Безнең чишмә
–Ил-сө-я-әр! – Агач баскычка менеп басам да, ишек ярыгына авызымны куеп, бар көчемә кычкырам.
Әле алай да таманга туры килә, ике-өч тапкыр кабатлагач кына, өй ишеге ачылып, аннан Бибинур әбинең яулык очы күренә.
– Илсөяр чәй эчә әле, кереп тор, – ди ул, мине чакырып. Сандалиларымны иренеп кенә ычкындыргач, аның артынна узам. Аларның өйләре зу-ур, иң кызыгы – аш бүлмәсендә самавырлары бар. Илсөярнең Бибинур әбисе чәйне шуннан гына эчә.
– Електырда кайнаган суның бер фәтвәсен күрмим, – ди. Гел шулай без аңламаган сәер сүзләр кушып сөйли инде Бибинур әби. Ә самавыр чәе, чыннан да, әкәмәт тәмле. Әби аңа мич авызыннан утлы күмерләр сала. Сүрелә башласа, самавыр башына иске күнитек кигерә дә, поф-поф китереп шул күмерләрне өрдерә башлый. Карап торсаң, бер галәмәт инде менә.
– Килегез, бәбкәйләрем, чәйләп алыгыз. Үзегез алып кайткан чишмә суын салдым, телегезне йота күрмәгез, рәхмәт төшкерләре. – Бибинур әби күгәрчен кебек гөр-гөр килеп, бәләкәй чынаякларга башта чәй агыза, аннан бал калагы белән генә яңа аерткан сыек каймак өстәп чыга. Без Илсөяр белән кара-каршы утырабыз да, кәнфит каба-каба рәхәтләнеп чәй эчәбез. Онытылып китеп, шаяра башласак, әби:
– Аякларыгызны селкеп, шайтан чакырып утырмагыз, рәхмәт төшкерләре, – дип аркабыздан сөеп ала. Ачуланганда да гел шулай «рәхмәт төшкерләре» дип, тәмле итеп кенә ачулана Илсөярнең әбисе.
Күр әле, Илсөрнең күрше кызы икәнен әйтергә онытканмын бит. Үзем белән дә таныштырмаганмын. Гөлназ исемле кыз мин. Илсөяр – минем дус кызым. Кая барсак та, агылый белән тагылый кебек, гел икәү инде без. Быел көз мәктәпкә барачакбыз. Мин - кап-кара чәчле, кара күзле, әти әйтмешли, кара чутырга охшаган. Илсөяр – наратлык өстендә үскән кыңгырау гөледәй зәңгәр күзле, чәчләре исә көнбагыш чәчәгенеке кебек сап-сары. Мин – озын торыклы, ябык, тиктормас булсам, ул – туп шикелле түгәрәк, һичкайчан ашыкмас, кабаланмас бер кыз. Гел икәү уйныйбыз, авыл башындагы чишмәгә дә икәү йөрибез. Әтием икебезгә дә кечкенә көянтәләр ясап биргән иде, бәләкәй ак чиләкләрне асабыз да, яланаяклап кына суга китәбез. Дөньяда иң рәхәте – шул чишмәгә бару кебек тоела.
Бүген Бибинур әби дә:
– Үләннәр җыярмын, бер оңгайдан, каткан сөякләрне дә язып кайтырмын, – дип безгә иярде.
Әй ул безнең чишмә буеның матурлыгы! Тау арасында кеше күзеннән качып утырган чишмәне камышлар тирәләп алган. Өстәрәк, сакчылар шикелле, ямь-яшел наратлар тезелеп киткән. Җәй көне, чиләкләрең тулганчы, тау битеннән җиләк ашап килә аласың. Җыйыйм дигән кешегә дару үләннәре дә җитәрлек.
Бибинур әби, тауга җиткәнче үк, билен угалый-угалый иелеп, яфрак җыярга тотынды.
– Җир өсте тулы дару үсә, хикмәтен генә белергә кирәк, бәбкәйләрем. Менә бусы үги ана яфрагы. Кайнатып эчсәң, салкын тигәннең эзе дә калмый. Исмемкәйләрен шулкадәр белеп кушканнар, кара инде, яфрагының бер ягы мамык кебек, үзе йомшак, үзе җылы... Икенче ягының салкынлыгы күзгә бәрелеп тора. И-и, Ходайның хикмәтләре...
Без Илсөяр белән чишмә буена йөгердек. Йомшак үлән ялан тәпиләрне кытыклый; безнең белән янәшә, таган атына-атына, буш чиләкләр йөгерә; аларны кызыл күбәләкләр куа. Рәхәт!..
Абау! Нәрсә бу? Чишмәнең җырлый-җырлый челтерәве ишетелми. Үзе дә күренми. Аның өсте кызыл балчык белән капланган.
– Әби! Әби-и! – Илсөяр дә, мин дә чырылдап, тау итәгенә йөгердек. Ак чиләкләр камыш арасында егылып калды.
Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә:
– Чишмә... әби... юк, үлгән, – дигәч, Бибинур әби куркып ук калды.
– Әстәгъфирулла, ни сөйлисез, кем үлгән? – дип, кәрҗинен кулыннан төшереп җибәрде.
– Чишмә үлгән, аны зираттагы кебек, балчык белән күмеп куйганнар.
– Әйтәм җирле дөнья кубарып кычкырасыз. Кайсы рәхмәт төшкеренең кулы барды икән тагын, һай, җүнсез диген. Ягез әле, карыйк, булмаса...
Без терек-терек Бибинур әби артыннан атладык. Кызык та инде Илсөярнең әбисе, ниндидер җүнсезне «рәхмәт төшкере» дип ачулана.
– Кайсы явызына ни җитмәгән диген син аны. – Бибинур әби, килә-килешенә күлмәк итәкләрен биленә кыстырып куйды да эшкә тотынды. Аннан күреп, без дә пыр тузып кул белән балчык «көри» башладык.
– Барыгыз әле, бәбкәйләрем, чыбык-мазар ише нәрсә тапмассызмы икән, караштырып килегез. Торбасына тиклем тутырганнар бит, бакчы, кул белән генә чистартмалы түгел.
Тапмыйбызмы соң инде! Әнәтерәк, өстә генә күпме корыган нарат ботагы ята. Илсөяр дә, мин дә ике кулыбызга икешәрне тотып, Бибинур әби янына ашыктык. Бергәләп гөр килә торгач, чишмәбез терелде бит тәки, элеккечә җырлап агарга тотынды. Тик суы әллә нинди ямьсез төстә. Безнең күңелсезләнгәнне күреп, әби икебезнең дә аркадан сөеп куйды:
– «Әле ярый, матур кызларым, сез булдыгыз», дип, сөенеченнән елый-елый ага ул. Хәзер чистарыр, боерган булса. Үзе суын эчеп үскән чишмәне рәнҗетмәсә диген син ул бәндәне... Ни хәлләр итәсең, җир йөзендә яхшылыклар да, яманлыклар да җитәрлек шул, балалар. Туган туфрагын яратмаган кешедән ни игелек көтмәк кирәк. Әй агай диген.
Бибинур әби әллә безгә, әллә үзенә сөйли, белмәссең... Ул да булмады, чишмә нәкъ элеккечә чип-чиста булып агарга кереште. Без Илсөяр белән кушучлап чишмә авызына үрелдек. Тәмле! Әллә элеккедән дә тәмлерәк инде?! Нигә шулай икән?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев