Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гомер бер генә, сөю – мәңгелек...

Дустым Айгөлнең якты истәлегенә

Салкын кышлар күпме генә буранламасын, яз үзенекен итә. Әнә, мәңгелеккә килгән төсле, урамнарга, өй кыекларына, юлларга ишеп-ишеп яуган ап-ак карлар инде кара-кучкыл төскә кереп бара. Ишекне ачып, урамга чыгу белән үк, яз төсе сизелә. Бу төс, бу ис, бу хис - һәркайда… Ул гүя бар җиһанны каплаган, бар тереклекне әсир иткән.

Күр, күк йөзе нинди илаһи, серле бер алсу катыш ымсындыргыч зәңгәрлек белән өретелгән. Тиздән яз киләсен тамырлары белән тоеп шул мәңге биек күккә тилмереп баккан агачларга күз сал син! Бу гаҗәеп мизгелләрнең кадерен бел, туктап беркавым тынып тор. Гомерләрнең кадерен бел, дип кычкырасы килә. Бер генә яшибез, ләбаса. Язларга, яңа тормышка, чикле гомерләрнең яңа елъязмасына керәбез.

Авыл читендәге тын зират та табигатьтә барган бу үзгәрешләрдән читтә калмый. Биредә вакыт туктап калган төсле тоелса да, мондагы каберлекләр дә көннән-көн язга якынлаша. Әнә, узган язда гына хасил булган бер каберлекнең өсте дә, чуар кар катламыннан арынып, кояш нурларына елыша төсле. Кояш төсле нурлы Айгөл ята анда.

...Айгөл белән Айнур мәхәббәтенә күпләр көнләшеп карарлык иде. Кайвакыт үзләре дә бу тигезлектән, йөрәктән ташып торган җаваплы бу сөю хисләреннән ничектер сәерсенеп, гаҗиз булып куялар иде алар. Кичләрен, юрганы астына чумып, татлы йокыга китәр алдыннан: "Я Ходаем, бәхетебезне күпсенә күрмә. Мәхәббәтебез гомерле булса иде, берүк", - дип теләк тели иде Айгөл. Кызның иң саф, иң изге, иң кадерле теләге, үтенүе иде бу.

Айнур белән очраша башлаганнарына әле ярты ел да юк. Ә йөрәктә ниндидер тынычлык, татлы тынлык хисе. Бу чибәр, итәгатьте егет белән танышкач, беркавым дусларына әйтми торды кыз. Күз тия күрмәсен дип уйлау булгандырмы, мөнәсәбәтләр ныклыгына шикләнүме - хәтта иң якын ахирәтләренә дә серен ачмады, күңелендәгесен сөйләп бушанырга ашыкмады Айгөл. Күңелгә якын, җанга ятышлы, йөрәк үз иткән тиң ярыңны тапкач, шулай буладыр. Айгөл Айнурны очраша башлаган сәгатьтән үк бик җитди кабул итте, насыйбы шушы мөлаем егет икәнлеген бар күңеле белән тойды ул.

Матур йөрде алар. Җитәкләшеп урамнан узганнарын күрүчеләр, сокланмыйча булдыра алмый иде. Ярты ел буе шулай куллар-кулда, уйлар-уйда, йөрәк тибешләре бер булды. Яз көне, мәңге бергә булырга вәгъдәләр куештылар. Кояшлы җәйләр үтеп, көяз, мул көзләргә аяк басыйк та, гөрләтеп туй итәрбез дип исәпләп тә куйганнар иде. Әнә шундый матур, якты хыял канатларында тирбәлеп йөргәндә, язның кояшлы бер көнендә, Айнур бу дөньядан китеп барды. Юл халәкәте бик куркыныч булган, исән калуга өмет юк иде, диделәр. Егет газапсыз-нисез, алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук җан биргән.

Әнә шулай кисәтми генә китте дә барды ул. Айгөл исә Айнурдан башка ятимләнеп, бушап калган бу дөнья белән күзгә-күз ялгызы торып калды. Җанының бер чите кителгән, йөрәгенең яртысы туңып, катып калган иде. Кадерлесен төшләрендә күреп саташты, уянгач та өннәреннән эзләде, аннары сулыгып-сулыгып елады кыз.

Тормыш дигәннәре аяусыз, каты бәгырьле. Кешеләрнең ай-ваена, аһ-зарына карап тормый ул, үз җаена томырылып-торырылып ага бирә. Көн артыннан, көннәр уза, айларны еллар алыштыра, вакыт тәгәрмәчен күз яшьләре белән генә туктатырмын димә. Айгөлгә дә кан булып җанына укмашкан газап төерен йотып, әрнүләрен эченә яшереп, тормыш арбасына ялгызы гына кабат утырырга, яшәү йөген иңнәренә күтәрергә туры килде.

Университетта укый иде кыз. Читтән торып белем алгач, эшкә дә вакыт кала. Кыскасы, күңел газапларын көндәлек борчу-мәшәкатьләр белән капларга тырышты Айгөл. Укудан эшкә йөгерде, эштән укуга ашыкты. Хатирәләр яңарып, күңел яралары ачылмасын өчен, мең төрле эш уйлап тапты. Тырышып дөнья йөген тартырга кереште ул.

Университетта соңгы курска җиткәч, җыйган акчасына әти-әнисе дә бераз өстәп, автомобиль алып җибәрде. Ярын югалтканнан соң ялгызлыкны үз итә башлаган, бәйсез, үз сагыш-газаплары белән үзенчә ирекле бу җанга иң якын сердәш шул корыч айгыр булгандыр. "Карлыгачым" дип шаярып, иркәләп эндәшә иде ул аңа. "Карлыгачы" җитез, ә дигәнче кирәк урынга илтеп куя. Ял көннәрендә дә авылына еш кайта торган булып китте Айгөл. Кайткан саен, Айнурның каберенә барып, шактый вакыт торып килә. Чәчәкләр белән бизи, Айнурның ташка уеп куелган сурәте белән сөйләшә иде. Соңгы кат кайтуында ул аңа җиргә язлар килүе турында сөйләде. Җир өстенең үзгәрүе, нурлануы, җылынуы турында әйтте. Үзләре кавышырга вәгъдәләр бирешкән язлар кабатлана, ә вәгъдәләр чынга ашмый, бүтән беркайчан да кабатланмый икән шул. Хәер...

...Юл тайгак иде. Бик хәтәр иде юл ул көнне. Айгөл, юлга чыкканнан бирле, күңелендә ниндидер аңлатып бетермәслек ашкыну, сәер омтылу тойды. Үзен кайдадыр кемдер өзелеп-өзелеп көтә төсле тоелды аңа. Каршыга зур тизлек белән килүче йөк ташу машинасына бәрелер алдыннан, секундның мең дә бер өлешендә, Айнурның елмаюлы мөлаем йөзе күз алдында чагылып үтте. Айгөл бу мизгелдә бик бәхетле иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев