Көмеш кыңгырау

Дианаларда кунакта

Алмаз Гыймадиевтан шаян хикәя.

Алмаз Гыймадиевның башка шаян хикәяләре

Уйламагаңда-көтмәгәндә, беркөнне Диана миңа дуслар булырга тәкъдим итте һәм шул ук көнне үзләренә кунакка да чакырды.
Бу — Колорадо коңгызының кире Америкага очып китүе кебек гайре табигый хәл иде. Чөнки Диана — безнең класста гына түгел, бөтен мәктәбендә иң чибәр кыз. Аның артыннан йөгереп йөргән малайларның күплеген күрсәгез! Тик ул аларның берсенә дә әйләнеп карамый, аксыл-сары чәчле башын югары чөеп, фырт кына уза да китә. Шуңа да аның нәкъ менә мине тиктомалга кунакка чакыруы сәер дә, әйтеп бетергесез куанычлы да булды.
Кыскасы, матур итеп киенеп, абыйның одеколонына коенып, киттем мин ул көнне Дианаларга.
Ишекне кызның әнисе ачты һәм ботинкамны салырга кушты. Аннары кулыма йомшак башмаклар тоттырды. Шундук табынга да дәштеләр.
Уһу! Өстәлләрендә ни генә юк! Әллә ничә төрле салат, балык, тавык, ананас, тозлы кыяр... Ирексездән авызга сулар килде. Кулларым, миңа буйсынмыйча, өстәл уртасындагы ананаска үрелде... Әлеге сусыл көньяк җимешен шартлатып тешлим генә дигәндә...
—  Үскәнем, кем исемле әле син?
—  Ә?! Нәрсә?.. Диананың әнисе дәшә икән.
—  Рамай! — дидем мин чатнатып һәм ананасның урта бер җирен шаторт! — тешләп тә алдым.
—  Беренчедән, Рамай, син әле кулларыңны юмадың, икенчедән, ананасны пычак белән кисеп ашыйлар...

Кулымны юып килгәч, минем тәлинкәгә дүрт төрле салат салдылар. Мин аларның дүртесен бергә бутадым да, үзем «иҗат иткән» «силос»ка сокланып, авызымны зур итеп ачкан гына идем...
—   Рамай, беренчедән, һәр салатны аерым ашыйлар, икенчедән, салатны чәнечке белән ашыйлар, аш кашыгы белән түгел...
Кыскасы, табын яныннан торып киткәнче, күкәйне маңгайга бәреп ваткан өчен, кашыкның сабы белән чәй болгаткан өчен, тәлинкә төбен ялаган өчен һәм тагын нәрсәләрдер өчен миңа әлеге «беренче», «икенче»ләрне шактый ишетергә туры килде.
Аннары Диана мине үзенең бүлмәсенә алып кереп китте. Эл-лә-лә-лә! Мондагы пөхтәлекне күрсәгез сез! Музей залына кердекмени!.. Матур итеп җыештырылган бүлмә. Стенка, диван, җыйнак кына өстәл. Стеналарда берничә картина, тәрәзә буенда гөлләр...
—   Рамай, син музыка тыңларга яратасыңмы? — Кыз семафор төсле төпсез зәңгәр күзләрен миңа төбәде.
—  Яратам! — дидем мин, лышк итеп борынымны тартып.
—  Алайса утыр әнә теге диванга.
Ул аристократларча үтә нәзакәтлелек белән өстәлдәге магнитофонга ниндидер кассета куйды, үзе дә минем яныма килеп утырды һәм, чәч толымнарын боргалый-боргалый, музыка башлануын көтте.
Кинәт колакны әче скрипка тавышы ярып керде.
—   Бу — Моцарт, — дип аңлатты Диана, ягымлы елмаеп. — «Җиденче симфония». — Үзе аксыл-сары башын артка ташлап күзләрен йомды.
Җиденче симфониядән минем күңелем болгана башлады.
—  Юньлерәк кассетаң юкмы соң синең?
—  Ә?! Нәрсә?
Кыз, кинәт кенә «бу дөньяга» кайтып, зур итеп күзләрен ачты:
—  Нәрсә дисең, Рамай?
—  Юньлерәк кассета юкмы, дим? «Скутер», «Мумий Тролль»ме шунда...
—  Кем, кем? — Диананың күзләре зур булып ачылды.
—  Ну... «Исхак Хан» да ярый...
Кызганыч, Дианаларда «Скутер» да, «Мумий Тролль» да юк иде. Ә «Исхак Хан»ның кем икәнлеген ул бөтенләй белми икән.
—  Әйдә, бер кызык әйбер күрсәтәм! — Диана магнитофонны сүндерде дә, кулымнан җитәкләп, мине тәрәзә буена, гөлләр янына алып килде.
—  Бусы — роза... — дип сөйләп китте кыз, бер гөлгә, бер миңа карый-карый. — Роза — мәхәббәт гөле. Ә болары — яран гөл, миләүшә... ә бусы — кактус... Кактус турында бер легенда сөйлимме?..
Минем кактус турындагы легенданы әз генә дә тыңлыйсым килми иде.
—  Әйдә, лутчы корабль батырыш уйныйбыз, — дидем.
—  Мин андый уенны белмим!
—  Алайса, бәлки, кәрт сугарбыз?
—  Карта — азартлы уен, карта безнең өйдә гомумән юк!
—  Домино, шашка?..
Мин инде кактус турындагы легенданы тыңламас өчен мозаика төзеп утырырга да әзер идем. Әмма, нихәл итәсең, «кунак — хуҗаның ишәге» диләрме әле?.. Дианалардан чыгып тайганчы, миңа кактус турындагы легенданы ишетергә дә, Моцартның Җиденче, Бетховенның Бишенчеме, Егерме бишенчеме симфониясен тыңларга, стенадагы ниндидер картинага озак кына карап торырга һәм «макраме» серләренә төшенергә дә туры килде.
...Урамга чыккач, үз гомеремдә беренче тапкыр дөньяның нинди матур икәнлеген күрдем. Ю-у-ук, мөгаен, бүтән килмәм мин бирегә. Әллә ни кызык түгел бугай Диана белән дус булуы. Мин лутчы арткы партада утыручы «труешник» Нәсимәләргә кунакка барырмын. Аның белән хет корабль батырыш уйнарга була. Вәт!

Язучы Зимфира Исламова блогы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: