«Бармак малай» сызгыра...
Гарифулла абыйның «Ак бүре» әкиятен кичләрен бүрәнә өстендә агайлар янында тыңладым. Әкиятче үзе дә елгыр, хәйран калып торучылар күбрәк булган саен дәртләнебрәк сөйли — аңа тамашачы кирәк.
Миңнулла абый — орынып торган күршесе: йорты тыкрык буенда, чатта, күпер төбендә. Бакча койрыгы безнең тәрәзәсез «глухой» якка килеп терәлә. Әкиятче дип тә белмиләр аны. Аз сүзле, шыпырт кеше. Кичләрен әткәй янына кереп утыргалыи. Мин дә шунда кысылам, әкият вакыты җиткәнне көтәм. Әкрен генә сөйли, аңа менә янында утырып, сеңеп-сендереп тыңлаган бала кирәк булгандыр, ялгыз тамашачы алдында күңеле ачылган. Үзенең баласы да юк — әллә шуңа дамы?
Миңнулла абыйдан ишеткән әкиятнең берсе — «Бармак малай». Бигрәк кечкенә — күрмиләр дә аны. Ат колагына кереп посарлык булгач, ничек күренсен? Үзе иллә дә ачы сызгыра икән — буена күрә түгел, тавышы үзеннән зур! Бармак малай минем күңелгә дә кереп урнашты. Кабартма янына килеп басса, кабартма нинди зур булыр иде аңа! Ә кабак, менә бу сары кабак таудай булып, ул аның өстеннән шуып уйный алыр иде!
Урамда без олылардан ишеткәнне кабатларга яратабыз. Тотынышып басабыз да җырлаган итәбез:
Без авылдан чыгып киттек Чабатага төялеп; Сөйгән ярлар озатып калды Әрекмәнгә сөялеп...
Көлке җыр инде, кызык итеп әйткәннәр генә. Тик шуны торып-торып искә төшерәм. Әллә әрекмәннәре талдай биек, әллә кызлары кәтәнә.
И яшь чаклар, яшь чаклар — Кесә тулы борчаклар; Саламнан тәртә каерып Чикерткә җиккән чаклар!
Тәртәсе салам булгач, арбасы нинди? Ат урынында чикерткәне күз алдына китер. Кәтәнәләр дөньясы бармы әллә? Әнә бит, чирәмлеккә ятып карасаң, кырмыскалар мәйханә килә, кызыл тараканнар кайнаша: үлән арасы аларга карурман ич! Әллә «Бармак малай» шунда яшиме? Аңа барысы да зур булып күренә ич! Бусын да ул җырлыйдыр:
Тау башына тары чәчтем — Тартар чүпләп бетергән; Кечкенә генә хатын алдым, Чыпчык сөзеп үтергән.
Шаяру икәнен беләм мин ул җырларның, көлеп әйтә абыйлар, «чыпчык сөзеп үтермәгәнне» беләм. Ә шулай да бәләкәйләр дөньясын чын итеп күргәндәй булам.
Без үстек. Бармак малай һаман бер көе, һаман ат колагына кереп чая сызгыра, әкиятне яңадан-яңа малайлар ишетә, ышана, аңа иярә. Сызгыра-сызгыра үстерә ул аларны! Минем Шәвәли дә хыялымда шул Бармак малай токымыннан тумадымы? Ашыгыбрак үсеп кенә киткәндер? Ни булса да, колагында Бармак малай сызгырган сакаллы сабыйлар әле дә бар. Билләһигәзыйм бар, чынлап әгәр, чәчрәп китим менә, кайчакта шуларның берсен үзем дә сакал кырганда көзгедә күртәлим...
Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан, 1997.
Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/balachak-mizgellre
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев