Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бәйсез

Тагын эләгер инде. Берсе чыгып бармак янаган булыр, икенчесе сүзсез генә баш чайкар, өченчесе: "Җитте, бәйләп куям үзеңне!", дип кырт борылып кереп китәр.

Белеп торам: шулай дисә дә, кулына ничә еллар буе өр-яңа килеш сакланган чылбырны тотып чыкса да, усал күренергә тырышып, капка төбендәге ояга таба атласа да, бәйгә утыртмаячак...

 Чамалавым буенча, минем дөньяга килүемә тугыз-ун еллар булырга тиеш. Шулайдыр, нәп-нәни йомгак чагымда куенына сыендырганда, Сәет мәктәпкә барырга җыена гына иде бит. Хәзер, күр, түбәсе күккә ашкан егет булып җитеште... Хәтерлим әле, әтисе минем өчен ялт иткән оя ясап, шунда бәйләргә җыенгач, Сәет аның кулына килеп сарылды да:

- Актырнакны бәйләмик, әти! Ул бит усал да, тәртипсез дә түгел! Тәртип бозса, мин аны үзем бәйләрмен! - дип елардай булып ялынды.

Мин дә һау-һаулап сүзләренә кысылырга маташтым: янәсе, Сәет дөрес әйтә! Нигә, чыннан да дөрес әйтә шул: шукланып-наянланып алганымны исәпкә кертмәсәләр, алай бер дә тәртип бозганым юк ла. Баскыч буенда тезелеп торган аяк киемнәрен капка төбенә ташып куюым да эш юктан эш табуым, шаярырга теләвем генә. Андый чакта Сәетнең әтисе, сыңар кәлүше күзенә чалынмаса, шундук миңа бармак яный; әнисе, артсыз башмагының юклыгын күреп, сүзсез генә баш чайкый.

Кечкенә чагында орчык урынына бөтерелүче, тел бистәсе иде безнең Сәет. Хәзер җитдиләнде. Минем белән дә бөтенләй олыларча сөйләшә.

- Сиңа рәхәт, Актырнак, барысына да үзең баш, үзең түш, - дип аркамнан  сыпыра. - Ә без бүген тагын укытучы белән бәхәсләштек.

Сәетнең боегып калган йөзен күреп, аны ничек тә юатасым килә: тәпиләремне тезенә куеп, күзләренә текәләм. Аның телендә сөйләшә белсәм: "Юкка борчылма, дустым. Өлкәннәр үзләренчә, син үзеңчә хаклы", дияр идем дә...

- Сез олылар кушканча гына киенергә, олылар кушканча гына йөрергә, хәтта олылар кушканча гына уйларга тиеш, имеш...

"Кош баласы да, канат яруга, иреккә дип талпына шул..."

- Минем үз фикерем бар икән, нишләп әле шуны кычкырып әйтмәскә тиеш ди?

"Кайчагында телне аркылы тешләп калырга кирәклеген тормыш тора-бара үзе өйрәтә ул!"

- Беләсеңме, без бүген класста бәләкәй генә ЧП ясадык. Без дип... Тәрәзә төбендәге гөл савытын бәреп төшердек.

"Сакаллы сабыйлар. Андый гына шуклык булмый калмас инде".

- Укытучыбыз давыл кубарды. Имеш, без арбалы, без фәлән, без төгән... Мин түзмәдем: "Сез үзегез беркайчан да хаталанмыйсызмы?" дип әйтеп салдым.

"Сез, кешеләр, ничек дисез әле: бәндә хатадан хали түгел, дисезме?"

- Укытучыбызга бу да ошамады, тагын ярсып китте. "Телең озын синең, Сәет. Түккәнсең икән, җыештырып куй!" дип кычкырды.

"Ә син борылдың да чыгып киттең инде... Тукта, тукта, нигә елмаясың әле? Авызың колагыңа җитә бит!"

-  Җыештырдык! Түгүен мин түкмәгән идем анысы... Тәрәзә ачам дип үрелгәндә Галия ялгыш бәрелде дә..

"Ә-һә, юкәдә икән чикләвек!"

- Иң кызыгын сиңа гына әйтәм! Бүтән чакта авызыннан сүз чыкмаган Галия: "Сәет түгел, мин төшердем бит гөлне!" дип әйтеп куйды.

"Түбән очтагы җирән чәчле, бит очлары сипкелле Галияме? Су күтәреп безнең урамнан көненә биш узадыр..." 

- Тәнәфестә икәүләп идән себердек, гөлне чүлмәгенә кире утырттык. Үсеп китәр микән?

"И бала... Тамыры исән булса, шаулап чәчәк атар әле, борчылма. Саксыз кыланып, япь-яшь тамыры гына өзелмәсен..."

- Галиянең миңа карап елмайганын күрсәң!..

Вау! Әй, түгел лә, һау-һау! Хәтта минем дә күңелем мәтәлчек ата әле монда... Шукланасым, тәгәри-тәгәри шаярасым, баскыч төбендәге аяк киемнәрен, авызыма эләктереп, капка төбенә тезеп куясым килә... Тагын эләгер инде эләгүен. Берсе бармак янар, икенчесе баш чайкар, өченчесе "бәйләп куям!" дип куркыткан булыр... Ярар ла, күңелне барыбер беркем дә бәйгә утырта алмаячак лабаса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев