Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җиңүче (Айгөл Әхмәтгалиева хикәясе)

Көндәшләр дә дуслар булып куя кайвакыт, Айгөл Әхмәтгалиева хикәясе шул хакта.

Бая гына челтәр-челтәр булып аккан болыт кай арада калын юрганга әйләнгәндер – күк йөзе кинәт кенә караңгыланып китте, биек наратлар арасыннан үрелеп караган кояш керфекләре дә күренмәс булды. Яңгыр да кисәк кенә башланды, эре тамчыларның аяк астына коелган яфракларга кунып шыбырдавы көчәйгәннән-көчәйде.

- Түзәсез инде, егетләр! – Илшат Саматович кәефе кырылганны малайларга сиздермәскә тырышып, елмайган булды. – Быелга соңгы ярыш. Җиңәсез икән, шәһәр кубогы сезнең кулда, юк икән – димәк, юк...

Малайларга нәрсә, мондый гына яңгыр астында йөгергәннәре булмаган диярсең... Алар бер-берсен бүлә-бүлә тренерны тынычландырырга ашыктылар.

– Әй, яңгырда үзе рәхәт лә ул, шыбыр тиргә батмыйсың.

– Лычма су гына буласың диген...

– Бу тирәне күзне йомып та айкыйбыз бит инде!

Илшат Саматович янә елмайды. Малайларга ышана иде ул, инде ничә еллар алар төркемендә спорт тренеры булып эшләп, һәрберсенең холкын җитәрлек өйрәнде бит. Түгәрәккә килгән чагында урындык биеклеге генә ташбашлар иде, хәзер, күр әле, нинди баһадирларга әверелеп баралар! Наратлар белән ярыша-ярыша үсәләр диярсең.  Урманда ориентлашу ярышларында аларга тиң юк. Башка төбәкләргә чыксалар да медальсез кайтмыйлар. Команданы күп очракта Айнурның җитезлеге коткара, малай йөгерергә дигәндә дә, карта буенча кирәкле ноктаны табарга дигәндә дә ут уйната.  Менә бүген беренчелекне алса, шәһәр мэрының кубогы да алар командасында булачак.

Урман авызы балаларның ыгы-зыгысыннан, тренерларның әрле-бирле килүеннән гөр килеп тора иде. Ярыш тәртибе игълан ителеп, катнашучыларның һәрберсенә чиплар, карталар тапшырылгач, бу гүләү бер мизгелгә тынып калгандай булды. Бераздан исә дәррәү кузгалган малайларның аяк тавышы дөньяны яңгыратып алды, үзләре күз ачып йомган арада яңгыр пәрдәсе артына кереп югалдылар.

Хөкемдарлар исә штабка – урман читендәге кечкенә таш йортка, компьютер артына ашыктылар. Малайлар кулына беркетелгән чиплар, алар дөрес ноктаны табуга, шунда ук сигнал бирә, судьяларга иң җитезләрне күзәтеп утырырга гына кала.

 

***

Ярыш дәрте белән йөгергәндә көзге урманның матурлыгына сокланып я булмаса яңгырдан зарланып торырга җай юк. Күзләр бер генә нәрсәне – картада күрсәтелгән ноктаны гына эзли, анысын табып, тамга салдыруга, икенчесен, өченчесен...

Айнур инде кулындагы кечкенә картасын йомарлап ук тотты, чөнки соңгы ике ноктаның кайда икәнен чамалаган иде. Зәп-зәңгәр спорт костюмы да, кроссовкалары да манма су булган малай җан-фәрманга алга атылды. Табанына ябышкан юеш яфраклар да, сытылып калган ак эшләпәле гөмбәләр дә күзенә чалынмады, башында тик бер генә уй иде: алдагы нокта – чишмә янындагы карт нарат тирәсендә, соңгысы – күл буенда кәкрәеп үскән куш каен буенда. Күп дигәндә  ике чакрымлап калгандыр. Тагын әз генә талпынса... Бүген ул ничек тә җиңәргә тиеш! Яңгыр гына түгел, таш яуса да! Шушы уй, шушы дәрт малайга яңа көч өстәгәндәй булды, ул мизгелгә генә тукталып,  компаска текәлде, үзенең юлын тагын бер кат тикшерде һәм кузгалам дигәндә якында гына сәер тавыш ишетеп, аптырап китте. Колаклары ялгышмый лабаса, чыннан да  янәшәдә генә кемдер ыңгырашкандай булды. Нишләргә? Тукталып тору – алтынга тиң минутларны суга салу белән бер. Шулай да Айнур ялт кына тавыш ишетелгән якка томырылды.

– Әй, кем бар, ни булды? – дип кычкырды малай урманны яңгыратып.

Янә ниндидер сыкрау авазы ишетелде:

– Ми-ин, - диде берәү сузып кына.

Айнур ялт кына шул якка карады.

Шәрәләнеп калган наратка терәлеп, бит очларына вак-вак сипкел сибелгән, җирән чәчләре юешләнеп маңгаена ябышкан унөч-ундүрт яшьләрдәге бер малай утыра. Айнур аны тиз таныды: көндәш командадан Зиннур ич бу! Ут борчасы кебек җитез, бөтерчек малай, Айнур кебек үк, үз командаларының йөзек кашы.

Зиннур уң аягының кроссовкасын салып ташлаган, үзе бертуктамый үкчә тирәсен сыпыра, йөзе сытылган.

– Нәрсә, егылдыңмы әллә? –  диде Айнур якынрак килеп.

Зиннур “әйе” дигәнне раслап ияк какты.

– Сынды бугай, авыртуына чыдарлык түгел. Басып та булмый. Эх, әз генә калгач бит! – диде ахылдап.

Айнур да аһ итте. Аның менә болай тукталып торуы үзен секундлап җиңүдән ераклаштыра иде. Ике нокта, нибары ике нокта калды бит! Тик... тешен кысып, авыртуга көчкә түзеп утырган көндәшен ташлап китү дә әллә ничегрәк шул... Мизгел эчендә Айнурның күңелендә ике ”мин” бер-берсе белән бәхәсләшеп алды. “Чап, соңгы ноктаны билгеләт тә кире килерсең... Унбиш минут үтсә үтәр...” “Үзеңне шушындый хәлдә калдырып китсәләр?” “Шәһәр кубогы бездән ычкына бит...” “Сиңа кубок, Зиннурга ярдәм кирәк...”

Шулчак Зиннур, күзләренә күтәрелеп карамаса да аның уен үтәли күргән шикелле:

– Вакыт үткәреп торма инде, – диде урман ешлыгына ишарәләп. – Җиңдем дигәндә генә...

Айнур исә аны бөтенләй ишетмәгәндәй, ныклы карарга килеп, компасын кесәсенә салды, Зиннур янына чүгәләде.

– Сынган булса, берәр агач кисәге белән бәйләп куярга кирәк, - диде ул олыларча җитди кыяфәт белән. – Нык авыртамы?

– Аһа. Яңгыр булмаса, таеп егылмый идем дә...

– Хәзер берәр нәрсә уйлап табабыз... – Айнур ялт кына торып, тирә-ягына каранды, юеш абагалар арасына ауган агачның каралып беткән кайрысын җитез-җитез хәрәкәтләр белән кубаргалады да янә Зиннур янына иелде.

– Былтыр кыш минеке дә сынган иде, тучны шушы урыннан. Ай буе мәктәпкә бармадым! - диде Айнур зур сөенеч уртаклашкандай елмаеп.

– Анысы шәп! - диде Зиннур йөзе яктырып. Аннары тагын ирен читен тешләде. - Ну авырта шул!

– Әй, гипс салсалар, сизмисең дә аны! Аңынчы түзсәң... - Айнур берара башын кашып торды да җәһәт кенә кроссовкасының бауларын сүтеп алды.

– Кая, тотып тор әле, - диде ул агач кайрыларын  Зиннурның үкчә буена терәп. Аннан авырткан аякны кайрылар өстеннән шул баулар белән тырыша-тырыша бәйләгәндәй итте.

– Круто! Мәктәп музеендагы чабатага охшап калды, әйме? - диде Зиннур аягына соклангандай карап торгач. - Зерә шәп булды бу! Түлке... - Малайның йөзе янә караңгыланды. - Минем аркада сине дә төшереп кенә калдырырлар инде.

– Гел безгә генә җиңәргә димәгән лә, бүтәннәргә дә тәтесен. - Айнур әллә Зиннурны, әллә үзенең күңелен тынычландырырга теләп, шулай диде. - Җиңелгән тек җиңелгән...

Шыбыр-шыбыр яуган яңгыр тамчыларының яфрак өстендә биешүе кими төште. Көн дә ачылып киткәндәй булды. Түбәләре күккә ашкан мәгърур наратлар исә таякка таянган, сыңар аягында титаклаган малай янәшәсендәге үсмерне -  юка гына иңбашларына көндәшенең кулын салып, көч биреп, булышып барган Айнурны, көрәш мәйданындагы иң зур җиңүчегә юл сапкандай, баш иеп озатып калдылар. 


ВконтактеОдноклассникиТелеграм - «Көмеш кыңгырау»ның яңалыклары әлеге социаль челтәрләрдә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев