Көмеш кыңгырау

Чемоданлы кеше 

Шәһәр өстендә кара болытлар куерганнан куерды. Күкне яшен уклары камчылады.  Биш яшьлек кыз бала боларны күзәтеп тәрәзә төбендә утыра иде. Кинәт ул урам буйлап чемоданлы кеше килүен күрде. 

Яңгыр аның битенә бәрә, җил егарга теләп йолыккалый. 
Подъездларга качкан кешеләр аны үзләре янына дәшәләр, тик ул беркемне дә ишетми, бара да бара. 
— Әни, әни! — дип кычкырып җибәрде куркынган кызчык. — Урамда бер кеше бар! 

Әнисе дә тәрәзә янына килде. 

— Вәт акылсыз! — дип куйды ул. — Геройлыгын күрсәтергә тели микән бу? 

Кисәк каты җил исеп куйды һәм кешене бөтенләй аяктан екты. 

— Әни! Батып үлә бит хәзер, коткарырга кирәк!.. 

Кызның йөрәге авыртудан һәм куркудан кысылып куйды. 

— Күрәсеңме акылсызлар белән нәрсә була!.. Бүтәннәр шикелле качып көтеп торса ни була инде… — дип аңлатырга тырышты әнисе. 
Чемоданлы кеше бик азапланып торып басты да юлын дәвам итте. 

— Ул торды... китеп барды! — дип сөенде кыз кулларын чәбәкләп. 

— Исеңдә калдыр, кызым, акылсыз кеше гел бәлагә юлыга! — дип үгет-нәсыйхәт бирде әни кеше. 

— Ул бит каядыр ашыга, аны кемдер бик көтә, күрмисеңмени? — диде моңсуланган кызчык. 

— Ашыккан — ашка пешкән! — булды әнисенең җавабы. 

Кыз мондый салкын акыллылыкка түзә алмыйча болай диде: 

— Әни, бәлки бу кеше табибтыр һәм авыру кызның гомерен саклап калу өчен ашыгадыр... ӘГӘР УЛ КЫЗ МИН БУЛГАН БУЛСАМ?..

Бу кызык: Кофе кебек бул, кызым

Кешенең акылы сүзеннән билгеле

Акыллы табиб

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: