Көмеш кыңгырау

Инфузория-башмакчык

Бөкре Чикерткә урта мәктәбе гөж килде.

РОНОдан фронталь тикшерү килә дигән хә­бәр бөтен мәктәпне аякка бастырды. Тиз арада класслар, коридорлар, ишегаллары җыештыры­ла башлады. Директор мәктәп гаражыннан шәхси «Жигули»ен чыгарды. Гомер буе тыш­та кунып, череп бетә язган мәктәп «газиг»ын кире үз урынына тыгып куйдылар. Кочегарга, тикшерү килгән көнне, «кәтилниеннән» чыкмас­ка кушылды. Болай да аннан җен дип куркып, ике бала район больницасында ята инде. Тех­ничка Бану апага кыңгырауны ышкып чистар­тырга әйтелде. Соңыннан һәммә укытучы: «Бәй, кыңгырау сары төстә буламыни ул?» — дип тел шартлатты. Физкультура укытучысы бай­так кына мәктәп әйберләрен өенә ташыган икән. 24 килолы герне, ике штанганы, туп кабарта тор­ган «кәчүкне» һәм футбол капкасын кире үз урынына китереп куярга куштылар. Шулай итеп, Бөкре Чикерткә урта мәктәбе гөж килде.

«Инспекторлар бигрәк тә 7 нче классны тик­шерәчәкләр икән» дигән хәбәрне ишеткәч, класс җитәкчесе Зәкәрия апа тәмам хафага төште. Белем дәрәҗәсе шактый түбән иде шул бу классның.

Шулай да хәл бигүк өметсез түгел — баш­калардан бераз өстен торган Сәләхиев дигән ма­лай бар биредә. Коткарса, шул коткарачак!

— Балалар, — диде Зәкәрия апа, акбурга бу­ялган борынын ышкып. — Балалар... болай итәрбез. Класска РОНО кешеләре кереп утыр­гач, мин башта өй эшен сорармын. Сез бөтене­гез дә кул күтәрегез, ә мин Сәләхиевтән генә сөйләтермен. Килештекме?.. Сәләхиев, нинди тема укып киләсен онытмагансыңдыр, шәт?

—  Молекулаларның бер-берсенә тәэсир ите­шүе, — диде тегесе, мыш-мыш борынын тартып.

Зоология укытучысының да бөтен өмете шу­шы малайда иде.

—   Сәләхиев! — диде ул. — Димәк, нәрсә турында сораячакмын инде мин синнән?

—  Инфузория-башмакчык турында, апа...

—  Сәләхиев! — диде быел пенсиягә китәргә җыенып йөргән география укытучысы.

—   Африкадагы шикәр плантацияләре ту­рында, абый...

—  Африкада түгел, Америкада, Сәләхиев! Бе­рүк бутый күрмә, яме!

Иртәгә фронталь тикшерү дигән көнне Сә­ләхиев төне буе өч фәнне «чөмерде». Укыды, ятлады, сөйләп карады. Төшенә дә аның инфузория-башмакчыкка утырып шикәр камышы ашаган негрлар керде.

Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Бар да тәртиптә — класс идәннәре ышкып юылган, чис­та тәрәзәләрдән гомер күрелмәгәнчә ургылып кояш нурлары сибелә. Кочегар «кәтилниенә» кереп утырган, капкага «Мәктәп — белем би­шеге» дип плакат та язып элгәннәр.

Алдан билгеле булганча, инспекторлар җи­денчегә физика дәресенә кереп тулды. Кауша­вын басарга тырышып, Зәкәрия апа дәресне баш­лап та җибәрде. Өй эшен сорауга, дәррәү күтә­релгән кулларны күреп, РОНО кешеләренең күзләре маңгайга менде.

—  Һәммәгездән дә сорап бетереп булмас, — диде укытучы, елмаюын яшерергә тырышып, — мисал өчен, әйдә, Сәләхиев сөйләсен әле...

—  Молекула — матдәнең иң кечкенә кисәк­чеге, — дип сөйләп китте Сәләхиев, гадәтенчә, мыш-мыш борынын тартып. — Молекулалар бер-берсенә тәэсир итешә. Молекулаларның Африкадагы... түгел лә, Америкадагы планта­цияләре ... плантацияләре...

Зәкәрия апа ап-ак булды. Ләкин юньсез ма­лай туктарга уйламый да иде.

— Шикәр камышы бишәр метрдан артып китә, — дип сөйләп китте ул бу юлы, — артып китә... Ә молекулалар... молекулалар инфу­зория-башмакчык белән бергә сай сулыкларда яшиләр. Башмакчыкның керфекләре бишәр метрдан артып китә... артып китә... Ә шикәр плантацияләре... негрларның молекулалары, тү­гел лә, башмакчыклары...

...Кып-кызыл булып янып-пешкән, күзе-ба­шы акайган Сәләхиевне һәм Зәкәрия апаны дүрт инспектор җайлап кына укытучылар бүлмәсе­нә кертеп салдылар һәм никтер җиденчеләргә бүтән кереп тормадылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: