Көмеш кыңгырау

Бөтнек исе

—  Бәбкәем, ашка бөтнек өзеп кер әле? Токмач кисәме, чумара саламы—казан кайнаганда тә­тәй миңа кушар йомыш бу.

Әгәр якында булсам, чатыр чабып урамда йөрмәсәм. Аш вакытында өйгә якынаям аны­сы, минем «кызыл чүлмәк» тизрәк кайната — хәзер искә төшерә! Яратам мин йомыш тыңларга, рәхәт булып китә, бөтнек иседәй рәхәт. Тәтәйгә дә шулайдыр, сөенеп тора:

—  Кул арасына керә башлады, үсә инде, бәбкәм, үсә,— ди. Аның кул арасына түшәктә дә керәм, куенына борын төртеп ятарга яратам. Питербурда озаграк торып кайткач шулчаклы сагындым, кайтып түр сәкегә утырып дога кылганда ук күлмәге астына үрмәләдем. Көлделәр барысы, тәтәй көлмәде, тавышы калтырады. Күлмәге аркылы сыйпый:

—  Сагынган, бәбкәм. Мин да сагындым шул. .

Инде яныннан киттем юк, ияреп йөрим, ястыгында йок­лыйм. Мәсгут кайткач икебез ике яктан сырышабыз:

—  Тәтәй, әкият сөйлә! Башта — кичә калганын...

Күп еллардан соң, сабый чакны искә төшереп, төп йорт­ның каралты-курасын карап әйләндем. Күз алдымда яңар­ганы, такта, шифер япканы, ә күңелемдә салам түбәлесе, элеккесе. Ат кимергән улаклар юк инде, сыер ышкына тор­ган баскыч та үзгә. Бусына сөенәм, тегесен сагынам. Бакча капкасын ачтым. Бөтнек исе! Әле дә һаман каралты буенда үсәме! Үсә икән, сабый чагым бөтнеге үсә! Тамырлары бүтәндер, ияләшкән урынга утырта икән Сафа абый. Карал­тыга сөялеп бөтнек тәме белән бергә татлы яшьләремне йотып, су буендагы таллар бөдрәсенә, ак ташлы, кызыл балчыклы Бикитауга карап тордым. Чумаралар инде имгә дә юк, ясмыкны чәчмиләр дә, токмач ашына бөтнек алып кердем.

— Онытмагансың икән әле!—диләр. Онытаммы соң, безнең төп йорттан бөтнек исе килә, сагындырган, тансык хуш ис. Якыннарым, газизләрем тезелешеп утырган түгәрәк табынның тәмле исе, истәлекләр исе...

Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/uraza-ze-bezne-totty

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: