Көмеш кыңгырау

«Интернетсыз балачак» - 7

“Луна-парк”та  Җәйге каникулда класс белән Казанга, Чехословкиядән килгән “Луна-парк”ка экскурсиягә бардык.

Автодром дигән аттракционда озын чират иде. Без, унсигез классташ малай, паркка кергәч таралышып беткән булсак та, ничектер шул автодром янында күбебез очрашты. Малайларга шул машина  кирәк бит инде... Әмма чиратта торырга түземлек җитмәде, Азат качып кына эчкә үтте, аның артыннан – без. Биш-алты малай билетсыз гына машинада йөрдек шулай рәхәтләнеп. Аннары, сизеп алып, безне куып чыгардылар.

“Комната страха”га беренчеләрдән булып Айрат белән Раил керергә булды. Тимер урындыкка утырасы. Ул рельстан йөри. Һәм сине караңгы бүлмәгә алып кереп китә. Анда ниндидер җеннәр, шайтаннар. имеш. Урындык шалтыр-шолтыр эчкә кереп китүгә, түземсезләнеп классташларыбызның чыгуын көтә башладык. Ничегрәк чыгарлар?.. Куркудан өннәре алынган булырмы?.. Менә берзаман ишек ачылып китте һәм авызлары колакка җиткән Айрат белән Раил күренде. Соңыннан гына билгеле булды – караңгы бүлмәдә кеше кулы күренгәч Айрат аны тартып караган һәм “кул” өзелеп чыккан – губка ише нәрсәдән генә ясалган булган икән.

 

Куян фермасы

Мәктәп янына куян фермасы салдылар. Ун баш куян кайтарттылар. Ишек өстенә: “Зур Битаман урта мәктәбенең КУЯН фермасы” дигән такта да кадакладылар.

Озын колакларны график буенча укучылар карый. Июнь аенда чират безгә дә килеп җитте.

Куян фермасы бераз салкынча. Читлекләрдә, борыннарын селкетеп, соры төстәге озын колаклар йөгерешеп йөри. Унысының да исеме бар: “Астра”, “Чернушка”, “Гвоздика”... Кичкә күп ашатасы юк: яшел үлән белән су бирүгә эш бетте безнең.

Кайтып китәргә торганда Данил безне ферманың арткы ягына чакырды:

 – Малайлар, шыпырт кына килегез әле, яшелчә бакчасына караклар кереп килә, – ди бу.

Чыктык. Койма ярыгы аша күзәтәбез: чынлап та өч малай койма башыннан кереп, тиз генә кишер, суган йолкый башлады. 6-7 яшьлекләр. Соңгы вакытта биология укытучысы Разия апа “кишеремне урлыйлар” дип зарлана иде шул. Төрлебез төрле якка сибелешеп, чорнатып алырга булдык боларны. Тегеләр безне күрүгә, күз иярмәс тизлек белән кача башладылар. Без – алар артыннан. Өчнең берсе суга төшкән балык кебек юкка чыкты. Икесе һаман чаба әле. Чүплек чокырына җитәрәк, берсе туктады, хәле бетте, күрәсең. Икенчесе дустын калдырып очты гына.

Туктаганы Казан малае булып чыкты. Җыйган суганын ярты юлда ук ташлап калдырган. Хәзер сүз дә әйтә алмыйча дер-дер калтырап тора. Үзебездән бәләкәйләргә кул күтәрүне түбәнчелек саный идек. Тимәдек. Ә “тәрбия нотыгын” Данил укыды.

 

Скелетлы бүлмә 

Бишенче класста укыйбыз. Безнең классның “өе” – зур мәктәпнең биология кабинеты. Үсмер чакның бөтен маҗаралары шушында узды. Ишек янындагы шкафта төрле коллекцияләр тезелеп киткән: каткан таракандыр, күбәләктер ише нәрсәләр.

Шкаф белән янәшә – лаборатория дип аталучы караңгы бүлмә. Монда иң кыйммәтле җиһазлар саклана. Хәтта кеше скелеты да бар. Разия апа алагаем зур йозакка бикләп китә, Айрат шуны кәкре кадак белән ача белә иде.

Менә “Русский язык” дәресе алды. Айрат белән Раил лабораториягә кемнедер ябып куйганнар. Ул арада звонок шалтырады, класс журналын тотып, Гөлфия апа килеп керде. Торып бастык, класс тып-тын. Гөлфия апа: “Садитесь” – дип әйтергә дә өлгермәде, бүлмә эченнән ишекне дөбердәтә башладылар. Гөлфия апаның күзләре шакмак! Малайлар көлүләренә чыдый алмыйча бөгелеп төште, Айрат исә карлыккан тавыш белән тотлыга-тотлыга: “Ыс-ски-лит ды-беррдәтә”, – дип сузды...

Лаборатория дигәненең түбәсе дә бар бит әле. Бервакыт Айратның лаборатория түбәсендә нишләргә маташуын беләсе килеп алгы партага менеп баскан идем, кемдер арттан килеп, муеннан кысып тотты. Ну эләгәчәк хәзер бу мескенгә! “Кит әле!” – дип селтәнеп артка борылсам... Нияз абый басып тора.

 – ... 

 – Энем, идәндә урын җитмиме сиңа?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: