Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 6

Үтүк ремонтларга өйрәнәбез  Дүртенче класс. Хезмәт дәресендә мастерскойда шүрлек, тырма, ящик ише нәрсәләр ясыйбыз. Мастерской – аерым бина. Зу-ур. Бер бүлмәсендә чын трактор бар хәтта.

Башлангыч класслардагы кебек кәгазьдән шкатулка бөгеп утырулар бетте хезмәт дәресендә. Өлкәннәр кебек, верстак янында кайнашабыз. Эшләнгән әйбергә ике төрле генә билге куела: ящигың барып чыкса – “5ле”, барып чыкмаса – “2ле”. Укытучыбыз Нияз абый бик “строгий” ул өлкәдә.

Яңа елдан соң Нияз абый “кызлар белән малайлар бергә укыячак”, диде. Моңарчы кызлар башка бер кабинетта өчпочмак пешерергә өйрәнәләр иде.

“Хезмәт” урынына “Көнкүреш хезмәте” исемле дәрес керәчәк икән безгә. Үтүк, электр чәйнеге, розетка, штепсель, включатель рәтләргә өйрәнәчәкбез ди.

Бу дәресне без горур рәвештә “Физика” дип атадык. Физика укыйсы килү теләге көчле иде. Ни дисәң дә, шуңа охшаган бит. Розеткага приборлар тоташтырып, электр чылбыры җыябыз. Тирә-як бер сүнеп, бер янып торган лампочка утлары, звонок чыңнары белән тулды. Электромоторлар әйләнә, морзе әлифбасы тукылдый...

 

Язучылар белән очрашу 

1982 елның марты. Битаманга очрашуга язучылар кайтачак дигән хәбәр таралды. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, тагын кемнәрдер була ди. Очрашу клубта узачак. Көндез – балалар, кичен зурлар белән.

Бу тантаналы чарага әзерләнә башладык. Миңа Шәүкәт Галиевның “Онытылган...” шигырен ятларга һәм кулларны болгый-болгый шуны матур итеп сөйләргә куштылар.

Менә ул көн килеп җитте. Көндезге ике. Клуб шыгрым тулы. Сәхнәдә язучылар – Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм Альберт Яхин. Очрашу башланды. Язучы абыйлар шигырьләрен, хикәяләрен укыдылар. Чират миңа да җитте:

 

Укучылар дәфтәрләрен

Парталарга тезеп салган.

– Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?

–  Онытылган... өйдә калган...

 

Ул кичне Илдар абый белән Шәүкәт абый кунарга безгә кайтты.

Иртән торып, безнең мич аралыгындагы умывальникта юынып чыккач Илдар абый миңа карап бераз уйланып торды да:

– Үсеп җиткәч Алмаз, язучы булмый калмас... – дип куйды.

Ун яшемдә генә булсам да, ул вакытта инде Илдар Юзеевның пьесалар җыентыгын, Шәүкәт абыйның шигырьләр китабын берничә тапкыр укып чыгарга өлгергән идем. Бу очрашу хәтергә уелып калды. Язучы булу теләгенең беренче орлыклары да шул вакытта бөреләнмәдеме икән әле... 

 

Окопта 

“Тыңлаучан чана” ясаган идек бит узган җәйдә. Шуарга насыйп булмады аның белән. Беренче карлар күренүгә, көз аенда ук алып чыктык үзен. Таудан бер тапкыр төштек, ике... Өченчесендә табаны шартлап сынды. Аннан соң Рәшит, машина паркына менеп, яңа табан ясатты. Тик анысы таррак булып чыкты. Әз генә авыш җирдә дә чанабыз шыгырдап ава иде. Аннары табан урынына үзебезнең “заводской” чананы беркеттек. Ләкин күп тә үтми, руле ватылды. Шулай итеп, тыңлаучан чанабызны, зур өметләр баглаган, бөтенесен кызыктырып шуарбыз дип эшләгән машинабызны кабат өйалды астына кертеп ыргыттык. Инде бер тиенгә кирәге калмаган бу агачка тияргә, аны кисеп мунчага ягарга беркем дә җөрьәт итмәде.

Әмма Рәшит яңа кызык уйлап тапты. Кар күп яуды быел. Рәшитләрнең

бәрәңге бакчасында окоп казыдык. Кич җитеп, чүмеч йолдыз калыкканда окоп әзер иде инде. Түбәсе пилорамнан чәлгән “крышный” “гәрбил”ләр белән ябылган, алар өстенә кар коелмасын өчен кәгазь картоннар җәелгән. Түрдә – тимер мич. Аның торбасы түбәдән чыгып тора. Ягар өчен агач, йомычка кисәкләре бар. Шунда ук – шешә белән керосин (ягып җибәрергә). Эчен чыршы ылыслары белән бизәдек. Күптән түгел генә бакчага чыгарып ыргытылган Яңа ел чыршысыныкы.

Ишек урынына – зур кар кисәге.

Бер-ике көннән көчле буран булды һәм ул безнең окопны шундый шәп итеп “маскировать” итте, тыштан караганда аның кайдалыгын чамаларлык түгел иде инде.

Окопта күңелле. Бигрәк тә кичләрен түрдә, җылы мич янында. Керосин һәм ылыс исләре борынга бәрелә. Мич ут чәчеп тора. Анда йомычка яна. Өстендә безнең юешләнеп беткән бияләйләребез кибә. Ә түбәдән... тамчы тама. Ул түбә бик еш эреп юкару сәбәпле, гел кар өстәп торырга туры килә иде үзенә.

Окопны тамаша кылырга теләүчеләр күбәйде. Күрше-тирә малайлары бөтенесе дә “почетный посетитель” булып чыктылар. Кызлар да башларын тыгып карады.

Бервакыт кояшлы яз иртәсендә Рафаэль белән басып торабыз штаб каршында. Эчтә – Рәшит белән абыем. “Хәзер бер кызык ясыйбыз”, ди Рафаэль. Кесәсеннән шырпы кабы чыгарып, аңа пенал кыйпылчыгы салды бу. Ул бик тә әче ис чыгарып төтенли икән. Капка ут төртеп, ишек аша эчкә ташлады.

Шуннан соң булды хәлләр... Ишектән ак төтен аша Рәшит белән абыем  атылып килеп чыктылар. Пенал төтенли башлады. Төтен бетеп, эчкә керсәк... Бөтен окоп эче кап-кара корым! Рәшит Рафаэльны куа китте, без дә өйгә юнәлдек.

Тиздән кар эреп, окоп әкренләп юкка чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев