Көмеш кыңгырау

Җирнең тылсым көче - 2

Фантастик повестьның 2нче бүлеге.

1 нче бүлек. Әүлия чишмәсе

2 нче бүлек. Шүрәлеләр яки урманнан килгән ярдәм

Роботлар... Кайдан?

Роботлар! Роботлар!

Әлфия белән Гөлшат очкычтан төшүгә шулай дип кычкыра-кычкыра җыелып торган малайлар төркеменә карап чапты. “Кызларны каршы алырга!” дигән команда буенча очу аланына йөгереп килгән малайлар котлары очкан ике кызны чолгап алды. Нинди курку белмәс Әлфиянең һәм аның бер дә аерылмас дусы батыр Гөлшатның чырае качкан йөзләрен күргән малайлар эшнең җитдилегенә шунда ук төшенде. Әлфия күршедә генә яшәп ятучы кызлар лагерында иң кыю, иң сәләтле кыз. Шулай булса да, менә бит, аны да нәрсәдер бик каты куркыткан. Кыз азрак сулу алды, йөзенә алсулык йөгерде.

 — Роботлар, - диде ул дулкынлануын яшерә алмыйча, - каян килеп чыкканнардыр. Үзләре тәбәнәк кенә, үзләре күп… Йөзләрен күреп булмый, шлем белән капланган. Аяк-куллары да бар кебек. Кешенеке кебек түгел, шулай да бар...Кыз иркенләп бер сулу алды да тагын ашыга-ашыга сүзен дәвам итте. - Лагерьда иртәнге аш вакыты иде. Бар да ашханәдә, беркем берни күрми. Мин бүген йоклап калганмын, иртәнге ашка өлгерә алмадым. Соңга калгач барып та тормам инде дип уйлап, юыну бүлмәсеннән чыгып килә идем, тәрәзәдән күреп калдым үзләрен. Кап-кара зур төркем булып ишек алдында басып торалар. Менә бергә җыелып нидер сөйләшкәндәй иттеләр дә, сөйләшмәделәр инде, әмма җыелышып ниндидер карар кабул иттеләр һәм төркем-төркем тирә-якка таралдылар. Бер төркем ашханәгә, икенче төркем уку бүлмәләренә, өченче төркем лабораториягә юнәлде. Мин коридорлар аша ашханәгә чаптым. Сигнализация төймәсенә бастым. Сирена улый башлады. Куркыныч килгәнне аңлаган иптәшләрем ишеккә ташланачак икәнен аңлаган идем, шуңа күрә аларны арткы ишектән чыгарга чакырдым. Безнең арттан ашханә эшчеләре дә җилдертте. Без хуҗалык сарайлары артыннан ангарларга таба йөгердек. Роботлар килеп җиткәнче очкычларга утырып өлгерергә иде исәп. Ашыгып очкычларга төялдек, ул арада очу аланына таба шәп-шәп атлап килүче кыска аяклы бер төркем робот та күренде. Тиз генә һавага күтәрелдек. Роботларның котырып-котырып лагерны җимергәнен күктән бераз күзәттек тә әле. Җитәкчебез Ләлә апаның тавышы яңгырагач кына күзебезне җирдән күтәреп экраннарга күз салдык. Ләлә апаның борчуы йөзенә чыккан, шулай да тавышы каты, тигез.

— Барыбыз да күрше лагерьга очабыз! Әлфия, Гөлшат! Сез — беренче!... Менә шул... Хәзер безнең арттан башкалар да килеп төшәчәк.

 

Кызлар лагеры күченә

Ул арада күктә бер төркем очкыч күренде. Бер-бер артлы очу аланына төшеп утырдылар. Очкычлардан кызлар лагеры җитәкчесе Ләлә Халиди, аңа ияреп тагын 30 кыз һәм тагын берничә кеше — ашханә һәм хуҗалык хезмәткәрләре төште. Җитәкчеләр шунда ук бер җиргә җыелып кызу-кызу сөйләшә башлады. Малайлар һәм кызлар бергәләшеп уку бүлмәсенә кереп тулды.

— Я, сөйләгез инде, ниндиләр алар? - Лагерьдагы барлык 50 малай түземсезләнеп кызларга текәлде.

— Без аларны юньләп күрә дә алмый калдык, нәрсә сөйлик?- диде кызлар үртәлешеп.

— Әнә Әлфия баштан ук күргән аларны, ул сөйләсен... - Бар да Әлфиягә карады.

— Алар кечкенә буйлы. Кәрлә кешеләр кебек. Буйлары бер метр тирәсе, бәлки озынрактыр да. Әмма күп, бик тиз хәрәкәт итәләр. Куллары да, аяклары да бар үзләренең.

— Нигә тизрәк качтыгыз, бәлки алар сезгә тимәсләр дә иде. Их, үзебез шунда булсак, берәрсен тотып та алыр идек әле, - диде кызларның куркаклыгына ачуы килгән озын буйлы Ришат. Ул — малайлар лагерындагы икенче отрядның башлыгы. Кайчакта шулай, бик озак уйламый гына, нәтиҗә ясый торган гадәте бар аның.

— Кызлар шулай инде ул, җебегәннәр. Куркудан елап та җибәргәннәрдер әле, аларга еларга гына булсын... - Икенче отряд малайлары кызлардан мыскыллап көлеп шаулашты.

— Ә безне тотып алсалар ничек котылыр идек!? Кагыйдә буенча безгә билгесез нәрсә очраса, тикшерми-күзәтми торып аралашмаска кушылган. Ә болар! Мондый затларны минем беркайда да күргәнем юк, - дип елардай булып әйтте бер кыз.

— Бәлки алар сезнең белән дуслашырга килгәннәрдер, ә сез - куркаклар, качып киткәнсез... Һии, куян йөрәкләр, - монысын инде беренче отрядтан Тимур әйтте.

— Әйе, дуслаштылар ди, дуслашырга килгән кеше шулай җимерә-ватамыни?! - дип, кызларны яклап, чатырдап каршы җаваплады Ләйсән.- Бер дә куркак түгел без, әмма кагыйдәгә дә буйсынмый булмый.

— Әйе, моңа кадәр бер ишеткән, күргән нәрсәгә дә ошамаганнар бит әле бу затлар. Каян килеп чыкканнар алар? - Моңа кадәр сүзгә кушылмый, калганнарны тыңлап торган Илдусның беренче соравы иде бу. Сорау җавапсыз калды.

— Нәрсә белән килгәннәр, ничек хәрәкәт итәләр? Очкычлары-мазар булса, монда килеп җитәргә дә күп сорамаслар, – диде тәрәзә янында торып күк йөзен күзәткән Рафаил.

Ишек ачылды. Ашыгып лагерь җитәкчеләре, гадәттән тыш хәлләр буенча белгечләр керде.

— Менә нәрсә, кызлар, малайлар, - дип сүз башлады малайлар лагеры башлыгы Азат Кәрими. - Безгә куркыныч янавын аңлагансыздыр дип уйлыйм. Һәм иң куркынычы — билгесезлек. Нинди затлар һөҗүм иткән күршеләргә, нинди максат белән? Каян килгәннәр? Ни телиләр? –Җитәкче бераз тынып торды.

— Сораулар бик күп, җавап юк... Һөҗүм икәнлеге ачык, чөнки бу затлар, әйдәгез аларны шулай дип атап торыйк, кешеләрне тапмагач та, кире кайтып китмичә, лагерьны җимерергә тотынганнар... Яхшы ният белән килүче һич тә алай эшләмәс иде... Без монда бергәләшеп уйлаштык. Хәлне ачыкларга кирәк булачак. Күпме бу затлар? Нинди кораллары бар? Алар белән кем һәм каян идарә итә? Менә, сораулар шундый. Җитәкче бераз тын торды, аннан сүзен дәвам итте.

— Малайлар, сезгә сигез бүлмәнең өчесен кызларга бирергә туры килер. Барыгыз, бүлмәләрне бушатыгыз, кызларга урнашырга ярдәмләшегез. Укытучыларга, җитәкчеләргә дә бераз кысылырга туры килер, - дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә карап.

— Ашханәгә дә ике норма пешерергә туры киләчәк. Төшке аш нормасын икегә бүлергә туры килер бүгенгә. Кичке ашны барсына да җитәрлек итеп әзерләрсез, - дип пешекчеләргә дә фәрман бирергә өлгерде җитәкче. - Кыскасы эшләр бик күп.

Җитәкчеләр кергәндәгедән дә ашыгыбрак чыгып китте.

Малайлар ятакларын җыеп күченде. Бушаган бүлмәләргә кызларны урнаштырганчы берәр сәгать үтте микән, тагын уку классына җыелырга чакыру яңгырады. Бар да йөгерә-йөгерә уку бүлмәсенә тулды. Иркен уку бүлмәсе кысанланып калган кебек булды. Лагерь башлыгы килеп кергәч, күч кебек гүләгән балалар тынып калды. Тын да алмый аңа төбәлделәр.

 

Кызлар белән бергә

— Берничә төркем оештырып тирә-якны күзәтергә туры килер, - диде җитәкче эшлекле тонда. - Ике лагерьдан да мобиль төркемнәр монда кала. Лабораториядә эшләүче химиклар төркеме тиз рәвештә һава, туфрак, су составын тикшерсен, күзәтчеләр тирә-якны күзәтсен. Медиклар төркеме ашыгыч ярдәм кирәк-яракларын әзерләсен…

Бар да күрсәтелгән урыннарга юнәлде. Бүлмәдә 4 кыз һәм 4 малай гына торып калды. Таныштылар. Малайлар безнең таныш дусларыбыз Илдус, Айдар, Рафаил һәм Тимур булса, кызлардан безгә әлегә Әлфия генә таныш. Әлфия янында кара чәчле, шомырт кара күзле бик теремек кыз – Гөлшат. Аның янында икенче мобиль төркем кызлары: түгәрәк йөзле, карга канатыдай зәңгәрләнеп торган озын кара толымлы Энҗе һәм аның бер дә аерылмас дусты Ләйсән. Ләйсән яшькелт күзле, кыска итеп кистерелгән җирән чәчле. Бу кызлар бик өлгер, малайларның алмаш очу костюмнарын да киеп алган. Әлфия белән Энҗе генә һаман да калын толымнарын шлем астына җыеп куялмый интегә. Эшне тиз тоттылар — дүрт очкыч дәррәү һавага күтәрелде. Сөйләшкәнчә кызлар лагеры ягына юнәлделәр. Алдан Илдус-Айдар һәм Әлфия-Гөлшат экипажы бара. Әйдәүче экипажларның берсендә Мөнир абый, кызларныкында Ләлә Халиди урын алган. Ике экипаж арттарак калып килә. Менә беренче экипаж, приборлар күрсәтүе буенча, кызлар лагерының нәкъ өстенә килеп җитте. Аскарак төштеләр. Бар да җиргә текәлде. Ләкин җыйнак, матур итеп эшләнгән кызлар лагерының җир өстендә эзе дә юк, әйтерсең иртән генә монда тормыш гөрләп тормаган. Хәрабәләр дә юк хисабында. Тагын да түбәнгәрәк төштеләр. Ни булган монда? Әллә каралтыларны төяп алып киткәннәрме?

 

Турап ташланган лагерь

Бераз вакыт лагерь өстендә очып күзәткәннән соң, җиргә төшеп тикшерергә карар кабул иттеләр. Беренче очкычтан Мөнир абый белән Илдус, икенчесеннән Әлфия белән Ләлә Халиди төште. Дөнья хәлен белеп булмый дип очкычларда берәр кеше калдырдылар. Җирдәгеләр исләре китеп аяк асларына төбәлде. Лагерь каралтылары барысы да агач, тимер, калай яки пластиктан төзелгән булуларына карамастан, барысы да кыска һәм юка итеп туралып ташланган. Әйтерсең шредер кәгазь тураган... Барлы-юклы 4-5 сәгать эчендә никадәр каралтыны болай ваклап турап ташларга бик куәтле көч кирәк. Әлфия әйтүенчә, лагерьда көтмәгәндә пәйда булган роботлар саны 140-150 дән артмаска тиеш иде кебек, белмәссең, ни хикмәт белән шулкадәр эшне майтарып ташлаган болар?... Бернәрсәдән дә: приборлар, пыяла я металл колбалар, төрле материаллардан эшләнгән бихисап җайланмалар тулы лабораториядән дә, уңайлы матур парталар тезелеп торган уку-укыту бүлмәләреннән дә, кызларның иң яраткан урыны булган спорт залыннан да, уңган пешекчеләр эшләгән җылы ашханәдән дә бер генә төзек әйбер калмаган. Бар да туралган һәм территориягә тигезләп җәелгән... Төрле материалдан туралган “токмачка” бата-чума, һичъюгы, монда каралтыларның яки уку әсбапларының берәр билгесен табарга өметләнеп, хәтсез йөрделәр лагерь буенча. Тик бер генә төзек әйбер дә тапмадылар. Ахырда гаҗизланып, аптырап туктадылар.

Монда озак калырга куркыныч иде. Анализга материаллар алып кире һавага күтәрелделәр. Тирә-якны күктән торып игътибар белән күзәтә башладылар. Бу яу үзе кая соң? Берәр кая югалганнармы, яшеренгәннәрме, кире киткәннәрме?

— Әллә соң болар, кызып китеп, бер-берсен дә турап ташлады микән?- дип аптыраган кыяфәт белән әйтеп куйды Әлфия.

— Алай булса да, барыбер иң соңгы берәү калырга тиеш ләбаса,- дип көлде Гөлшат. - Кая соң ул? Күренми бит беркем дә.

Көн кичкә авышты, кайтырга кирәк иде. Лагерьлар арасы шактый ерак. Арада тау сыртлары ята. Саклык белән генә аскарак төштеләр дә тау араларын күзәтә башладылар. Бернинди шикле әйбер дә юк кебек, күкселләнеп торган тау сырты да тау сырты. Арада яшел үзәннәр күренеп кала, үзәннәрдә шаулап аккан тау елгалары зәңгәр җеп кебек сузыла.

 

Кая бара бу көтү?

Үткер күзле Ләйсән кинәт кычкырып җибәрде:

— Карагыз әле, карагыз, нинди көтү бу? Нәрсә көтүе?

Ике экипаж берьюлы иллюминаторларга ябырылды. Аста боргаланып аккан тау елгасы үзәнендә кара төстәге бер зур төркем китеп бара. Менә, кояш нурлары үзәнне яктыртты: очкычтагылар аһ иттеләр: үзән буйлап ялтыр терекөмеш ташкыны агып бара! Очкычлар тагын да түбәнгәрк төште. Бар да бинокльләргә текәлде.

-— Ниндидер панцирлы җәнлекләр, - дип куйды Ләйсән.

— Юк, болар панцирлы җәнлекләр түгел, ә иртән мин күргән роботлар,- дип җаваплады Әлфия.

— Кая юнәлде инде болар?

— Кая булсын, безнең арттандыр инде. Очкычлар киткән юнәлешне искә алып калганнар да, хәзер шунда китеп барулары.

Беренче карауга акрын гына хәрәкәт итәләр кебек тоелса да, төркем шактый гына тизлек белән бара иде.

— Болай булса болар иртәнге ашка безнең лагерьга барып та җитәр. Азат абыйга хәбәр бирергә кирәк, кунакларга сый әзерләтсен, - дип шаярып әйтеп куйды Айдар. Аның тынычлыгы барсына да күчте, киеренкелек азга гына булса да кимегән кебек булды. Шундый ул Айдар, иң авыр вакытта да шат күңеллелеген югалтмый, бер кызык нәрсә әйтеп куя. Шәп малай ул. Мөнир абый аңа каршы төште:

— Юк, алай ук тиз булмас, Айдар. Мин тизлекләрне чагыштырып исәпләдем: болар, бер дә ял итмичә, туктаусыз шушы тизлек белән хәрәкәт итсә, безнең лагерьга иртәгә төштән соң, сәгать бишләр тирәсенә килеп җитәчәк.

— Бу затлар безне күрә микән?- бу сорауны арттагы экипаждан Тимур бирде.

— Кыланышларына караганда, алар безне күрми дияр идем мин, - дип белдерде Илдус алдагы очкычтан. - Әнә бит ничек тыныч кына бер тизлек белән генә баралар. Шулай да саклык чаралары күрү зыян итмәс. Эз яздыру йөзеннән башта сулга борылыйк, аннан бераз уңга һәм артка. Күзләреннән югалгач лагерьга очарбыз.

Шулай иттеләр дә. Афәтнең якынлашуын лагерьдагыларга юлдан ук хәбәр иткәнлектән, бар да аларны очу аланында көтеп тора иде. Күзләрендә сорау: ни эшләргә? Әлбәттә, бар да очкычларга төялеп, шул ук минутта һавага күтәрелә ала. Ләкин аннан соң ни эшләрләр. Кая барырлар? Барыр җир табылыр да ул... Әмма бу яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымы малайлар лагерын да шулай ук турап куйса, аннан өченчесен, дүртенчесен... Юк, болай гына котылып булмас кебек бу затлардан, тәки җир йөзендә берни калдырмый ваклап-турап куярлар...

Куркуга, шомга бирелмичә кичке ашны ашап алырга карар иттеләр.

Кичке аштан соң да һәркем эш белән мәшгуль булды. Хуҗалык эшчеләре бүлеге хәзер үк юлга чыгып китәргә кирәк булса дип, иң кирәк әйберләрне бер урынга туплап тартмаларга, сандыкларга тутыра башлады. Китапханәне дә җыеп тартмаларга тутырып куйдылар. Күзәтчеләр бер –берсен алмаштырып тирә-якны күзәтүләрен дәвам итте. Лабораториядәгеләр суның, туфракның, һаваның барлык күрсәткечләре дә шул көе калганлыгын ачыклады һәм бу мәгълүматны барысына да хәбәр итте. Җиңел сулап куйдылар. Иртәгә бу котылгысыз афәтне каршы алырга кирәк булачагын уйлап, йокы бүлмәләренә таралдылар.

 

Төнге бәхәс

Җитәкчедән башлап пешекчегә кадәр бар да бер уй белән мәшгуль: боларны ничек җиңәргә? Аеруча беренче отряд малайлары янды бу уй белән: ни дә булса уйлап тапмыйча күзләренә йокы кермәячәк инде бүген... Ярый, кызлар шундый халык, - дип фикер йөртте малайлар, булдырганнар - качып котылганнар... Әмма малайлар һәм ирләрдән торган командага шул яэҗүҗ-мәэҗүҗләргә күрәләтә тагын бер лагерьны ташлап калдыру бер дә килешмәс... Иптәшләре йоклап киткәнен көчкә көтеп алган Рафаил белән Тимур шушы уйлар белән Мөнир яшәгән бүлмә ишеген шакыды. Ишекне Марат абый ачты. Бүлмәдә Мөнирдән тыш Илдус белән Айдар, Әлфия белән Гөлшат утыра.

— Нәрсә, сезне дә йокы алмыймы? - диде Мөнир көлеп.

— Ә без йокларга уйламадык та, - диде Рафаил дусларына карап.

— Я, ничек, берәр нәрсә уйлап таба алмадыгызмы? - дип сорады Марат абый малайларга карап.

— Юк шул, башка бернинди дә юньле фикер килмәде. - Айдарның тавышы өметсез иде.

— Билгесезлек – менә иң начар нәрсә шул, - диде укытучылары.- Бу затларның кемгә дошман, кемгә дус икәнен билгесез. Акыл-сәләт яклары ни дәрәҗәдә? Бик акыллылармы, әллә кушылганны гына үтиләрме? Ифрат та көчле икәнлекләрен аңлавы җиңел. Нинди катлаулы корылмаларны, күпме җиһазны, ә алар арасында ниндие генә юк, барсын да турый алган ич боларның “турагычлары”, - Марат абый көлемсерәде, - димәк, гаятъ каты материалдан ясалганлыгын сабый да аңлар.

— Ә бәлки алар берәр нинди өстәмә көч кулланадыр, башта материалны йомшарта, аннан турыйдыр, кем белсен, - монысын Рафаил әйтте.

— Андый сәләтләре булгач, нигә соң барысын бергә эретеп, укмаштырып кына куймаганнар? - диде Әлфия аңа каршы.

— Ә искә алдыгызмы соң, лаборатория анализларын? Минем уемча ул туралган “токмач” эчендә 1 генә мыскал да тимер юк бит! - Моны әйтүче Айдарга шаккатып төбәлде бүлмәдәгеләр. Әйе шул! “Токмач” арасында тимернең иң кечкенә кисәге дә юк иде бит. Яңадан химикның анализ нәтиҗәләрен барладылар. Анда да “Составта нинди дә булса металл юк.” -дип акка кара белән язылган. Менә сиңа Айдар! Бу көтелмәгән ачышка бераз хәйран калып торгач, бүгенгә йокларга уйладылар. Иртән торуга теге “көтү”не табып, ничек тә якыннанрак танышырга карар иттеләр. Шуннан артыкка бүген башлары җитмәде. Бәлки, Тимур әйтмешли, якыннанрак танышу өчен берәр “тел” дә алып кайтып булыр. Ул вакытта инде күп нәрсә ачыкланачак. Көрәшергә кирәксә, көрәш ысулын да сайларга була. Уйларына чумган көе йокы бүлмәләренә таралдылар.

 

Күзәтчеләр

Таң атуга кичәге экипажлар тагын һавага күтәрелде. Саклык белән генә очтылар. Эз югалту өчен үзәнне ерактан ук урап үтеп арт якларыннан төштеләр. Әнә “көтү”. Узган юлларын исәпләгәч шул ачыкланды: бу токым төнлә йоклап ятмаган, ә шул бер темпта барган да барган. Әйе, арымас–талмас затлар белән эш итәргә туры киләчәге аңлашылды хәзер. Арттан килгән Рафаил үзәндә ялтырап яткан вак предметларны шәйләде. Алдагы экипажларга моны хәбәр иттеләр.

— Төшеп карарга кирәк булыр бу нәрсәләрне, - дип белдерде бүген дә алдагы экипажда урын алган Мөнир.

— Мин дә шулай уйлыйм, - диде Марат абый икенче очкычтан. Ике җитәкче бераз киңәш итеп алды. Икенче очкыч белән идарә итүне Тимурга калдырып, Марат абый белән Рафаил сакланып кына җиргә төште. Башлап “көтү” үткән юлны тикшерделәр. Футбол уйнаучыларның аяк киеме эзенә охшаш эзләр үзәндә киң җәелгән. Эзләренә караганда, көтү тәртипсез хәрәкәт итмәгән, ә рәт-рәт тезелеп барган. Шулай да рәтләрнең бозылган урыннары да бар. Бер шундый урынны искә алдылар: монда җир нык тапталган-әйтерсең бер кечкенә төркем җыелып ни турындадыр киңәшләшкән, сөйләшкән.

— Бу урында нидер булган, ниндидер хәлне бергәләп ачыклаганнар инде болар, - диде Марат абый.

Аннан һавадан күренгән кара төстәге ят предметка таба атладылар. Башта таяк белән төрткәләп-суккалап карадылар, аннан инде якын килеп кулларына алдылар. Зәңгәрләнеп торган кара торба кисәге кебек кенә тоелса да, торбаның эче буш түгел, аннан төрле төстәге нечкә генә тимерчыбыклар, кояш яктысында берчә яшкельт, берчә көрән төскә кереп ялтыраучы пластинкалар күренеп тора. Берничә адым арырак тагын шул рәвешле,әмма, берсе бераз озынрак, берсе кыскарак тагын ике металл кисәге табып алдылар. Башка ят әйбер күренмәде. Очкычка күтәрелеп, алдагы экипажлар белән сөйләштеләр. Арырак очып китеп, җиргә төшәргә һәм мөмкин кадәр якынрак килеп, көтүне ныклап күзәтергә булдылар. Әле үзләрен дә белдертмәскә кирәк.

Шулай эшләделәр дә. Еракта тау артында очкычлардан төштеләр, сырт аша чыгып күзәтергә җайлы урыннар әзерләп, кулларына бинокльләрен алдылар. Менә “көтү” күренде. Шактый тәртипле киләләр, тезелгәннәр. Шулай да колоннаның берничә урынында бушлыклар бар. Нәрсә булыр бу? Андагыларга ни булган? Ни өчен ул урыннар буш? Шулай тиешме, әллә икенче бер сәбәп бармы? Тора-бара бу сорауларга җавап табылды.

 

Роботларның сәер кыланышлары

Менә колонна кинәт шып туктады. Аның бер кырыена 4-5 зат бергә җыелды, нидер сөйләшкән кебек бер-беренә карашты, кул сымак нәрсәләре белән нидер ишарәләде. Ике минут үтмәгәндер, төркем таралды. Колонна тагын кузгалып китте. Әмма колоннаның тышкы ягындагы рәттә бер урын буш калды. Күзәтүчеләр “көтү” тау артына югалганчы көчкә генә чыдап торды. Дәррәү тегеләр җыелып торган урынга чаптылар. Менә, тегеләрнең җыелып торган урыны. Менә таптанып торганнар. Аяк астындагы вак ташларны, үләннәрне бармаклары белән берәмтекләп актардылар, берни юк. Нәрсә табылырга тиешлеген дә белмәгән көе, тик ниндидер бер ят нәрсәнең һичшиксез табылырына өмет итеп, барлык ярыкларны тикшерделәр. Тырышлык бушка булмады. Бер йока гына яшкельт төстәге металл кисәге тапты үткер күзле Ләйсән.

— Болар чыннан да бер-берсен ашыйлар, - дип нәтиҗә ясаган кебек әйтеп куйды куйды Илдус.

— Нигә алай уйлыйсың?

— Менә бит, карагыз: туктадылар — димәк нидер булган. Бер урынга җыелдылар, киңәшер өчендер инде ансы.

— Әйе шул, алай булырга бик мөмкин, - диде бар нәрсәдә дә дусына үзенә ышангандай ышана торган саф күңелле Айдар.

— Ә аннан берсен ашап та куйдылармы? - Тимур көлде.

— Ә нигә? Ашарлар да. Ашамасалар кая булды соң ул, урыны буш калды бит?

— Ә ни өчен ашаганнар?

— Бәлки ватылгандыр?

— Хәле беткәндер?

— Вакыты чыккандыр?

— Тирә-яктагылары “ачыкканнардыр”. - Ләйсән шулай диюгә барысы да шаркылдап көлеп җибәрде. Хәтта һәрвакыт диярлек җитдилеген саклап кала алган Марат абыйлары да күзләреннән яшь чыкканчы көлде. Барысының бердән кәефе күтәрелде. Югыйсә бу котылгысыз афәтне җиңү әмәле таба алмаудан гаҗизланып, күңел төшенкелегенә бирелә башлаган иде кайберләре.

Тагын төрле-төрле фикерләр яңгырады. Әйе, күрүләренчә бу затларның кыланышы сәер, һич көтелмәгәнчә булып чыга? Җирдәге корылмаларны, нинди материалдан ясалса да токмач кебек турап ташлыйлар, ә менә металл әйберләрне һәм бер-берсен “ашап” куялар... Нигә алай итәләр?... Һич баш җитәрлек түгел.

— Ә бәлки үзләренең барлыгын җирдәгеләргә белдермәс өчендер? - монысын Әлфия әйтеп салды.

— Ә нигә? Шулай булырга бик мөмкин, - дип җөпләде аны Марат абый.

 

“Тел алу” булмаячак

Бу затларга якынаю куркыныч. Тимурның “тел”алу уе кире кагылды. Ике экипажны күзәтүгә калдырып, алдагы икесе лагерьга кайтты. Табышларны лабораториядә тикшерергә кирәк иде. Тикшерделәр: металларның составы бик катлаулы. Әйтелгән фаразларны искә алып бу торбалар роботларның кул һәм аяк кисәкләредер дигән нәтиҗә ясалды. Материал үтә каты. Берни белән дә реакциягә керми. Аларны лабораториядә тагын да тикшерергә калдырдылар. Шомлы тынлык урнашты. Экологик һәлакәт алдында торган Җир планетасында тормыш итүе болай да җиңел түгел иде, инде чит-ятлар да һөҗүм итсә бик авырга туры киләчәк. Әле нинди читләр диген — барын да кырып-себереп ашап куючы туймас тамаклар...

Әмма күптән түгел генә тирә-якны су агулану афәтеннән коткару әмәлен тапкан тәвәккәл үсмерләр бирешергә уйламады да. Ул вакытта Изге Чишмә ярдәме белән котылдылар һәлакәттән. Балалар ышана: алар Җир кешеләре, үз җирләрендә. Туган-үскән җирләреннән, суыннан, күгеннән, алай гына да түгел, һәрбер агачыннан, ташыннан да ярдәм таба алачакларына аларның иманы камил. Туган җир кодрәтле. Табигать борын заманнардан үз-үзен сакларга сәләтле булганын күп тапкырлар исбатлады инде. Әмма кешеләр... Әйе, кайсыбер кешеләрнең туган җирләренә ваемсыз-саксыз карашы күп вакыт һәлакәт сәбәбе булып тора. Ә менә безнең дусларыбызның әти-әниләре планетаның төрле ерак почмакларына яки башка планеталарда экспедицияләрдә. Эзләнүчән табигатьле, миһербанлы кешеләрнең балалары да үзләренә охшап шулай ук Җирне саклап калу өчен тырышлык сала. Юк, бу малайлар һәм кызлар авырлыктан курыкмый. Мәктәптә укыганда да, каникул вакытында ял иткәндә дә Җир турындагы белемнәрен арттыру өчен барын да эшлиләр. Җәен-кышын табигатьне өйрәнәләр, хайван-җәнлекләрнең тормышын күзәтәләр. Шул рәвешле туган планеталары турында белемнәрен арттыралар. Авырлык килгән саен көрәшкә үҗәтләнебрәк, чәмләнебрәк тотыналар.

 

Әлбәттә җиңәргә

Әле дә шулай булды. Беркем дә кул салындырып утырырга уйламады — бу афәтне җиңәргә карар иттеләр. Теге вакыт әмәле табылды бит, хәзер дә бер юл табылыр дип, һәркем бу хәлдән чыгу өмете белән янды, бар белгәнен эшкә җигеп уйларга, исәпләргә тотынды. Иң беренче максат: лагерьны саклап калу әмәлен табарга. Бу “көтү”не икенче якка юнәлтеп җибәрсәң, лагерьга тиз генә килеп җитә алмас иде, тик бу затларга ничек тәэсир итәргә?... Моны әлегә беркем дә белми. Ят планетадан килгән яки ятлар тарафыннан уйлап табылган бу коточкыч төркемне килгән юлыннан яздыру җиңелдән булмас. Иң мөһиме — вакыт җитмәячәк. Бу комсыз затлар ул арада лагерьга килеп җитәчәк. Икенче якка җибәрү дә уңышлы уй түгел — башка җиргә барып та шул зыянны салачаклар бит болар. Юк инде, бер яклаучысыз кешеләр яки хайваннар өстенә җибәреп булмый бу афәтне... Бу затларның кешегә тию-тимәве әле билгеле түгел, әмма кешеләргә карата дуслык хисләре белән яналардыр дип уйларга да нигез аз.

Болар ничек хәрәкәт итәләр икән соң, белеп баралармы? Әллә юлда очраклы туры килеп кенә турап куйдылармы күршедәге кызлар лагерын? Шушы сораулар белән мәшгуль булып торганда наушникларда күзәтерга калган төркемнән Энҗенең тавышы яңгырады.

— Төркем туктады, - диде Энҗе. - Менә, дәррәү кулларын өскә күтәрделәр... (Шулвакыт наушникларда көчле шатырдау булып алды). - Бер минут дигәндәй тордылар да... сулга борылып киттеләр.

— Анда нәрсә күренә? – Мөнир абыйның соравы үтә борчулы иде.

— Тау үзәнендә фермер хуҗалыгы урнашкан. Шунда юнәлделәр... Менә елгага төштеләр, аргы ярга чыктылар.

— Димәк аларның юнәлешен кемдер билгели, кеше яшәгән җирләр турында хәбәр бирә, - диде Мөнир абый Энҗе сөйләп бетерүгә. - Рафаил кайда?

— Алар фермерга хәбәр итәргә очты.

— Фермерның мал-туары да бардыр бит әле,- дип уйланып әйтеп куйды Айдар.

— Үзен һәм гаиләсен коткарып калырга тырышырга кирәк иң беренче эш итеп. Өлгерә алсак малларын да коткарырга тырышырбыз әлбәттә, - диде Энҗе җавапка. - Без һавадан күзәтеп торудан башка ярдәм итә алмыйбыз әлегә. Безгә Марат абый шулай кушты. Һәм сезнең белән бәйләнештә булырга тиешбез.

— Я, сөйләгез, ни күрәсез.

— Рафаил белән Марат абый фермерны, балаларын, хатынын өйдән алып чыкты. Ай аллам, аларның кечкенә балалары да бар!

— Ни зурлыкта?

— Берсе– әнисе кулында. Икенчесе дә кечкенә, 3 яшьләр чамасы гына — анысын әтисе күтәргән. Бик матур этләре дә ияргән. Анысы зур улларыннан ерак китми.

— Зур бала ничә яшьләрдә?

— 12-13 яшьләр булыр. Марат абый белән Рафаил кечкенә балалары белән хатынны очкычка утыртты, калганнар сыймый инде. Фермер зур улын да утыртырга тели, тик анысы ризалашмады ахры, этен ияртеп тау артына йөгерде. Тимур лагерьга очты. Каршы алыгыз...

 

Ферма кыйратылды

Менә фермер белән улы, Марат абый һәм Рафаил бергәләп тау артына яшеренде. Теге “көтү” ферма ихатасына кереп тулды. Икегә бүленеп, берсе мал утарына таба, икенчесе өйгә юнәлде.

— Карагыз әле, карагыз! Болар сыерларга бармак кебек әйберләре белән бер генә төртә, маллар егыла бара. Менә зур үгез торган аран янына якынаялар. Үгез котыра. Аяклары белән җирне тырный... Әһә, ниһаять аранны бәреп чыкты да чапты яланга, тегеләр моны тоталмый да тоталмый инде. Азрак артыннан чабып карадылар да кире борылдылар.

— Хәзер ни эшлиләр?

— Болар монда бөтен малны кырып бетерде, ә күгәрченнәре һәм мәчесенә зарар сала алмады. Күгәрченнәр тирә-якка очып таралды, ә мәче прожектор баганасына менеп утырды. Әй, карагыз әле, болар чыннан да бар нәрсәне ашый башлады. Артларыннан салам вагы коелган кебек коелып бара. Менә ,ай-яй-яй, мәче утырган баганага да чират җитте!.. Аударсалар мәче әрәм була!.. Без очтык! Мәчене коткарырга!

Элемтә өзелде, чөнки кызлар барлык дөньяларын онытып мәчене коткарырга очты. Берничә убыр зат багана төбенә килеп җитүгә, очкыч багана өстендә әйләнә башлады. Ләйсән очкыч тәрәзәсеннән башын сузып чакыруга, мәче өскә карады. Баскыч төшерделәр. Коты алынган мәче шунда ук җеп баскычтан өскә үрмәләде. Тәрәзәдән сикереп кереп, Ләйсәннең утыргычы астына ук кереп тә китте.

— Әй, мескенкәем! Ничек курыккан!

Ераккарак очып китеп тагын җиргә күз салдылар... Теге комсызлар ярты ферманы ваклап бетереп ята. Якыннанрак караган Марат абый белән Рафаилга хәзер бу убырларның ничек “ашаганнары” да ачык күренә. Боларның башында тоташ шлем булса, “ашаганда” бу шлем ике якка ачыла һәм аннан турагыч пәйда була. Роботлар гәүдәсенең алгы ягындагы панцирь ике якка ачылгач, анда тагын да куәтлерәк турагыч урнашканлыгы күренә. Кул ролен үтәгән торбалардан да пычак сыман үткен пластинкалар чыга. Бар да аңлашылды — бу роботлар тоташ турагычтан гына тора. Һәм бу турагычлар гаять каты материалдан эшләнгән дип уйларга тулы нигез бар. Юлларында нинди корылма очраса да — агачмы, тимер яки ташмы барын да вата-ваклый бу турагычлар. Очкыннар гына сибелеп кала тирә-якка. Каралтыларны, трактор-комбайннарны тураганда кайсыбер затларның җимерекләр астында калганлыгы да күренеп кала. Ләкин “ашап” барган күпчелек артыннан металлдан кала бар нәрсә дә салам кебек вакланып кала.

Тау артыннан боларны карап торган фермер ничәмә-ничә буын тырышып салган хезмәтнең шулай тиз рәвештә юкка чыкканлыгына шаккатып, рәнҗеп басып тора. Аның күзләрендә яшь. Ә улы йодрыкларын кыскан, күз нурлары белән бу вәхши өерне көйдерердәй булып текәлгән.

Алар куркынычларны моңа кадәр дә күп татыдылар: кар бураны күмеп киткән очракларны да, су басу афәтләрен да үткәрделәр, малларына ерткыч җәнлекләр дә зыян салды. Әмма бу рәвешле салкын кан белән бер сәгать эчендә яшәгән йортыңның, үз кулың белән төзегән каралты-кураңның җир белән тигезләнүе аларның башларына да сыймый торган хәл иде. Бигрәк тә үз кулың белән ашатып-эчертеп тәрбияләгән, ничәмә еллар сиңа файда китергән мал-туар кызганыч. Алар аптырап югалып калды.

Тимурның очкычы лагерьдан кире килгәндә “көтү” ферманы ашап бетереп килә иде. Бар да очкычка күтәрелде.

Безнең дә басуга ашлама сибә торган очкычыбыз бар иде, әнә теге кырыйдагы зур сарайда, - малай бармагы белән түбәнгә күрсәтте, тик бу вакытта анда очкыч торырлык сарай гына түгел, вак-төяк каралты да җир белән тигезләнеп килә иде. Ферманы ашап бетергәч боларның ни кылачак икәнен белергә кирәк булганлыктан, һавадан гына күзәтүне дәвам иттеләр. Менә “көтү” ферманы тәмамлап куйды. Билгесез затлар бер җиргә җыелды, рәт-рәт булып тезелешеп басты. Бар да уң “кулын” югары күтәрде. Очкычлар тиз генә тау артына яшеренде, белмәссең боларны, әллә нинди көчләргә ия булсалар... Наушникларда көчле шатырдау тавышы колакларны томалады, күз алларында төрле төстәге яшен чаткылары уйнаган кебек булды. Рульдәге Энҗе белән Тимур көчкә генә тигезлекне саклап кала алды. Тагын да ераккарак китеп торырга мәҗбүр иделәр алар.

 

Роботлар белән кем идарә итә соң?

— Ниндидер сигнал килде инде боларга күктән? – дип әйтеп куйды Ләйсән.

— Ә нигә күктән дип уйлыйсың? -дип сорады Энҗе.

— Үзең уйлап кара соң. Биек таулар арасындагы үзәнгә хәбәрне күктән тапшыруы иң ансат юл. Аннан бит бу затларның ясалган материалы да гадәти түгел, алар башка планетадан килгән яки китерелгән булырга мөмкин. Шулай булгач хәбәрне дә күктән-үз планеталарыннан яки иярченнәреннән, яки космик аппаратларыннан көтәләр. Һәм ул хәбәр яки күрсәтмә килде дә ахры. Күрәсеңме?

Энҗе түбәнгә күз салды. Тегеләр тезелгән көе,барысы берьюлы уңга борылды һәм килгән юлларына төште. Шунысы сизелде, болар хәзер баягыдан тизрәк, хәтта ки бик тиз хәрәкәт итә башладылар.

— Ашагач хәл керде боларга, - дип әйтеп куйды Рафаил.

— Кара әле, чыннан да шәбәйделәр бит болар, - дип билгеләде Марат абый да. - Чыннан да, ашагач көч кергән кебек боларга.

— Ә бәлки алар шул рәвешле үзләренең энергияләрен тулыландыралардыр. Үз-үзләрен энергия белән тәэмин итүгә көйләнгән булсалар, бу һич тә гаҗәп хәл түгел. - Монысын алдагы экипаждагы Энҗе әйтте.

Тынып калдылар. Һәлакәтнең зурлыгы ачык!.. Уйлаганнары дөрескә чыкса, бу затлар Җир өстендә эшкәртеп, турап ташларга материал бар чагында бернинди энергиягә мохтаҗлык кичерми-нитми менә дигән иттереп яшәргә көйләнелгән. Бары тик якындагы азыкның кайсы юнәлештә икәнен генә белдерәсе боларга, һәм, вассәләм. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек барып та җитәләр, ашап та китәләр.

 

Мәңгелек двигательме? Түгел!

— Җир йөзендә мәңгелек двигатель уйлап табылмаган иде, болар шул булып чыгамыни соң?- дип сорады Энҗе.

— Мәңгелек үк түгел инде бу двигатель әлбәттә, җирдә төрле корылмалар беткәнче генә. Мәңгелек булмаса да, хәтсез вакыт үтәр әле. Җирдә тормыш шактый алга китте бит.

— Ярый ла бу көтү шушында гына булса, ә берьюлы берничә җирдән һөҗүм булса? - , монысын әлегә кадәр дәшми генә килгән Ләйсән әйтеп салды.

— Һәй, туктагыз әле! Бу “көтү”нең юлындагы чираттагы объект — безнең лагерь түгелме соң?! Ничек котылырга болардан, менә шуны уйлагыз! - диде Тимур ачыргаланып. - Башта мондагысыннан үзебезнең лагерьны коткарыйк, аннан башкаларны карарбыз. Исән кала алсак...

Тимурга җавап бирүче булмады.

Лагерьга кайтып төштеләр. Фермерның гаиләсен аерым бүлмәгә урнаштырырга күрсәтмә бирелде. Зур уллары үзен коткарган Рафаил белән Тимур яныннан китәргә теләмәсә дә, гаиләсенә кушылырга мәҗбүр булды. Гаиләне урнаштырырга, кечкенәләрне сакларга кирәк. Тиз генә коткару эшләре таләп ителсә, син анда кирәгрәк. Соңрак сине төркемгә алачакбыз, дип ышандырдылар аны. Ул арада артларыннан бер төркем күгәрченнәре дә очып килеп төште. Әйе, кошларга буе җитми бу адәм тәганәләренең. Җирне генә корыталар. Ике күгәрчен Ринатның иңбашына күнаклап нидер сөйләгән кебек гөрли дә башлады.

— Алар өйрәтелгән күгәрченнәр, менә икесе миндә, -диде фермер. Ерак араларга киткәндә без алар ярдәмендә аралашабыз.

— Менә әй. Шушы заманда да шулай гади итеп яшәсен әле кешеләр! - лагерьдагылар исләре китеп баш чайкады.

Тамак ялгап алу белән тагын уку бүлмәсенә җыелды мобиль төркем. Очкычларга утырып бергәләп качып китү — иң җайлысы. Тик бу малайларны гына түгел, хәзер инде кызларны да кызыктырмый. Аларның бу вәхши өерне юк итәсе, җиргә килгән афәтне туктатасы килә. Алар да сакламагач, бу җирне кем саклый?! Әлбәттә әти-әниләре бик белемле, аларга хәбәр иткәндә берәр чыгу юлы тәкъдим итәрләр, бәлки кайтып та төшәрләр иде. Балаларына куркыныч янаганын белгән нинди кеше ул-кызын якларга ашкынмас. Ләкин лагерьдагылар да төшеп калганнардан түгел: кулларында күпме ысул, башларында күпме белем, күпме үзләштерелгән һөнәр. Аннан ата-аналарга хәбәр итүдән файда аз, алар кайтып җиткәнче бу урында ваклап туралган токмач аланы гына калачак. Шуңа күрә бу фикер телгә килгәнче үк кире кагылды.

 

Бу афәттән ничек котылырга?

— Боларга бирелгән күрсәтмәне берәр ничек кире якка үзгәртеп булмас микән? Илдус, Әлфия? Берәр нәрсә уйлап табыйк инде, башка якка борып җибәрик бу көтүне, - дусларына өмет тулы карашын төбәп Айдар әйтте моны.

— Әйе, тагын берәр ферманы, я берәр заводны ашасыннар инде, әйеме синеңчә? – Рафаил кызып Айдарга каршы төште.

— Мин үзем дә нәкъ шуны уйлап тора идем әле, - диде Илдус.- Ә нигә заводка я фермага? Нигә башка урынга түгел? Мәсәлән, берәр ташландык шахтага. Кертеп җибәрергә дә, тик ашасыннар, кызганыч түгел. Аннан күз күрер, ни дә булса уйлап табарга туры килер, ә бәлки шул көе дә котылып булыр... Үсмернең күзләре ялтырап китте: башына бер-бер хикмәтле уй-фикер килсә шулай кабынып китә ул.

— Ә якын-тирәдә андый шахта бармы соң? – дип кызыксынды Энҗе. Кыяфәтләренә карасаң, Ләйсән белән икесе күптән бу куркыныч көтүне куып илтеп шахтага кертердәй булып тора. Картага текәлделәр — шахта бар, тик бу убырларның килгән юлында түгел. Бераз уңга борылып чакрым ярым тирәсе ераклыкта. Тау сыртлары бетүгә тыныч ага башлаган елга тигезлеккә килеп чыгачак. Уңга борылып азрак барсаң — ташландык шахта. Малайларның тирә-якны өйрәнгән булулары тагын ярап куйды. Тик бу “көтү”не ничек анда борырга? Чакрым ярым арадан ничек, ни белән алдатып алып барырга. Тагын бәхәс башланды.

— Боларны азык белән алдатырга кирәк!

— Нинди азык? Каян алырга?

— Ничек инде кайдан?! Лагерьдан ташыйк. Тимер, пластик.

— Каралтыларны сүтепме?

— Билгеле инде. Сүтәбез дә очкычларга тагып шахтага таба юнәлешкә тезеп салабыз. Ашый-ашый барырлар да шахтага кереп тә тулырлар, анда кергәч тимер-томыр җитәрлек. Ай-яй, чакрым ярым арага җитәрлек итеп ташып өлгертү бик икеле.

— Их, монда берәр көтү мал булса... - монысын малайлар янына бая ук килеп баскан фермер малае Ринат әйтте.

Шулвакыт бәхәсне сүзсез генә тыңлап торган Мөнир кулын күтәрде.

 

Мөнирнең дуслары

— Туктагыз әле, дусларым. Ринатның бу сүзләреннән соң минем башка бер фикер килде. Тыңлагыз әле... Бу затлардан котылырга минем дуслар ярдәм итәчәк безгә. Һәм бер генә мал да юкка әрәм булмаячак.

Мөнир чак кына уйланып торды, аннан бер карарга килгәндәй җиңел итеп:

— Әйдәгез әле минем арттан, - дип барысын да ияртеп уку бүлмәсеннән чыгып китте. Очу аланын үтеп, лагерь читенә чыгып бастылар. Мөнир төркемнән аерылып берничә адым алгарак басты. Кесәсеннән җыйнак кына итеп эшләнгән мөгез чыгарды. Бар да кодрәтле бер тылсым көткәндәй аңа төбәлде.

Әйе, бу серле кешене алар һаман да белеп бетерә алганнары юк. Үсемлекләр, бөҗәкләр, җәнлекләр белән син дә мин мөгамәлә итә торган укытучылары аларны вакыт-вакыт шулай шаккатырып кына тора. Яфрак-агачларның сулышын тоеп, җил белән сөйләшә алганын күргәннәре булса да, бу дуслары кем икәнлеген бар да өметләнеп түземсезләнеп көтте.

— Дусларыбызны чакырып карыйк әле, бәлки алар ярдәм итә алыр безгә. - Мөнир абый мөгезгә өрде. Матур мөгез тавышы яңгырады. Бер, ике, өч... дигәндә каршы урман ягыннан нечкә генә сызгыру ишетелде. Озак та үтмәде лагерьдан ерак булмаган урман алдында бер төркем ниндидер кешеләр пәйда булды. Алар шатланып сикергәләп лагерьга якынлаштылар. Хәзер бар да күрде: кеше дип әллә ни әйтерлеге булмаса да, болар кешегә шактый ошаган иде. Тик кул-аяклары бик озын. Үзләре киемсез. Тоташ йон белән капланганнар, маңгайларында мөгезләре дә бар..

— Бәй, шүрәлеләр ич болар, безнең дуслар! - Айдар шатланып кычкырып җибәрде. Малайлар иске дусларын күргәндәй шатландылар, кызлар гына мондый ятларны беренче күрүләре булганга, шикләнеп артка чигенделәр.

— Боларны үтертәбезмени инде ул хәшәрәтләрдән? Тапкансыз уйлап... - Тимур елардай булып Мөниргә карады.

— Юк, әлбәттә. Тынычлан,Тимур, курыкма. Ни эшләп аларны әрәм иттерик ди. Ә алар безгә ярдәм итә алыр. Әлбәттә без тиз-тиз генә тиешле чаралар күрсәк аларга бер зыян да килмәс, - дип тынычландырды Мөнир балаларны..

Ул арада шүрәлеләр Мөнирне сырып алдылар, кеткелдәп көлә-көлә ниләрдер сөйләгәндәй итенделәр. Бармак-тармакларын сузгалап малайларга, кызларга караштырдылар. Ләкин Мөнир аларга җитди рәвештә нәрсәдер аңлаткач (бу телне әлбәттә шүрәлеләрдән башка беркем дә аңламады) тынып калдылар. Малайлар авызларын ачып шаккатып торган кызларга бу яңалыкны тиз-тиз генә аңлатып бирде. Озын итеп сөйләргә вакытлары юк иде. Ә бу дуслары турында алар бик-бик озак та сөйли алыр иде. Менә нәрсә сөйләр иде алар.

 

Беренче очрашу.

Үткән ел өйрәнүләр вакытында лагерьга яңа гына килгән ике шук малай Алмаз белән Илһам өйрәнүләрдән соң ангарда яшеренеп калган. Очкычта үзләре генә очып карамакчы булып, һавага күтәрелгәннәр. Күтәрелүен күтәрелгәннәр дә, очкычны ничек җиргә утыртырга кирәклеген онытып җибәргәннәр. Рычагларның әле берсен, әле икенчесен тарткалый торгач, очкыч куе урман уртасына кереп бер чокырга борыны белән кадалган. Бәхетләренә каршы, сазлыкка эләккәннәр. Кабина бөтенләе белән сазлыкка чумгач гел караңгы булып китте, дип сөйләде соңыннан Алмаз. Тәрәзә-ишекләргә зыян килмәгән, су керерлек түгел. Кислород та җитәрлек әлегә. Ярар, иптәшләр килеп табып алыр әле дип шым гына тордык төн узганчы. Курку белән башта йоклый алмадык, таңга таба арып йоклап киткәнебезне сизми дә калганбыз. Иртән шау-шуга уянсак, исебез китте - очкычыбыз тип-тигез алан уртасында утыра. Тәрәзәнең чистарак бер җиреннән тышка күз салдык: тирә-як кара урман. Очкыч тирәсендә бер төркем җөнтәс кешеләр йөгерешеп йөри. Ыргыйлар, сикерәләр, безгә карап кулларын болгыйлар. Очкычка үрмәләп менеп ишек-тәрәзәләрне ачарга тырышалар, тәрәзәгә таяклар белән сугып ватарга тырышалар. Төшәргә чакырулары инде үзләренчә. Ә безнең куркудан котыбыз ботыбызга төште. Курыктык, чөнки боларның кул-аяклары озын, маңгайларында — мөгез. Илһам еламакчы булып авызын да ачкан иде, шул вакытта болар янына Мөнир килеп чыкты. Артыннан Айдар, Рафаил һәм Марат абый ияргән. Мөнир очкыч канатына менеп басып бу затларга безгә аңлашылмаган телдә нидер аңлатты. И-и-и, тегеләрнең шатлыгын күрсәгез, кош тотканнармы ни. Ул арада калган эзләүчеләр дә килеп җитте. Шунда Мөнир барсына да боларның калын кара урманнарда яшәүче шүрәлеләр икәнен аңлатты.

Мөнирнең шүрәлеләр белән бик күптәннән таныш икәнлеген дустанә мөнәсәбәтләреннән үк аңлаган иде балалар. Шүрәлеләр белән дуслашып алдылар, тик шулай да Мөнир кисәтте: алар кеше төсле булсалар да, бик үк ышанып бетәргә ярамый. Бу затларның аңы сабый бала аңы кебек: берни уйламастан, бер начарлык теләү булмаса да, ялгышып, зарар салырга мөмкин икән. Алар меңләгән еллар шушы урманда көн күргән, аларны үзебезнең янга чакыру кирәкми. Үзләре ияләнгән иркенлектә генә гомер сөрүләре аларга бик яхшы булыр. Алар, Тукай абыегыз әйтмешли, табигать иркәләре. Әйдә, яшәсеннәр иркенлектә, беркемгә буйсынмыйча, беркемнән курыкмыйча.

— Ә берәр куркыныч янаса ни эшләрләр? - Монысын Илһам сорады. Ул инде бер шүрәле малае белән дуслашып ук алган.

— Янамас, - дип юатты аны Мөнир. - Шүрәлеләр үзләре бик куркак. Урманнан бер дә чыкмыйлар. Кеше аягы басмаган, кош та очып кермәслек иң куе урыннарда гына яшиләр. Ә кирәк булганда мин алар белән хәбәрләшә дә алам. Әле сезне дә алар ярдәме белән генә таптык. Шулай булгач, рәхмәт әйтегез яңа дусларыгызга.

Баткан очкычны бергәләп саз үләненнән чистарттылар. Шүрәлеләр дә зур-зур агач яфракларына, учларына салып су ташыган булып ярдәмләшергә тырышып йөрде, үзләре баштанаяк пычранып, юешләнеп бетте. Кеше балаларына ярдәм итү аларга бер зур шатлыклы вакыйга булгандыр инде, бертуктаусыз кеткелдәп көлделәр.

Илназ белән Алмаз янына тәҗрибәле Рафаилны утырттылар, калганнар янәшәдеге зуррак аланда калган очкычлары янына китте. Рафаил кабинага күтәрелүгә Алмаз белән Илназны ару гына шелтәләргә иткән иде дә, тегеләр бармаклары белән җиргә күрсәткәч, пырхылдап көлеп җибәрүдән тыела алмады. Очкычның тик торганнан һавага күтәрелгәнен күргән шүрәлеләр куркып, ике-өч сикерүдә куе урманга кереп эзсез югалды... Менә шундый булган иде бу урман иркәләре белән беренче очрашу.

Хәзер дә, Мөнир уйлавынча, табигатьнең бу иркә җаннары балаларны комсыз яу афәтеннән коткаруда ярдәм итәчәк.

— Тау итәгенә килеп чыккач, аларны шүрәлеләр каршы алса ничек булыр, дип уйладым мин, - диде Мөнир.

Нечкә күңелле Айдар һаман шүрәлеләргә зыян булыр дип куркып укытучыга карады.

— Ә бәлки үзебез генә алдатып йөгерербез алларыннан. Менә мин бик яхшы йөгерәм. Ә Рафаил миннән дә шәбрәк. Озын буйлы Ришат ни тора. Үзебез генә алдалыйк бу вәхшиләрне.

— Айдар, уйлап кара әле, сез шахтага кердегез ди, болар да сезнең арттан тулачак. Каян, ничек чыгарсыз соң сез?

— Ә шүрәлеләр ничек чыгар соң? Алар шахтада калырлармы? Юк мин моңа риза түгел, әйдәгез тимер-томыр ташыйк юлларына. Шуны ашап барып, төшеп китсеннәр шахтага.

-— Айдар, шүрәлеләр сезнең кебек кенә түгел, бик тә көчле һәм җитез. Сикерүен дә алар сездән биегрәк сикерәчәк инде. Минем уемча, шүрәлеләр йөгереп шахтага керә һәм шунда ук терәү баганалары буенча үрмәләп икенче катка менеп китә. Аннан соң чабып бу якка да чыгып өлгерә алачаклар. Күрерсең, аларга бер зыян да килмәячәк.

— Ә без соң шулай ук эшли алмыйбызмыни?- дип нәүмизләнеп сорады Айдар.

— 4-5 метр биеклегендәге шоп-шома баганага менү сезнең өчен җиңел булмаячак. Ә теге убырлар баганаларны вакларга, туракларга ябышса? Юк, малайлар, сезне анда җибәрү куркыныч. Ә шүрәле дусларга бу уен эш кенә. Шулай булгач бәхәсләшмик. Дусларыбызның ихлас ярдәмен кабул итик.

Бар да аңлады: боларның аяк озын, тегеләр кыска аяклары белән мондый йөгерекләрне куып тоту ихтималы бөтенләй юк, шулай булгач тәвәкәлләсәң дә ярыйдыр. Шулай да шүрәлеләрне ярдәмсез калдыру дөрес булмас.

Убыр затлар килгәнче шахтага төшеп утлар кабыздылар, бар җиргә дә күзәтү өчен җайланмалар элделәр. Ерактан торып компьютерлардан күзәтергә мөмкин булсын өчен кирәкле бар эшне дә башкаргач, очкычларга утырып ераккарак киттеләр. Очкычларны җиргә утырттылар, үзләре һәр минут кузгалырга хәзер булган көе экраннарга төбәлде. Мөнир урманнан килгән ярдәмчеләргә үз телләрендә нишләргә кирәклеген аңлатып бирде.

 

Хәйләсез дөнья файдасыз

Роботлар төркеме тигезлеккә килеп чыгуга аларны йөнтәс шүрәлеләр төркеме каршы алды. Фермер хуҗалыгының барлык тимер-томырын ашап хәтсез көч җыйган роботлар бармакларын сузып аларга томырылды. Ләкин, шүрәлеләр дә хәйләкәр, тегеләр бармаклары белән төртергә уйлаганда гына сикереп кача тордылар. Китте куыш! Шүрәлеләрнең аяклары җитез, кыска аяклы роботларга тоттырырга уйламадылар да. Мавыгып киткән роботлар, шүрәлеләр артыннан калмыйча, чабып, шахта авызына да килеп тә җитте. Берәм-берәм шахта авызына кереп югалган шүрәлеләр артыннан ашыгып шахтага тулды. Боларда аң ягы бик такыр икәне, бары өстән бирелгән күрсәтмәгә генә буйсынып эш иткәннәре аңлашылды. Керделәр дә, шүрәле көтүен куганлыкларын онытып, шахтадагы металл корылмаларга ябыштылар. Колакларны тондырырлык тимер-томыр чыңы башланды. Өстәгеләр мониторларга күз салды. Шүрәлеләр шахтага керү белән, Мөнир өйрәткәнчә, терәү баганалары буенча җитез үрмәләп, икенче катка менеп тә җиттеләр, шунда ук чыгу юлына юнәлделәр. Чыгулары булды, лагерь ягына әйләнеп тә карамый, койрыкларын болгый-болгый урманга чаптылар. Шүрәлеләр төркеме урманга кереп югалгач, ике зур шүрәле лагерь ягына карап кул болгады. Балалар бу яктан сикерә-сикерә аларга кул болгады.

— Кара әле, рәхмәт әйткәнне дә көтмәделәр, - Әлфия белән Гөлшат гаҗәпләнеп укытучыга карады.

— Аларга безнең рәхмәт кирәкми. Алар эчкерсез мәхлукләр. Ярдәм итә алганнарына бездән дә бигрәк үзләре шатлана. Табигать шулай бит ул, үзенең балаларына эчкерсез ярдәм итәргә һәрчак әзер. Бары тик кешеләр генә дөрес аңласын аны.

Шүрәлеләрнең бер зыян күрмичә шулай ярдәм итә алганнарына сөенгән балалар тагын экраннарга төбәлде. Ә шахта эчендәге роботлар, әйтерсең шүрәлеләр булмаган да, көтүләре белән аларны кумаганнар да - дөньяларын онытып корылмаларны кыра, ашый.

Нәкъ Илдус уйлаганча килеп чыкты. Болар берни уйламыйча, буйлары җиткән җирдән бар нәрсәне: шахтаны тотып торган баганаларны, ныгытмаларны ашап бетерүгә, өсләренә шахтаның дистәләгән метр калынлыктагы тимер-бетон түбәсе ишелеп төште. Экраннарны тоташ караңгылык каплагач та, котылуга ышанмыйча, бераз күзәтте әле балалар шахтаны. Берәр туймас зат исән калыр да, җир, таш катламын ашап чыгар дип шикләнделәр. Бик озак көттеләр, бер генә хәрәкәт тә сизелмәде, бер шикле тавыш та ишетелмәде. Шуннан соң гына, тирә-якны күзәтү өчен җайланмалар куеп калдырып, лагерьга очтылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: