Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Без ачасы серләр бар

Әй, яратмыйм да инде шул тарих дәресен.

Әллә кай заманда булган хәлләрнең барысын да истә калдырырга минем баш компьютер түгел лә. Кайчан туган, кайда сугышкан, кем җиңгән... Лутчы  сорасын иде апа, "Ак барс" белән "Динамо"  ничәгә ничә уйнады, голны кем кертте, дисен иде. Төнлә уятып сораса да җавап бирер идем. Юк бит. Дәрес башлануга:

– Кәримов, Николай Беренченең эчке политикасы турында... Кәримов, Николай Беренченең тышкы политикасы...

Киләсе елда тугызынчылар тарихтан да  имтихан бирәчәк дигәннәр иде, быел ук күрәселәр бар икән...

– Кәримов, син бит башсыз малай түгел, нужәли Михаил Сперанскийның реформатор буларак эшчәнлеге хакында өч-дүрт җөмлә әйтә алмыйсың?

– Кәримов... Кәримов...

Әйтерсең, безнең егерме ике кеше укыган сыйныфта Кәримовтан кала барысы да бишлегә генә укый!

Ну нишләтим соң, үземне үзем тотып кыйный алмыйм бит инде! Апа сөйли башлауга, керфекләрем оеп-оеп китә. Оемый ни, кичә дә төнге уникегә кадәр компьютердан үткән атнадагы хоккей уенын кабат карап утырдым... Йокы килә-ә...

– Сезнең арада үз милләтенең тарихын белмәгәннәр булырга тиеш түгел.

Тиеш түгел, тиеш түгел... Мин дә болай дәрестә йоклап утырырга тиеш түгел дә соң... авыз ачыла бит, күз йомыла...

– Сез – татар халкының киләчәге, арагыздан әллә нинди шәхесләр чыгачак... Укытучылар, табиблар, галимнәр, хоккейчылар...

Ипләп кенә җилкәмә төшеп барган башым ялт кына үз урынына утырды.

– Кем генә, кайда гына булсагыз да, үз телегезне, үз тарихыгызны белмәсәгез, бер генә милләт кешесе дә сезне хөрмәт итмәячәк.

Их бу Фирая Кирамовнаны! Хоккеистлар турында матур гына сөйләгән җиреннән...

– Әйтик, сез данлыклы хоккей командасында атаклы капкачыга әверелдегез. Команда белән әле бер, әле икенче чит илгә чыгып киттегез ди. Шулвакыт берәр инглиз я француз, яныгызга килеп: “О, искиткеч! Сез нинди милләттән? Татармыни? О-о, сездә Казан, сездә универсиада. Сездә Сөембикә манарасы!" дип ах-ух килеп сөйли башласа, балык шикелле, авызыгызга су кабып торырсызмы? Океан аръягындагы американ Сөембикә манарасы турында сүз кузгалта, ә сез, шушы бөек ханбикәнең ерак оныгы, аның турында бер кәлимә сүз белмәсәгез, оятыгыздан җир тишегенә кереп китмәссезме?

Мин үземне Канаданың мәшһүр бозында хоккей кәшәкәсенә таянып, җиңүче кыяфәтендә басып торгандай хис итәм. Каршыма, авызын ерып, Кросби килә: “ Вау, Кәримов! Ну сез татарлар, командагыз уйнап та күрсәтте! Беләм, беләм. Казан, Сөембикә манарасы!" Ә мин, Фирая Кирамовна әйтмешли, авызыма су кабам. Кушылып дәвам итәр идем... Юк, манара турында бөтенләй белмим түгел, метрога гел шуның яныннан төшеп китәбез. Ишеткәннәрем генә... бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып киткән.

– Без бүген Сөембикә манарасы, аның турындагы чынбарлык һәм риваятьләрне тагын бер кат искә төшерербез. Ногай морзасының гүзәл кызы Сөембикә турында кайсыгыз ниләр белә?

Һе, кычыткан чыпчыгы Гөлүсәнең белмәгәне бар дисезме? Әнә бит, укытучы аның фамилиясен әйтергә дә өлгермәде, чәчрәп торды да ятлап куйган кебек сөйли дә башлады:

– ...Яраткан ире Сафагәрәй үлеп киткәч, аларның ике яшьлек уллары Үтәмешне хан итеп калдыралар.

Арттыра-а... Ике яшьлек патша буламыни инде, я? Белдекле күренәсем килә дигәч тә...

– Казан ханлыгы белән Сөембикә-ханбикә җитәкчелек итә башлый... 1552 елда Казанны рус гаскәрләре яулап ала...

Вәт баш бу Гөлүсәдә! Каян барысын да исендә тота диген!

– Афәрин, Гөлүсә! Кызганыч, манара турында дөп-дөресен тарих үзе генә белә шул... Китапханәләр яндырылган, туздырылган, көл астында калган. Манараны ханбикә ире истәлегенә салдырган, Сафагәрәй хан шул тирәгә күмелгән, дигән версияләр дә бар.  - Фирая Кирамовнаның тавышы гадәттәгечә салмак кына агылса да, мин нишләптер бу юлы оеп китәргә җыенмадым. - Рус патшасы кулына бирелмәс өчен үзе шул манарага менеп сикергән дигән риваятьне дә ишеткәнебез бар. Казансу буена төшкәч, мин үзем гел бер күренешне күзалдына китереп, тетрәнеп басып торам, балалар: Сөембикәнең нарасыен, Үтәмешгәрәйне әнисе кочагыннан аерып алып киткәндә, ханбикәбез үзәкләре өзелеп шул манара өстеннән карап торгандыр кебек... - Фирая Кирамовнаның тавышы калтырап киткәндәй тоелды. - Әйдәгез, бу юлы өй эшен үзенчәлекле формада эшләп килегез әле. Китапханәгә керәсезме, Интернеттан файдаланасызмы - анысы сезнең эш. Тик иншаны алардан күчереп язарга кирәкми. Укыгыз, тагын бер кат искә төшерегез, өйрәнегез. Язганда исә каршыгызда башка милләт кешесе басып тора дип хис итегез. Сезнең иншаны укыгач, ул Сөембикә ханбикә һәм аның манарасы белән дә, безнең татар халкы белән дә чын-чынлап кызыксынырлык булсын! Кәримов, сиңа аерым бирем, бая әйткәнемне кабатлыйм: кайчан да бер кәшәкәләреңне күтәреп, Татарстанның данын яклап читкә чыгып китсәң, йөзебезгә кызыллык китерерлек булма!

Кәримов, тагын Кәримов... Нигәдер Фирая Кирамовнага бер тамчы да ачуым килмәде. Мин инде үкчәләремне баскычка тидерер-тидермәс булып, хыялымда Казансу буена йөгергән идем. Чөнки күккә ашып торган шул манараның коңгырт ташларын сыйпап карыйсым, кайчандыр ханнар-ханбикәләр керт-керт кенә басып йөргән сукмаклардан яңа адымнар белән атлыйсым, ярларына вак-вак дулкыннар сыенган Казансуның без белмәгән мең төрле серләрен барлыйсым килеп китте...                             

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев