Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 8

Лилиянең туган көне   Безгә 10-11 яшьләр булгандыр. Классташ кызыбыз Лилия туган көненә чакырды.

Кич белән матур итеп киенеп, шунда киттек. Бераз дулкынландыра. Гомердә беренче тапкыр туган көн мәҗлесенә барабыз бит. Кулда – тартма. Анда өченче ел әнигә бүләк ителгән курчак. Хәзер шуны Лилиягә бүләк итәчәкбез.

Без килгәндә Лилияләргә якынрак торучы Динар белән Рамил телевизор карап утыралар иде инде.

Бәйрәм күңелле үтте. Пилмәнле аш ашадык. Азат магнитофон алып килгән. Алар күрше авыл – Ювастан ат белән килгәннәр. Атны әллә кая гына бәйләп калдырдык, ди.

Магнитофонны кушып, туйганчы биедек. Аннары Лилия танцыга чакырып йөри башлады. Кая ул! Кадакланган шикелле утырабыз. Көндез Азат “Лилия белән танцевать итәм” дип ант иткән иде, шуңа күрәдерме, чыкты кызның каршысына. Әмма ике секунд та әйләнмәделәр, без көлә башлагач, оялып, кире үз урынына атылды. Аннары – уеннар...

Кайтырга чыгып, Лилияләр тыкрыгын күмеп киткән биек кар тавыннан атлаганда Динар ризасызлыгын белдереп куйды:

 – Ну, Алмаз, син киенә башламасаң, кайтмый идек әле...

– Кызык булды, – диде Марат.

 – Аһа... Киләсе елга тагын барабызмы?

 – Чакырса, барырсың...

 

Кинокружок 

Нияз абый оештырган кино түгәрәгенә йөрибез. Дәрестән соң калып, атнага ике мәртәбә физика кабинетына кереп тулабыз.

Мәктәптә “Украина” киноаппараты шушы физика кабинетында гына. Калган кабинетларның бөтенесендә – иске “КПШ-4”. Ләкин ул “КПШ”ларның да күбесе ватык. Безнең классныкы да эшләми, “кинескобын урлаганнар”, ди Разия апа.

Беренче көннәрдә “Украина”ның гомуми төзелеше белән танышып чыктык – кайда усилитель, кайда – динамик... Аннары тасманы корырга өйрәндек. Шулай итеп, киномеханик без хәзер. Соңрак башлангыч классларга берничә тапкыр кино күрсәткәнем булды. “Нахаленок”ның алты сериясен дә үзебезнең класска мин күрсәттем. Тик ялгышлык белән 3нче һәм 4нче серияләренең урыннарын бутаганмын. Сизмәделәр тагын, рәхәтләнеп карадылар.

 

Шахмат ярышлары

Район үзәге Биектауда пионерлар арасында шахмат ярышлары уздырыла икән. Командада 4 малай, 1 кыз булырга тиеш ди. Пионервожатый Миләүшә апа абыемны, мине һәм Азатны чакырып сөйләште, риза булдык. Кызлардан Розалия шахматны яхшы уйный. Безнең яшьтәшләр арасында шахматны әйбәт уйнаучы бүтән юк. Тагын бер малайны каян алырга? Уйлаштык-уйлаштык та, 8нче класста укучы комсомолец, бәләкәй буйлы Искәндәрнең муенына кызыл галстук бәйләп, шуны алып барырга булдык. Искәндәр әйбәт уйный шахматны. Аның яшен кем сорап торсын ди анда...

Уеннар башланды. Безне өйдән әти өйрәтеп җибәргән иде: “Тронул, ходи!” дип әйт”, – диеп. Минем белән уйнаган сары башлы таза малайга ул сүзне биш минут саен әйтеп торырга туры килде.

Финалда Әлдермешләр белән уйнадык. Боларны яхшы шахматчылар диделәр. “Отсагыз, үзегезгә үпкәләгез, Биектаудан чыгып китәсегез бар”, – дип куркытып та куйдылар. Оттык аларны да.

Искәндәрне 5нче класс малае дип уйлаганнар. Галстук килешә тагын үзенә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев