Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Сак-сок белән очрашу

Әкият-кыйсса, мөнәҗәтне, шигырь-бәетләрне кичен җылы мич янында утырып тыңлый идек. Ә бусы җәйге кыраулы, салкын  чыклы иртәдә булды.

Әнкәй көтүгә  терлекләрне куып кайткач уяндым:

  – Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак  белән Сокның  бәетен  ишетәсе...

Авыр хәбәр сөйләгәндәй хәсрәтле иде тавышы, йокымны качырды:

– Әткәй калдырды,  өйдә торсын, дип,

Әнкәй каргады, Сак-Сок  булсын, дип...

Каргышның хәтәр нәрсә икәнен  беләм, әнкәйне рәнҗетергә  ярамый. Нишләде микән ул  малайлар? Исемнәре дә  әллә  нинди, әкияттәгечә. Борын-борында  булгандыр. Алай дисәң, ник шулай кызганыч? Кара урманда, шушындый кыраулы иртәдә ничек түзәләр микән? Ә минем түшәк җылы, әнкәй  сырган  юрганым йомшак. Салкын  урман яфраксыз, шыр булып күз алдыма килә: ак томан  сарган агачта Сак белән Сок бөрешеп утыра. Каргыш – бер  сүз нишләтә, бер сүз!

– Аклы күлмәкне  туя кимәдем...

Газиз  әнкәмне туя күрмәдем...

Үксүем  сизелмәсен дип юрган читен тешлим. Ник ул малайлар әнисенә  карышты икән?.. Ник шулай каргады икән әниләре? Әкияттәге үги ана түгел, үзләренеке бит?

– Бардым урманга, җиләкләр  пешкәч,

Әнкәй елыйдыр, исенә  төшкәч...

Үкенә  икән,  елый икән. Шул  ана көйләп тора да, тик әнкәй тавышы ич? Менә  ул туктады да ашыгып кузгалды, итәгендәге йомгагы идәнгә тәгәрәде:

– Ни булды, бәбкәм, ник елыйсың?Төшеңдә курыктыңмы?

Дәшә  алмыйм, Сак белән Сокны кызгануга татлы яшьләрем кушыла: “Әнкәй мине ярата! Әнкәй мине  каргамас!”

Юрганымны  рәтли:

– Ела, балам, елап бетер. Елагач җиңел була ул. Тик елап йоклама гына...

Аяк очларына басып әкрен генә  китә. Йокламыйм, уйланам мин. Әткәй-әнкәйне беркайчан  да рәнҗетмәм.

Инде үсә  төшкәч, урманга баргач та биек имәннең кутыр-кытыршы  ботакларына карый идем: кошлар түгел, түбәтәйле Сак белән Сок моңаешып утыра  сыман.

Каргыш, бәддога яшендәй сугар дип ихластан курыккан беркатлы чор балалары идек. Куркуның мондыен юксынам мин. Андый инанулар, күпләрнең вөҗданыннан аерылып, Сак-Соклар дәверендә калды бугай: юк-барга  ышану ди торгач, юкка  чыкты. Бу бәет хәзер дә җан сафландыргыч – акыллыга гыйбрәттер.

Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан, 1997.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев