Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 5

Алмаз Гыймадиевның яңа әсәреннән өзек.

Велосипед

Беркөнне урамда уйнап йөргәндә күрше малае Рафил әйтеп куйды: кибеткә зур “Сура-1” велосипедлары кайткан икән. Алырга җыенабыз ди. Без дә кызыктык. Беткәнче алып өлгерергә кирәк дип бу хакта әтиләргә әйттек (бәлки бер-ике генә данә кайткандыр). “Акча юк бит әле пока”, ди әти. Бу вакытта бездә әнинең апасы белән аның ире кунакта иде. Дәү абый һәм Дәү апа дип йөртәбез без аларны. Безнең сөйләшүне алар да ишетеп торган һәм 70 сумлык өр-яңа велосипедны безгә бүләк итәргә булдылар. Сәпитне сельпо складыннан ат белән алып төштек. Бер-ике генә түгел икән складта велосипед – унбишләп! Рафилгә дә кала әле монда. Яшел төстә, зур, матур! Бөтен запчастьләрен ишек алдына таратып, тәмләп кенә җыйдык. Мин велосипедта бөтенләй йөри белмим әле. Педальгә аяк җитми. Ә абыем рама астыннан йөри белә инде. Шулай итеп, безнең йортта иң беренче транспорт пәйда булды.

Рафил генә сәпит сатып ала алмады. Аларның да акчалары булмаган, күрәсең...        

 

“Тыңлаучан чана” 

Аскы урам чатында торучы Рәшит белән ныклап торып дуслашып киттек. Дуслыкның сәбәбе – “Тыңлаучан чана”. Нәрсә ул дисезме?

“Ялкын” журналының бер санында шуны ясарга өйрәткәннәр. Бу – руле, тормозлары булган хикмәтле чана. Беркөнне чирәмлектә уйнаганда шул турыда сүз чыкты. Бергәләшеп ясап карарга булдык. Рәшитләрнең өендә бөтен эш кораллары бар. Беренче көнне ул безгә чананың төп кисәкләрен – корпусын ясап алып менде. Агачтан. Шуннан соң без аңа урындык, сөялгечләр, тормоз куйдык. Чанабыз тиз арада күзгә күренеп үсте. Тимер табанын Рәшит машина-трактор паркында ясатып алып төште. Ике атна дигәндә чана әзер иде инде. Түземсезлек белән кыш җитүен көтә башладык. Тизрәк яңа “машина”ны сынап карыйсы килә бит...

“Тыңлаучан чана” әлегә кышны көтеп өйалды астында утыра бирә, ә без Рәшит белән аерылмас дуслар хәзер. Ул еш кына безгә кунакка килә. Мунча артында штаб ясадык. Өстен иске коймалары белән капладык. Идән җәйдек. Штабның идәнен юып чыгу эше миңа йөкләнде. Шулай итеп, “йортлы” да булдык.

Якында гына тагын бер штаб. Бусы Роза белән Рафаэльнеке. Аларныкын мәңге таба алмыйсың. Бакчада биек итеп өелгән печән кибәненең асты ул. Шунда кереп шалкан ашаулар, үзебезнең штабта кыяр-помидор кимерүләр – балачакның серле бер дөньясы...

 

Продленкада күңелле

Продленкада форма кимәсәң дә була. Шуңа күрә дәресләр бетүгә, кайчак өйгә кайтып, өсне алыштырып төшәбез. Продленка – башлангыч һәм уртанчы класс укучыларының дәрестән соң да мәктәптә була торган вакытлары. Шушы дүрт сәгать эчендә без саф һавада булырга һәм өй эшен әзерләргә тиеш. Ләкин безнең беренче пункт кына үтәлә иде. Һәрвакыт. Җиренә җиткереп.

Иң элек зур хәрефләр белән “4нче класс” дип язылган кызыл тупны шкафтан алабыз. Аннары – әйдә, спортплощадкага! Кайчагында кызлар да уйнарга чыккалый. Чистартылмаган спорт мәйданчыгында карга  бата-чума хәлдән тайганчы футбол тибәбез. Быел спортплощадка янына хоккей мәйданчыгы ясадылар. Анда “пожарный” машинасы килеп су да агызды үзе, тик су шадра булып катты. Кайчагында футболны шунда, кытыршы боз өстендә уйныйбыз.

Эңгер беленә башлаганда иңбашына шәлен генә бөркәнгән классташ кызыбыз Миләүшә чыга:

– Апа кайтырга кушты...

Башка авыллар әкренләп таралыша, без – Битаманнар тагын берәр сәгать уйныйбыз әле. Аннары, тәмам җеп өзәрлек тә хәл калмагач, берәр җиргә барып утырабыз. Күккә карап, спутник эзлибез, башка кызыклы вакыйгалар телгә алына, балалар бакчасын искә төшерәбез.

 – Раил, сагындырамы бакча?

 – Ну...

– Ие, – дип Данил сүзгә кушыла. – Бакчага йөргән вакытта гел мәктәп, мәктәп ди торган идек... Ие... Ну... Хәзер йөрисе килә, иеме, бакчага...

 – Кызык иде анда... Теге ватык сәпит өчен талаша идек.

– Ярый, малайлар, кайтыйк... 

Сумка күтәрерлек тә хәл калмаган. Көчкә өйгә кайтып, юешләнгән өс-башны кайнар торбага җәеп таратуга, абыем “Татарстан яшьләре” газетасыннан кисеп алынып, стенага кнопка белән беркетелгән телевизор программасы янына килә:

 – Унбиш минуттан мультфильм башлана!

Иртә белән сумканы тутырырга онытмаска кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев