Бәхәс
Тәнәфескә чакырып кыңгырау шалтырауга, Әфләтүнев олы йодрыкларын чалбар кесәсенә батырып, ашыкмый гына коридорга чыкты.
«10 сыйныф» дип язылган, бер генә күгәндә асылынып торган калтырча ишекне аягы белән тибеп ябып, менә торган баскычка таба атлады.
Нәрсә ул менә торган баскыч, дисезме? Әфләтүнев укый торган мәктәп ике катлы һәм аның ике башында ике катны тоташтыручы ике баскыч бар. Тәнәфестә бер төркем ашханәгә йөгерүче укучылар икенче төркемгә бәрелеп, авария килеп чыкмасын өчен, мәктәп директоры махсус карар кабул иткән: баскычларның берсеннән фәкать менәргә, икенчесеннән фәкать төшәргә! Әлеге карарны үтәмәүчеләр «Тәртипсезләр дәфтәре »нә языла һәм дүшәмбе көнне була торган линейкада аларның фамилияләре бөтен укучылар алдында кычкырып әйтелә.
Шулай итеп, Әфләтүнев, өстән аска юл тотуына карамастан, менә торган баскычка атлады.
— Моннан төшәргә ярамый! — дип, каршына чыккан дежур малайны колагыннан тотып кына читкә алып куйды һәм аска төшеп китте. Юлында очраган бәләкәй малайлар стенага елышып аңа юл бирде — ул аларның кайсына аяк чалды, кайсының башына «шалбан» биреп китте.
Әфләтүневнең кем икәнен чамалый башладыгызмы? Алайса, аның ничек итеп җыештыручы Маһинур әбигә сүгенүен, «Безнең отличниклар» дигән стендка ботинкасын ышкып китүен, яшь укытучы Гөлиягә «ялгыш кына» аяк чалуын тәфсилләп язып тормыйбыз. Кыскасы, тагын ике минуттан ул бишенче сыйныфлар янына кереп, аксыл чырайлы, сипкелле малай янында басып тора иде инде:
— Дөрес булса, сине бәхәстә һәрвакыт җиңә диләр? — Әфләтүневнең иреннәре алда булачак кызыкны тоеп мыскыллы елмая, күзләре төссез һәм нурсыз иде.— Бәхәсләшәбезме?
Берничә секунд тынлыктан соң сипкелле малайның зәгыйфь тавышы ишетелде:
— Бәхәсләшик... Нәрсә дип бәхәсләшәбез соң?
Әфләтүневнең мыскыллы елмаюы көчәя төште:
— Сине гений диләр бит! Уйлап тап берәр нәрсә!
Сипкелле малай чак кына уйланып торды:
— Ярый. Алайса... Алайса менә болай. Әйтик, мин синең маңгаеңа ун тапкыр чиертәм һәм син миңа... моның өчен рәхмәт әйтәчәксең!
Әфләтүнев шаркылдап көлеп җибәрде:
— Шә-ә-п!.. Шәп әйттең! Мин сиңа рәхмәт әйтәчәкмен! Ха-ха-ха... Супер! Шәп! Ну, нәрсәдән бәхәсләшәбез? Шоколадтан! Килештекме?!
— Килештек!—диде сипкелле малай, бәләкәй кулын сузып.— Түлке иртәгә чиертәм, ярыймы ?
Малайлар учны учка шапылдатты.
Иртәгесе көн озак көттермәде. Сөйләшенгән вакытта, мәктәп ишегалдының аулак почмагында Әфләтүнев сипкелле малайны көтеп тора иде инде.
— Йә?! —диде ул, иренен чалшайтып. Сипкелле малай ашыкмый гына кулларын
төкрекләде, җиңнәрен сызганды һәм аяк очларына үрелеп тәмләп кенә, Әфләтүневнең маңгаена чиертә башлады:
— Бер! Ике! Өч!.. Ун!
Әфләтүнев кызарган маңгаен ышкып алды:
— Ну! — диде ул усал гына.— Әйттеме рәхмәт дип? Ә?!. Чыгар «Сникерс»ыңны, көчек! Юкса...
Сипкелле малай авыр сулап куйды.
— Син җиңдең...— диде ул, тонык тавыш белән.
Әфләтүнев йодрыкларын уйнатып алды:
— Шулай, энем, моннан соң бәхәстә һәркемне җиңәм дип әтәчләнеп йөрмә, яме! Булдыра алганыңны гына эшлә! — ул көндәшеннән шоколадны йолкып диярлек алды һәм йодрыкларын кесәсенә батырып, эре-эре адымнар белән китеп бар... юк, китәргә өлгермәде, сипкелле малайның карлыккан тавышы аны туктарга мәҗбүр итте.
— Абый... Әйтмәм дә дигән идем инде... Ни... Әнә тегендә, өянке артында муеннарына бинокль аскан ике малайны күрәсеңме?.. Ие, ие, син гел маңгайларына «шалбан» биреп китәсең аларның... Кичә шулар белән дә бәхәсләшкән идем мин, «бармагымны төкрекләп, Әфләтүневнең маңгаена ун тапкыр чиертәчәкмен», дип... Биш шоколадка бәхәсләшкән идем, абый...
Әфләтүневнең тамак төбеннән «ык» дигән шөкәтсез тавыш чыкты, күзләре акайды, йодрыклары төйнәлде, ул ачуыннан көндәшенә ыргылды, әмма сипкелле малайдан җилләр искән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев