталарны үзләштерү башланды. Космик сәяхәткә киткән кешеләр бик озак еллар, ә кайчакта гомерләре буе тырышып - тырышып җир планетасына охшаш шартлары булган планеталарны эзләп йөрделәр. Күп вакытлар үтте, күп сулар акты. Тик калын таш дивар артында томаланып калган завод буш түгел иде. Анда хиссез, аяусыз, ләкин бик оста роботлар калган . Вакыт үтү белән алар үзләренең ни өчен ясалганын искә төшереп, яңадан күнеккән эшләренә керештеләр. Ә алар, ни кушылса шуны төгәл башкарырга көйләнгән. Берзаман арада иң акыллы дип саналганы башкаларны эшкә кушуга иреште... Һәм завод яңадан эшкә кереште. Эш өчен генә яратылган роботлар нәрсә кушсаң шуны карусыз үтиләр, бу файдалымы, зарарлымы икәнен уйлап тормыйча эшли бирәләр. Тәүге эшләре - бер зур армия төзеп кую булды. Үзләренең элекке җитәкчеләре - кешеләрдән күрмәкче шулай кыландылар инде болар. Шуннан китте инде... Бераздан армия өчен очкычлар, төрле машиналар төзеп өлгерттеләр. Дөресен генә әйткәндә, бу роботлар армиясенә корал да бик кирәк нәрсә түгел иде. Чөнки алар үзләре үк дәһшәтле корал: кул урынына кайсы вакытта нәрсә кирәк шул килеп чыгарлык итеп төрле җайланмалар урнаштырылды, гәүдә дә кайчан ничек кирәк шулай файдалана алырлык итеп үзгәртелде. Тик боларны хәрәкәтләндерер өчен энергия чыганагы табу гына авыр булды. Шулай да әмәлен таптылар: бу хиссез затлар тимер-томыр белән тукланачак булдылар. Бу көчле роботлар завод корпусларының бер өлешеннән металл әйберләрне ашап энергия җыйды. Гаять көчле армия тиз арада заводның тирә-ягын бик биек таш дивар белән әйләндереп тә куйды. Шундый ук диварны эчке яктан да өеп мендерделәр. Читтән караган кеше монда ниндидер завод барлыгын башына да китермәс иде. Өстән караган очракта да бер кеше дә бу ике яклап та шома дивар эчендә коточкыч корал эшләп чыгаручы завод бардыр дип башына да китерә алмас иде. Диварны төзеп бетергәч тә заводның тирә-ягындагы шәһәрнең ташын-ташка, кирпечен-кирпечкә ботарлап бар металл әйберләрне дә ашап бетергән армиянең туймас солдатларын кая да булса читкә юнәлтергә кирәк булып чыкты. Югыйсә бу кызгану белмәс кавем үзеңне ашап куярга да күп сорамас, дигән фикер белән җитәкчелек беренче төркем роботны заводтан чыгарып җибәрде. Аларга юнәлешне күрсәтер өчен җитәкчелектән берничәсе очкычта һавага күтәрелде. Икенче төркем роботларны завод тирәсендәге иске хәрәбәләрне чистартырга калдырды җитәкчелек. Аннан, берәр көтелмәгән хәл була калса үзләрен сакларга, якларга да көч кирәк булачак бит әле.
Вакытлар үтү белән заводтагы төрле реагентлар салынган резервуарлар искереп, тишелде. Аннан калын завод дивары буена агулы сыекча агып чыкты. Ул үз чиратында таудан агып төшеп якындагы елга суын агулады. Роботларның моңа исе дә китмәде, киресенчә, шатландылар гына. Агулы химикатлар салынган, әле төзек калган савытларны да тишеп сыеклыгын агыздылар, металлын “ашап” куйдылар.
1 нче бүлек. Әүлия чишмәсе
Ак Тулпарга ни булган?
Беренче булып Ак Тулпар егылды... Күзләрен күккә төбәде дә, тынып ук калды. Бернинди тартышу, үлем белән тарткалашу галәмәте сизелмәде. Төркем җитәкчесе Марат абый иң башта тулпарның күкрәгенә башын куеп тыңлап торды. Аннан, атның колакларыннан башлап койрыгына кадәр кулы белән сыпырып чыккач, авыр сулап әйтеп куйды: “Ак Тулпар үлгән, малайлар”. Бар да аптырап калды: ничек инде ул бер сәбәпсез, менә дигән килгән җирдән... Ышанмаганнары, Рафаил белән Тимур, Ак Тулпарны үзләре барып тотып-сыйпадылар... Малкай таш булып каткан иде. Бу хикмәтле күренешне аңлатырга берсе бер сүз таба алмыйча өчәүләп катып калдылар. Тулпарның бер сәбәпсез егылып үлүе, алай гына түгел, таш сын кебек катып калуы башка сыя торган хәл түгел иде.
Тулпарда хәрәкәт әсәре сизелмәсә дә тирә-як табигатьтә бу арада хәтсез генә үзгәрешләр булып алды. Моны малайларның күзе күрмәсә дә, ниндидер бер эчке тоемлау белән бу үзгәрешләрнең барлыгын исләргә мәҗбүр булдылар. Көн караңгыланып китте, күк йөзендә юктан гына авыр кара-көрән төстәге болытлар күбәйде, алар берсе өстенә берсе өелеп зур таулар хасил иттеләр. Болытлар, гүя авыраеп, җиргә таба төшә башлады. Җитәкче, ничек тә төркемне бер урынга җыеп өлгерер өчен, килгән юлга борылып карады. Үзәннән тыныч кына атлап килүче ике малай, Илдус һәм Айдар, Кара Тулпарны җитәкләгән Мөнир күренде.
Һәй! Тизрәк булыгыз! - Марат тегеләрне ашыктырып, кулы белән болытка күрсәтте, куркыныч килгәндә бергә булыйк, янәсе. Артта калганнар ашыга-ашыга үзән буйлап йөгерергә кереште. Ә беренче төркем, таш сын булып катып калган ат гәүдәсен тау башында калдырып, аларга каршы китте. Ни гаҗәп, болытлар да ашыга-ашыга алар артыннан юнәлде. Малайлар биштәрләрен таудан тәгәрәтеп кенә төшереп җибәрделәр, үзләре дә алар артыннан тәгәрәде. Җитәкче дә алардан калышмады - малайларның карары аңа иң дөресе булып тоелды. Үзәннән килүче төркемдәгеләр үзләренә каршы тәгәрәүче биштәрләрне тотып алдылар, иптәшләренә дә торып басарга ярдәм иттеләр. Тау башыннан тәгәрәп төшкән төркем, күккә шомланып карый-карый, өсләрен каккалады. Кара Тулпарны җитәкләп килүче Мөнир арттарак калган иде, бар да аның янына ашыкты. Бер зур таш янына туктап хәл алдылар. Арттагыларның күзендә сүзсез сорау: ни эшләп безне өскә чакырдыгыз, ә үзегез аска төштегез? Марат абый җавап биреп тормады, кулы белән генә әйдәп барысын да үзәнгә төшәргә ымлады.
Бергәләп аска йөгерделәр. Илдус белән Айдар, арттарак калып, Тимур һәм Рафаилга бәйләнде:
— Нәрсә булды соң анда?
Рафаил өскә ымлап:
— Анда куркыныч! - дип кенә әйтә алды.
— Нәрсә куркыныч?
Илдусның соравына Тимур кыска гына җаваплады:
— Анда Ак Тулпар ташка әйләнде!
— Ничек? Үлдемени?
— Юк... Әйе... Үлде дә... Ташка әйләнде.
Шомлы билгесезлек
Үз гомерләрендә мондый гаҗәп хәлне күргәннәре дә ишеткәннәре дә булмаган малайлар җитәкчеләре артыннан йөгерде. Болыт та алар артыннан, бар үзәнне каплап алырга җыенгандай, ашыга-ашыга аска шуышты. Малайларның йөрәген шом биләп алды. Хәзер Кара Тулпар белән Мөнир абыйлары — алдан, аннан — Марат абый. Марат абый артыннан эзгә эз диярлек басып Тимур элдертә, артыннан аның ике адымын бер атлап Рафаил бара. Иң артта эре-эре адымнар белән Айдар һәм Илдус бара.
Марат абыйның өйрәтүе буенча төркем гел шулай йөри. Күп вакытта төркем башында Марат абый үзе бара, бик җаваплы очракларда гына Мөнирне Ак һәм Кара Тулпарлар белән алга чыгара иде. Ак Тулпар һәм Кара Тулпар кебек Мөнир дә — табигать баласы, Марат абый укып белгәннәрне, ул, гаҗәп тоелса да, үзлегеннән белә. Бәлки укыгандыр да, тик аның каян килгәнен, кайда укыганын, иксез-чиксез белемнәрен каян алганын белгән кеше юк. Аның яше ничәдер, анысын да белсә үзе генә беләдер. Марат абый да, малайлар да аңа дусларча Мөнир дип кенә эндәшсә дә, белеп тора: ул алардан күпкә өлкән, күпкә тәҗрибәле. Хәзер дә менә Ак Тулпар булмагач, алдан Мөнир белән Кара Тулпар гына бара. Кара Тулпар, Ак иптәшен көткәндәй әледән-әле артына карый, шомлана, тынычсызлана. Шулай да, үзенең төркем өчен хәзер икеләтә җаваплы икәнен аңлагандай, барлык йөкне үзе генә күтәрсә дә, элеккегедәй җиңел итеп атлап баруын дәвам итә. Аяк астындагы бер генә ташка да абынмый, тигез генә очкан кебек кенә бара ул. Ә бәлки очадыр да әле, ни дисәң дә тулпар бит.
Менә инде ул да юырта башлады, ә төркем бөтен көченә йөгерүгә күчте. Бер кыяны узуга аның артында тау куышының киң авызы күренеп, шунда чумдылар.
Караңгыда бераз баргач, күз ияләшә төште. Фонарьләр кабызылды. Мәгарә бик биек. Үзәнне инде болыт каплады бугай, артта яктылык күренмәс булды. Бар да алга омтылды. Озак кына йөгергәч, яктылык күренде. Юлчылар якты елга ярына килеп чыктылар. Сулышлары кабып җиргә егылган малайларга һәм авыр тын алган Марат абыйга карап та тормыйча Мөнир Кара Тулпарның өстеннән йөкләрне алды, үзен үләнлеккә куды. Кара Тулпар елга ярына сусыл үләнгә төшеп китте. Малайлар да аның артыннан берәм-берәм суга таба юнәлделәр.
Тимурга ни булды?
Елгага җитәр-җитмәс өс киемнәрен салып атып, су коенырга керештеләр. Рафаил елганың тирән урынына ук йөзеп китте. Илдус белән Айдар да хәтсез еракка йөзеп керделәр инде. Йөзә белмәгән Тимур гына яр буенда сайлыкта пычтырдый. Күпме үтенде Рафаилдан, йөзәргә өйрәт әле дип, һаман җитешә алганы юк анысының, ярар, өйрәтермен әле берәр вакыт, ди дә куя. Кайчан буладыр инде ул берәр вакыт дигәне. Тимур үзе дә аны көтеп кенә утырмый, җай чыккан саен, су коенган бер җирдә йөзәргә өйрәнергә тырыша. Менә әле дә, суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый дигәнне исенә төшереп, тирәнгәрәк керде. Менә су аның авызына җитте, авызын йомып өлгергәнче бер-ике йотымны эләктерде дә бугай, йөзәргә тырышып ярга таба куллары белән ишә башлады. Башка вакыт елгага үзе биеклек тирәнлеккә кергәч, суның үзеннән-үзе гәүдәсен күтәргәнен тоя иде малай, бүген ни эшләптер хәл сәеррәк. Аның аяклары бер дә өскә күтәрелеп суны чәпелдәтергә ашыкмады, киресенчә, бар сыны авыраеп төпкә тарткан кебек тоелды. Ул шомланып ярга ашыкты. Үзенә каршы килгән Мөнирне күреп калды, аннан кинәт башы әйләнгәндәй булды, һәм ул җансыз булып Мөнирнең кулларына ауды. Дустының хәлен йөзүчеләрдән беренче булып Рафаил күреп калды. Ерак булса да, Илдус белән Айдарны артта калдырып, дусты янына ашыкты ул. Тимур инде сулышсыз, күзләре дусын күрми, каядыр күккә төбәлгән. Рафаил шомланып Мөниргә карады. Бер яктан Марат абый, икенче яктан судан чыккан Илдус белән Айдар Мөнир кулындагы Тимурның хәрәкәтсез гәүдәсенә текәлделәр. Менә Мөнир кискен хәрәкәт белән Тимурның хәрәкәтсез гәүдәсен Рафаилның кулларына салды да ике-өч сикерүдә, елгага су эчәргә иелгән Кара Тулпарның ялыннан эләктереп, ярдан өскә сөйри башлады. Шулвакыт Кара Тулпар белән гаҗәеп хәл булды. Елгадан күтәрелеп бер-ике адым атлауга, ул хәлсезләнеп, алгы аяклары белән җиргә тезләнде. Берничә мизгел шулай торды да гөрселдәп җиргә ауды. Шул ук мизгелдә гәүдәсе тораташ кебек катып та калды. Моны Марат абый белән Рафаил шунда ук аңлады. Ә Айдар белән Илдус үз күзләренә үзләре ышанмыйча Кара Тулпарның гәүдәсен кабат-кабат сыпырып, сыйпап карадылар. Кара Тулпарның чыннан да таш булып катуына тәмам ышангач кына Рафаил янына чигенделәр. Бу вакыт арасында Рафаилның кулларында яткан Тимурның гәүдәсе дә таш булып каткан иде. Дусының гәүдәсенә Рафаилның эре-эре күз яшьләре тып-тып тамганын күреп, бәхетсезлекләрнең иң зурысы монда икәнен аңладылар. Тимурның гәүдәсен сыпырып карамыйча да таш булып катканын аңласалар да, тыела алмадылар, баштанаяк сыйпап, сыпырып, тотып карадылар. Аларның да күзләреннән яшь тамчылары агып битләрендә юеш эз калдырды. Бар да тавышсыз елады бу вакытта. Тимурны, Ак Тулпарны, Кара Тулпарны кызганудан хәтта ни күргән Мөнирнең дә күзләре яшь белән тулды.
Ак таш... Кара таш...
Сүзсез генә әйберләрне барладылар. Күп әйберләрне ташлап калдырырга туры киләчәк иде. Шулай иттеләр дә. Марат абый үзенең биштәренә Рафаилның иң кирәкле әйберләрен генә күчерде дә, биштәрен беренче булып аркасына асты. Мөнир дә биштәрен хәтсез җиңеләйтте. Айдар һәм Илдусның биштәренә Тимурның барлык әйберләрен дә күчерделәр. Ләкин аның бер генә, хәтта иң кирәкмәгән дип тоелган уенчык коралларын да ташламадылар.
Ак Тулпар — тауның теге ягында ак таш, Кара Тулпар бу ягында кара таш булып катып калды. Рафаил, дусты Тимурның таш сынын күтәреп, Марат абый һәм аның артыннан төшкән Мөнир артыннан атлады. Гадәттәгечә, төркемнең иң соңгы кешесе булып, Илдус иң арттан төште. Бер-ике минут берни сөйләшмичә генә аяк асларына карап бардылар да, дәррәү борылып, күңелләрен тетрәткән аңлаешсыз серле фаҗига урынына, Кара Тулпарның яр буендагы өнсез таш сынына карадылар. Һәм биредә озак калырга ярамаганлыгын күңелләре белән сизгән хәлдә, алга ашыктылар. Иң мөһиме — бу шомлы урыннан тизрәк китәргә кирәк иде. Соңыннан барысын да уйлап, тикшереп, ачыкларга кирәк булачагын бар да төшенде хәзер. Күпне күргән Мөнир дә бер сүз дә әйтә алмады бит бу урында. Әнә ул иреннәрен нык кыскан көенчә бара: башында бер генә уй — ни булды бу? Су агулымы, агулы булса, кем аны агулаган, ни өчен агулаган, ни белән агулаган? Ничек ул бу фаҗиганы алдан сиземләп тә өлгермәде соң? Тоемлау буенча иң көчле укытучы, интуициясе буенча барысын да уздырган Мөнир дә сизмәгәч, бу вакыйга чыннан да бик серле, бик кинәт кенә килеп чыккан үзгәрешләр тарафыннан тудырылган икәнен һәм моның аешына төшенер өчен бик күп көч, вакыт кирәгәчәк икәнен бар да төшенде. Бу елгага су каян килә, елга кая коя — сораулар иксез-чиксез. Мөнирнең биштәрендә - елга суы тутырылган шешә. Суны анализларга кирәк булачак. Тимурның ялгыш елга суы йотканлыктан, ә Кара Тулпарның суны хәтсез үк эчеп өлгергәнлектән шушы гайре табигый хәлгә тарыганы ачык иде...
Елганы кем агулаган?
Марат абыйларында да шул ук уй: елга никадәр агуланган, нихәтле зарар китерәчәк тирә-якка, елга кая коя?
Ә Рафаил хәзер берни дә уйламыйча бара, аның күңелендә дустын шулай мәкерле алдаган табигатькә чиксез үпкә. Мөнир дә, башкалар да күтәрешеп барыйк дип Тимурның гәүдәсен берничә тапкыр сорасалар да ул аларга әрнү тулы күзләрен тутырып карый да башын гына чайкый: “Юк, үзем күтәрәм, авыр түгел миңа аның сыны, минем кайгым гына авыр, аны гына күтәрешегез”, дия иде бу күзләр. Иптәшләре аның күзләренә карап торалар да, кыстауның файдасызлыгын күреп, кире үз урыннарына барып юлны дәвам итәләр. Айдар белән Илдус та бер сүзсез баралар. Нинди сүзчән ике дусның бу кадәр сөйләшми торулары беренче тапкыр бугай. Югыйсә алардан сез йоклаганда да бер-берегез белән сөйләшеп йоклыйсызмы ул, дип сораган иптәшләре дә бар. Илдусның башында бер уй: бу куркынычның зурлыгы ни хәтле, җиңәрлекме? Әллә соң барлык тереклек Җирне ташлап китәргә мәҗбүр булырмы?
Болай да Җир планетасы халкының күбесе чит планеталарда яши һәм эшли. Малайларның ата-аналары да җирдән читтәге планетаны өйрәнү өстендә эшли. Үзләре чит планеталарга эшкә киткәндә, үсмер балаларын шушы таулар арасындагы лагерьга урнаштырды. Лагерьда укытучылар, география, экология буенча белгечләр үсмерләрне төрле экспедицияләргә йөртәләр, шул рәвешле балалар да ата-аналары кебек эзләнү эшен өйрәнеп үсә.
Җир йөзендә инде бар яклап та чиста калган мондый урыннар азайды. Кешелек үзен-үзе агулап котылгысыз рәвештә экологик һәлакәткә якыная. Шуңа күрә хәзер олысы кечесе табигать байлыкларын саклап калу турында баш вата. Әгәр җирдәге тормыш шушы рәвештә дәвам итсә, берничә елдан чит планеталарга күчеп китүдән башка чара калмаячак Җир кешеләренә.
Җиргә куркыныч яный, ул куркыныч каян килә, кемнән, нәрсәдән? Эчәр су агулану һәм әлегедәй сәер рәвештә агулануны әле беркемнең дә ишеткәне юктыр. Әкиятләрдә генә ул күз карашы белән кешеләрне ташка әйләндерә торган затлар турында языла. Ә монда — эчәр судан шундый көтелмәгән зәхмәтле хикмәт чыксын әле! Аптырамас җиреңнән аптырарсың. Менә шундый уйлар бөялде төркемдәгеләр башына. Бу күренешне тагын берәрсе белә микән, яки кешеләр һәм җәнлек-кошлар моңардан бихәбәр булып, бар да ташка әверелергә дучар ителгәнме? Тиз генә лагерьга кайтып бу сорауларга җавапны бергәләп эзләргә кирәк булачагын аңлап, барысы да мөмкин кадәре тиз хәрәкәт иттеләр.
Тавышлы су
Төркем лагерьга кайтып кергәндә бар да йокыга талган иде, капка төбендәге каравылчы да йокылы күзләрен ачар-ачмас кына аларны капка аша уздырып җибәрде. Төркемнәре белән Марат абый бүлмәсендә тиз генә капкалап алдылар да ишек-тәрәзәләрне каплап эшкә утырдылар. Картаны кабыздылар: монда бөтен нәрсә хәрәкәттә. Менә фаҗига булган елга буе. Елга биек таулардан агып төшкән сулардан башлана. Ул сәяхәтчеләр барган үзән буенча берничә чакрымнар агып бара да бик матур түгәрәк кенә күлгә коя. Яңгырлар күп явып, күлнең ярларыннан ташып түбәнгә агып китү ихтималы зур. Менә шул чакта булачак инде хәтәр хәлләр! Бу фаҗиганы булдырмас өчен тиз арада бәлагә каршы кискен чаралар күрергә кирәк булачак.
Суның нәрсә белән агуланганын тикшерер өчен Айдар аны бер колбага салды да аптырашта калды. Колба “танымыйм” дигән язу чыгарды. Димәк мондый состав аңа бөтенләй таныш түгел. Айдар өстәл янына башкаларны да чакырып, колбадагы язуны күрсәтте. Мөнир үзенең шкафыннан иң мөһим чакта гына кулланыла торган колбасын алып килде. Суны аңа да салып карадылар. Мөнирнең колбасы да “танымыйм” дигән сүздән башканы язмады. Шулай да тагын берничә сүз өстәде: “Җир өстендә андый матдә белмим.” Бар да уйга калдылар. Күпме уйласалар да шунысы шиксез: су кешенең яки җәнлекнең авызына кермәсә, ягъни ашказанына эләкмәсә, аның зыянлы үзлеге сизелми. Тәмен белергә теләсәләр дә берсе дә суны кабып карарга җөрьәт итмәде. Мөнир генә бармагын суга манып ялап карады: сумы - су. Бернинди тәме дә юк. Азрак вакыт үткәч бар да суны иснәп тә, тәмләп тә карадылар. Су барысына да гадәттәгечә тоелды.
Тыңлап кына карамадылар суны, тыңласалар ни булыр иде икән. Менә, Илдусның башы эшләде бугай, ул сагаеп, колбадагы суны сай савытка агызды да колагын куеп тыңлый башлады.
— Бу шомлы, шикле тавышны йөзгәндә үк ишеткән идем, тик судандыр дип уйламаган идем. Арыганлыктан, күп йөгергәнлектән колагыма ишетеләдер дип уйлаган идем, юк чыннан да су тавышлы икән, - диде ул.
Бар да суга ятып диярлек тавышын тыңладылар. Бик нечкә генә итеп сызгырганмы, чинаганмы тавыш килә иде судан. Болай гына аны ишетеп булмый, ә менә колагыңны суга чумдырсаң бу тавыш аермачык ишетелә. Бу тавыштан җан ката, тешләр-тешкә бәрелеп шакылдый башлый. Барысы да котлары алынып читкә сикерделәр.
Кирегә кино
Вакыйгаларны бер-бер артлы күз алдыннан үткәрделәр. Алар төркеме нәкъ менә шушы елга суының үзлекләрен өйрәнергә дип, ике көнлек юлга чыккан иде. Беренче көннең иртәсендә үк юлга чыккан төркем төшкелеккә елга үзәненә төшеп җитте, шунда ял итеп алырга уйлады. Атларның өстеннән йөкләрне бушатып болынга кудылар, үзләре дә тамак ялгап алды. Төркем җитәкчесе азрак ятып хәл алырга кушты. Малайлар рөхсәт алып су коенырга китте. Елганың бер тирәнрәк урынында су коенып чыктылар. Су салкын иде әле. Малайлар аңлап тора: елга таудан агып төшкән кар суы белән туенганлыктан, аның өске агымы тирән дә, җылы да була алмый. Шулай да яшь тәннәренә салкын су көч, хәл өстәде. Атлар да килеп туйганчы су эчте, аннан кәефләнеп, пошкырына-пошкырына яшел үләнгә ябышты.Төркем, елга буйлап барып аның ярларын, күлгә койган урынын өйрәнергә тиеш иде. Махсус шешәгә анализга дип бераз су алдылар да юлларын дәвам иттеләр. Төнгелеккә кунарга Мөнир белгән бер тау куышына барып җитеп өлгерергә кирәк иде. Бу төнне анда үткәрделәр. Иртән тагын елга үзәненә төшеп, юлларын дәвам иттеләр. Тирәлекнең рельефын төгәлләп картага үзгәрешләр кертә-кертә алга атладылар. Төшкелеккә елга ярындагы бер матур тугайга туктадылар. Бар да арыган иде. Берсе дә су коенырга теләмәде. Тамак ялгагач та ары китәргә сөйләштеләр. Алдагы тауны артылгач, елганың бер тирәнрәк һәм киңрәк урынында су коенырга сөйләштеләр. Төштән соңга су җылына да җылына инде ул. Атларны чакырдылар. Кара Тулпар якында гына утлый иде, Ак Тулпарны бераз көттеләр, ул елга ярыннан күтәрелде. Марат абый Ак Тулпарның сыртына биштәрләрне салды да җитәкләп алдан китте. Рафаил белән Тимур аңа иярде. Табынны җыйган Илдус белән Айдарны Мөнир Кара Тулпар белән көтеп торды. Алдагылар тауга менә башладылар. Менә шул вакытта егылды да инде Ак Тулпар.
Рафаилның хәсрәте
Вакыйгалар тасмасын кире әйләндерү үз нәтиҗәсен бирде: димәк су төнлә агуланган, Ак Тулпар агулы су эчкән. Бу нәтиҗәне барысы да бер үк вакытта ясады да башларын күтәреп бер-берсенә карады. Арада Рафаилның юклыгын да шунда гына күрделәр. Ә ул бу вакытта Тимур бүлмәсендә, яшь тулы күзләрен дусына төбәгән дә сүзсез генә чиксез кайгыга батып утыра иде. Тимурны ул башта караваты янына бастырып куярга да уйлаган иде, аннан, я төнлә егылып китәр дип, урыныннан кузгатмаска булды. Ятагына салып өстенә дөя йоныннан сырылган юрганын япкач та китә алмады дусты яныннан. Күп елаудан кызарып чыккан күзләрен дустына төбәде. Күз карашы белән җылытырга, таш кебек җансыз гәүдәсенә җан өрергә теләгәндәй керфеген дә какмыйча карап торды. Юрган астына кулын тыгып Тимурның аягын тотып карады: юк инде, күпме генә карап утырмасын, күпме генә күз нурларын түкмәсен, аяклар таш булып каткан көенчә... Рафаилның күзләреннән тагы кайнар яшьләре бәреп чыкты, хәрәкәтсез йөзе буйлап иреннәренә тозлы яшь агып төште. Малай үксеп куйды. Бу нинди көтелмәгән бәхетсезлек? Бу нинди күрелмәгән бәла? Хәзер Тимур мәңгегә шулай таш булып каламы инде? Бу уеннан куркып Рафаил кинәт сикереп торды, йодрыклар үзеннән-үзе йомарланды. Юк! Юк! Тимур һичшиксез элеке хәленә кайтачак, элеккечә эчкерсез, ярдәмчел дус, сердәш булып калачак. Рафаил җанын ярып бирсә бирер, әмма Тимурны бу зәхмәттән коткарыр... Ә Тимур соң Рафаил өчен шулай ук кайгырмас идемени, аның өчен мөмкин булганын да, булмаганын да эшләмәс идемени?! Эшләр иде! Шулай булгач...
Рафаилга тизрәк нинди дә булса чара күрергә кирәк, иптәшенә ни белән булса да ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Теге ике аерылмас Илдус белән Айдар кая булды соң әле — менә алар бу эштә иң беренче ярдәмче була алалар. Икесе дә күп белә, лагерьда да инде ничәнче җәйләрен үткәрәләр, яшьләре дә зур, тәҗрибәләре дә күп. Марат абый белән Мөнирнең дә Тимурны бу хәлдә калдырмас өчен барын да эшләячәкләрен Рафаил аңлап тора әлбәттә. Ләкин кайгы үзенекен итте, аның күзләрен тагын яшь каплады. Ул дусты өстенә капланып үксеп елап җибәрде. Лабораториядән чыккан төркем аны шул хәлдә килеп тапты. Айдар Рафаилны иңнәреннән тотып, Тимурның ятагыннан аерды. Чиксез кайгылы күзләренә карап хәсрәтен үзенә алырга теләгәндәй өзелеп карады. Рафаил үксүдән туктады.
Котылу юлы кайда?
— Иртәгә иртән үк юлга чыгабыз, йөргән юлыбызны яңадан үтеп, суның нилектән агуланганын тикшерәчәкбез, - диде Марат абый. - Ләкин вакытны янга калдыру максатында юлның бер тәүлеклеген очкычта үтәргә туры килер, өске агымга төшәрбез дә шуннан тикшерә башларбыз. Яңгырлар мизгеле башланганчы, тикшереп өлгерергә кирәк, юкса, яңгырлар явып күл ташый калса, күпме җирләр агуланачак, мал - туар, җәнлек кырылачак, ягъни, ташка әйләнәчәк. Елга бит күпме җирне сугарып, күпме җәнлекне су белән тәэмин итеп торгандыр. Менә хәзер аларның барына да куркыныч яный!
Лагерьдагы башка ял итүчеләрне дә бу эшкә җәлеп итмичә булмый. Көн яктырганчы барлык эшләрне планлаштырырга дип Марат абый белән Мөнир тагын аз гына утырасыларын белдерделәр. Ә малайларга хәзер үк ятып йокларга, иртәгәге эшләр өчен көч җыярга кушылды. Арыганнар иде, шуңа күрә Тимурны бик кызгансалар да, башкача ярдәм итеп булмаячагын аңлаган хәлдә ятакларына юнәлделәр. Яшьлек, көн буе аягөсте булу, чиксез тирән тетрәнү үзенекен итте — яту белән тирән йокыга чумдылар.
Иртәгәсен лагерь гадәттәгедән иртәрәк уянды. Марат абый белән Мөнир планы буенча һәр отрядка эш бүленде. Бер отряд күлнең ярларын ныгытырга, икенче отряд елга һәм күл буена мал-туар, җәнлек-кош килмәсен өчен сакта торырга, ә өченче отряд — болары зурраклар, техника белән идарә итүчеләр, зур цистерналар белән лагерь янәшәсендәге елгадан чиста су ташып, киң тимер улакларга салып, елга буена су эчәргә килгән җанлекләр һәм кошларны эчерүне оештырырга тиеш булды. Марат абый һәм Мөнир җитәкчелегендә кичәге төркем алдагы көнне кайткан юлларыннан кирегә барырга җыенды. Таулар арасында очарга җайлаштырылган кечкенә очкычка утырып алар кичекмәстән һавага күтәрелде. Рафаил рульдә. Ятагында таш булып ятып калган Тимурны бер мизгелгә дә ялгызын калдырасы килмәсә дә, дустын тизрәк коткарырга теләве аны алга этәрә. Ул очкычтан да алда очардай булып ашкына, бар көче, белеме белән иптәшләренә ярдәм итәргә тели.
Дуслар кызганыч
Ак Тулпар турысына җиткәнче очтылар, аның таш сынын күргәч җиргә төштеләр. Үз күзләренә ышанмыйча Ак Тулпарның гәүдәсен тагын тотып сыйпап чыктылар, бар да үзгәрешсез, кичә ничек калган - шул көе. Тулпарның сыны тагы да салкынайган кебек. Бу мөгаен төнге суык китмәгәнгә генә шулай тоелгандыр. Ләкин малайларның тугры ярдәмчеләрен кызганудан үзәкләре өзелеп, күзләренә тагын яшь тыгылды. Күз яшьләрен бер-беренә күрсәтмәскә тырышып, тирә-якны ураштырган булдылар. Кирәктә чабып, кирәктә очыртып аларны арытмый талдырмый йөрткән, йөкләрен ташырга ярдәм иткән малкайның аянычлы хәлен күрү бик тә авыр иде аларга. Тик кайгыга бирелеп торырга вакыт юк, тирә-як табигать уянуга бар җанвар да сусынын басарга елга-күл ярына киләчәк, һәм аларны да Ак һәм Кара Тулпар язмышы көтә. Бу хис йөрәкләрне телә. Чарасызлыктан гаҗиз булып, малайлар җитәкчеләренә карады. Марат абый яшь күңелләрнең омтылышын аңлап, төркемне алга әйдәде. Рафаил очкыч белән күккә күтәрелде, калганнар елга яры буйлап китте. Алар артыннан елга ярын сакларга билгеләнгән төркем дә очкычлардан төшеп, елга буйлап тезелеп басты. Әлбәттә инде, кичә кичтән дә, төнен дә елгага су эчәргә теләп төрле җәнлекләр килгән, һәм аларның тораташ булып каткан сыннары кайсы ауган, кайсы тезләнгән хәлдә елга буенда тезелеп тора. Әнә бер кыр кәҗәсе бәтиләре белән су эчмәкче булгандыр инде, су буена тезләнеп катып калганнар, әтиләре – кәҗә тәкәсе — көчлерәк булган, ахры, елгадан ун-унбиш адым читтәрәк ал аякларына тезләнгән килеш катып калган. Ерак та түгел төрле кош-корт аунап ята... Җирдәге тереклекнең шушы рәвештә үзенә яшәү биргән су аркасында һәлакәткә очравы бик кызганыч. Мондый күренеш иң вәхши киноларда да сүрәтләнгәне булмагандыр әле... Ул арада күктә су тутырылган зур цистерналар, киң улаклар таккан очкычлар күренде. Алар йөкләрен җиргә ташлап кире очты. Тагын килделәр, тагын очтылар.
Марат абый җитәкләгән төркем елга буйлап күтәрелде дә күтәрелде, юлларында очраган һәрбер үзгәрешне күз уңыннан төшереп калдырмаска тырышып, бик игътибар белән тирә-якны күзәттеләр. Үзән буйлап таудан аккан суларның бер елга булып җыелып ага башлаган җиренә җитеп киләләр иде. Айдар уң якта күренгән тауга бармагы белән төртеп күрсәтте. Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Берни дә юк. Тау шул төштә биек текә кыя булып күтәрелә. Кыя шундый биек, очы болытлар арасына күмелгән.
— Берни дә күрмибез, кыя кыя инде, - диеште юлчылар. Айдар:
— Игътибар белән карагыз әле. Шундый шома да, текә дә кыяны кайда күргәнегез бар? - дигәч кенә нәрсә карарга кирәклеген аңладылар.
Сәер таулар
Кыя чыннан да бик текә, нигезеннән үк турыга менеп киткән, һәм үзе гайре табигый шома иде. Төсе әлбәттә тауның башка кыяларыннан аерылмый, ләкин игътибар белән караучыга монда ниндидер үзгә бер сәерлек төсмерләнә иде. Юлдашлар кыяга таба юл тотты. Марат абый очкычтагы Рафаилга да шунда юнәлергә кушты. Болар кыя янына барып җиткәндә Рафаил кыя тирәсендә бер батынкы урын тапкан да калганнарны шунда көтеп тора иде инде. Рафаилның аяклары бер карыштай булып җиргә батып тора, ә аяк өстенә су җыелган. Суны Мөнирнең биштәреннән алынган шешәгә алдылар. Марат абый биштәрендәге махсус тартмага ябылган бер күсе чыгарды. Суны сай савытка салып аңа таба этәрделәр. Мескен күсе ике дә йотмагандыр, нечкә генә чыелдау тавышы чыгарып, су савытына иелгән килеш катып та калды.
Бар да аңлашылды: тирә-якка шушыннан куркыныч яный. Бу кыяның, юк, бу таш диварның аръягында нәрсә барын белергә кирәк. Моның өчен очкычка утырып саклык белән генә өскә күтәрелергә булдылар. Саклык кирәк әлбәттә. Дошмани көчләр була калса, әзер булып торырга кирәклеген төркем аңлады. Марат абый белән Айдар бу якта калырга булды. Киткәннәр белән көтелмәгән хәл була калса, калганнарга хәбәр биреп, коткару өчен төркем чакырырга кирәк булуы бар. Кыя-диварның бу ягында сак юк, димәк аның кыяфәтенә игътибар бирүче булмас дип фаразлангандыр, кыяның табигый һәйкәл булып күренүенә ышаныч зур булгандыр.
Кыя түбәсендә
Очкыч белән менгән төркем алдында бик шөбһәле манзара ачылды. Күрәсең бу урында ташландык бер заводмы, складмы булган. Өстән караганда, тоташ түбәдән генә торган пейзаж хасил булды алларында. Бер җан әсәре дә юк. Шулай да якын килгәч, түбәдә оялаган ниндидер бик зур һәм дә галәмәт киң канатлы кошлар очып чыкты. Алар бик ерак китмичә, зур кыя башына кунаклады да, ят тимер кошны күзәтергә тотынды. Ә очкычтагылар сәерсенеп эре-эре кошларны, бу ташландык урынны күзләре талганчы җентекләп күзәтте, бер җан әсәре дә күренмәгәч кире очып китте. Хәлне сөйләп бирүгә, Марат абый лагерьдан тагын очкычлар белән махсус роботлар төркеме чакыртты.
15-20 минут үтүгә һәр робот үзенә билгеләнгән урынны тикшереп чыгуы турында белдерде. Бу урында тере җан әсәре юк, ташландык бер завод дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә кыя булып күренгән дивар исә производство калдыклары сакланган резервуар булырга тиеш. Завод кайчандыр эшләгән, ләкин ул хәзер ташланган. Роботлар кыя-диварның бу ягына чыгып, су чыккан җирне дә тикшерделәр. Калдыклар сыек булган, еллар үтү белән резервуарда бик кечкенә ярык хасил булгандыр да сыеклык шуннан саркып чыгып, елгага эләккәндер дигән нәтиҗә ясалды. Шунда ук махсус төзелеш төркеме чакыртылып резервуарның ярык урынын томаларга һәм аны яңадан бер кат бетон белән томаларга кушылды.
Хәзер икенче мәсьәлә калды: агуланган суны ничек чистартырга? Вакыт кыса. Тикшерүләр үткәреп, яки суны зарарсызландырыру әмәлен табарга, яки елганың юлын җир астына җибәрергә. Алай иткәндә дә куркыныч һич кимеми, җир асты суларының бер кем көтмәгән вакытта, төрле сәбәпләр аркасында җир өстенә килеп чыгуы ихтималы зур. Һәм бу алым тикшерүчеләрне һич канәгатьләндерми. Шуңа максат бер генә: суны ничек тә зарарсызландырырга һәм кичекмәстән. Һәр көн, һәр сәгать, һәр мизгел нинди дә булса җан иясенең гомере белән бәйләнгән. Барсының да баш миендә бер уй бөтерелде: каян антиматдә табырга? Кайда ул? Нәрсә ул? Әлбәттә ул теләсә нәрсә булырга мөмкин. Шуңа күрә бар да очкычка төялеп лагерь лабораториясенә кайтты. Төшке ашны ашап алгач, кечкенәләр төркеме йокларга ятты, ә зурлар төркеме очкычларда елга буендагы төркемне алыштырырга юнәлде.
Күселәргә һәйкәл
Эзләнү төркеме лабораториягә юл алды. Монда эш кызды хәзер. Күп итеп алып кайтылган суны ни эшләтеп кенә карамадылар. Ниндидер матдә салып карыйлар да, суны лаборатория күсесенә эчереп карыйлар. Шул рәвешчә лаборатория киштәсендә йөзләгән күсе сыны тезелде, ләкин нәтиҗә — буш. Судагы агуны берни дә зарарсызлындыра алмый. Калдыклар составы да аерым-аерым билгеле. Ә менә бергә кушылгач ни хасил иткәне ачык түгел. Хәер, монда бар да ачык: дистә еллар дәвам иткән реакция нәтиҗәсендә ниндидер моңа кадәр җир өстендә күрелмәгән яңа матдә пәйда булган, һәм менә еллар үткәч үзенең аяусыз эшен башкарырга тотынган. Аннан тирә-якка күләмен үлчәп-бәяләп бетергесез зыян-зәүрәт яный. Лаборатория күселәре, бар да изге максат өчен үзләрен корбан итеп, киштәгә һәйкәл ансамбле ясап тезелүен дәвам итте — тикшерүнең генә нәтиҗәсе күренмәде. Төркем киңәшкә туктады. Аяныч хәлдән чыгу юлы бик калын пәрдә артына яшерелгән сер булып калуын дәвам итте. Барлык белемнәрне җыеп бер фикергә килергә кирәк. Тикшерү-эзләнү төркеменең иң актив, иң белемле әгъзалары төнен керфек тә какмады. Рафаил гына, әледән әле Тимур ятагына барып, аның таш сынын тотып карап килде. Ләкин бар да бушка. Тимур, дөньядан, дусларыннан бихәбәр булып, ташка әйләнгән күзләрен түшәмгә төбәп тик ята.
Рафаилның яралы аягы
Элекке тәҗрибәләрен дә хәтергә төшерделәр. Шулай бер сәяхәт вакытында Рафаилның аягы яраланды. Яра үзе зур да түгел, ләкин ни белән генә дәваласалар да төзәлми. Тора-бара авыртуга тешен кысып түзеп йөргән Рафаилның йөзе саргаеп, сулып калды, күзендә нур сүнде. Аппетиты югалганлыктан бөтенләй ашамас булып китте менә дигән таза малай. Төркем кайтыр юлда тирә-як халыклары арасында Әүлия чишмәсе дип аталган бер чишмәгә тукталды. Арыганнар, ачыкканнар иде. Чишмәдә юынып ашап алдылар да тирәсендәге йомшак үләнгә тәгәрәп йоклап та киттеләр. Йокыдан беренче булып Мөнир уянды. Тирә-ягына каранды, нәрсәдер гадәттәгечә түгел кебек! Нәрсә икәнен тәгаен әйтә алмаган хәлдә, йоклаган юлдашларына төбәлде. Карашы Рафаилда туктады: менә кемдә үзгәреш! Менә бу үзгәреш дисәң дә үзгәреш ичмасам!.. Бая гына йөзенә мәет төсе кергән малай, кулларын як-якка җәеп, иң сәламәт кеше кебек, батырлар йокысы белән йоклап ята. Бит алмалары алсуланган, маңгаена, танавы өстенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан.
Акрын гына башкалар да уяна башладылар. Уянганы берсенең карашы Мөнирнең карашы артыннан йөреп, саулык бөркеп йоклап яткан Рафаилга юлыга, хәйран калуын яшерә алмыйча, ирексездән аның янына омтыла иде. Дусларын уятудан куркып, шома гына янына килделәр. Тирәләп алып, аның алсуланган йөзен могҗиза күргән төсле күзәтә башладылар. Озак кына карап торгач, күз карашларын тоепмы, Рафаил үзе дә уянды. Соңгы көннәрдә гел сызланудан чытык торган йөз урынына ак тешләрен балкытып елмаеп юлдашларына карады.
— Ни эшлисез сез?
— Безме? Без ни эшлибезме? Менә синнән сорарга кирәк аны. Син ни эшлисең? Ничек тоясың үзеңне?
— Мин ни, бик яхшы тоям үземне. Ә ни эшләп болай җыелдыгыз? Миңа нәрсә булган?
— Булмаган. Аягың авыртамы?
— Юк. Әллә... Авыртмый... Тамчы да авыртмый. Карагыз әле, авыртмый бит аягым, тамчы да авыртмый... Карагыз әле малайлар, Марат абый, Мөнир! Әллә чыннан да шифалы микән бу Әүлия чишмәсенең суы? Картәтием әйтә иде, аяксызлар аяклы булып, таяклылар таякларын ташлап кайтып китә иде аннан диеп, әллә чынмы икән?
Менә әле дә Илдус һәм Айдарның хәтеренә икесенә бердән шушы вакыйга килеп төште. Малайлар бер-берсенә караштылар.
— Марат абый, - сүзне Илдус башлады. - Мин әйтәм, әллә Әүлия чишмәсенең суын сынап карыйбызмы?
Марат абыйлары уйга калды. Барысы да, күзләрендә ялтыраган өмет чаткыларын яшермичә, укытучыларына төбәлде.
— Карыйк соң, малайлар. Барыбер башка бер юньле фикер дә килми. Башка чара да юк. Ә тик тору - бүген табигатькә карата ясалган иң зур җинаятькә тиң, - дип хуплады аларны Марат абыйлары.
Чишмә суы тылсымы
Картаны карап маршрут билгеләделәр, ул арада чакырткан очкыч та килеп җитте. Су тутырырга тәгаенләнгән зур- зур савытларны очкычка тактылар. Рафаил рульдә, Мөнир һәм Илдус алда, Айдар белән Марат абый артта. Очтылар гына. Рафаилның йөрәге дөп-дөп тибә, юк аныкы гына түгел, барысының да йөрәге дөп-дөп килә, бар да күңеле белән очкычтан алда оча.
Чишмәне тиз таптылар. Чишмә тирәли куелган тимер койма һаман да бик матур көенә тора. Көмешсыман төскә буялган. Чишмә янында бер чүп әсәре күрмәссең, бер кеше дә булмаган диярсең. Ә бит чишмәгә алар күп килә, әле дә әнә сукмакта төркем-төркем булып та, ялгыз да кешеләр күренә. Кайсы чишмәгә килә, ә кайсы инде китеп бара. Шунысы гаҗәп, килгәннәр чирле-чорлы булып аякларын көчкә сөйрәсә, чишмәдән китеп баручылары шат йөзле, сызланусыз карашлы, җиңел адымлы иделәр.
Савытларны тиз генә тутырдылар да кире лагерьга очтылар. Очкычтан төшеп ничек лабораториягә кергәннәрен дә исләмичә, колбаларга ябыштылар. Агулы елга суы салынган колбага Әүлия чишмәсе суын кушып, күселәр алдына куйдылар. Күселәр сусаган иде, йотлыгып эчәргә кереште. Төркемдәгеләр, күзләрен чытырдатып йомып, бераз тын торды һәм бердән ачты. Күселәр су эчеп туйган, йөгерешеп йөреп ята. Үз күзләренә ышанмыйча тагын карадылар, әйе, бар да исән. Хәттә бер тәлинкә агулы суга бер генә тамчы чишмә суы тамызып бирелгән читлектәге күсе дә җимерттереп йөреп ята, ә күбрәк салынганнарында инде, төсләре үк күзгә күренеп үзгәрә, йоннары ялтырый башлаган иде.
Зур савыттагы суны икенче очкычка тагып елгага киттеләр. Рафаил үзенең очкычына тагын бер дистә очкычны ияртеп яңадан чишмәгә очты. Башында бер уй: суны зарарсызландырдык, ә менә Тимур дустын ничек терелтергә? Моңа җавапны ничек табарга? Кайдан? Таш бит ул, суга салсаң батачак, суны аңа эчерү чарасы да күренми. Рафаилның күп уйлаудан башы авырта башлады. Юлга карарга кирәк, маршрутны тотарга, су алып кайткач, күз күрер. Дуслары бар да белемле, уйлап табу сәләтләре искиткеч, шуңа күрә берәр җаен тапмыйча калмаслар дип ышанды ул. Шулай булды да. Башта бер күсене терелттеләр: бик каты металлдан ясалган энәләр белән ашказаны тәңгәлен тишеп акрын гына чишмә суын керттеләр. Эчтә нинди тылсымнар булгандыр, әйтүе кыен, ләкин ике минут үтүгә күсе күзләрен ачты, аннан акрын гына тәннәре җыерылып куйды, аякларын сүзып җибәрде. Биш минут үтүгә инде читлеге буйлап чабып йөри дә башлады. Шул рәвешчә, шприцлар белән коралланып унлаган күсене терелттеләр.
Яшәү дәвам итә
Тимурга да чират җитте. Рафаил җан дустын тере итеп күргәч, шатлыгыннан лабораториядән үк чыгып йөгерде. Чиксез шатлыгын, күз яшьләрен кешегә күрсәтмәс өчен эшләгәндерме моны, күңелендәге сөенеч ташкынын тыя алмагангадырмы — әйтүе кыен. Көче күп кешенең шатлыгы да, кайгысы да гайрәтле буладыр инде.
Шул рәвешчә елга суына да чират җитте. Кызганып тормадылар, күлгә дә ун цистерна суны томырдылар — яшәсен, яшәрсен күл. Аннан инде яр буендагы җәнлек-кошларгада чират җитте. Ак һәм Кара Тулпарны терелтүгә бик күп көч кирәкте. Менә шундый чакта ярап куя инде ул дусларның көчле гайрәтле куллары. Алар җанланып аякка баскач су буендагы вак-төяк киек-җанварларга, кош-кортка керештеләр. Суга башларын тыгып тезләнеп каткан бәтиләргә дә җан кергәч тирә-яктагылар шатланып “ урра” кычкырып, баш киемнәрен күккә чөйде. Җирдә җансыз таш кисәкләре булып аунаган кошлар да берәм-берәм һавага күтәрелде, башлыклар, кепкалар белән бергә күкне каплады. Кошларның, кешеләрнең шатлыклы авазлары тирә-якны шатлыкка күмде. Җирдә, гадәттәгечә, тереклек дәвам итте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев