«Атлап чыктым Иделне»
Лилия Гыйбадуллинаның үсмерләр өчен яңа хикәясе.
‒ Мә, өй эшләрен үзең эшлә! Мине бу дурацкий мәктәпкә үзең күчердең...
Нурислам математика китабын шапылдатып өстәлгә китереп салды.
Әнисе эндәшмәде. Усал итеп карап торды да, бүлмәдән сүзсез генә чыгып китте. Күңелдән генә унга кадәр санап торгандыр инде. «Бик психланган чагыңда, тирән итеп сулыш ал да, унга кадәр сана», дип өйрәткән иде бервакыт үзе.
Әнисе эндәшмәде. Димәк, кич әтисе белән сөйләшү булачак...
Телефонга хәбәр килде. Әмирдән. «Нурис, әйдә урамга».
Нурислам җавап язды: «Не, бро. Домаха эшлим».
Их, безнекеләр стадионда туп тибә инде хәзер. Аннан акча җыешып, чипсы, сок алырлар. Нурисламның да дуслары янына чыгасы килә. Ярамый — өй эше эшлисе бар. Кем инде икенче сентябрь көнне үк өеп «домаха» бирә? Җитмәсә, математикадан!
Нурислам элекке мәктәбендә отличник иде. Ә бусында берни аңламый. Ул үтмәгән темаларны кабатлау булды бүген. Өй эшенә дә шул темалар буенча күнегүләр бирде математичка.
Малай, капчык сыман, диванга гөрселдәп ауды. Телефонына үрелде. Аны «5А класс. Без учителя» дигән төркемгә кертеп куйганнар. Хмм...
Ишек шакып, бүлмәгә әнисе килеп керде.
‒ Улым, өй эшләрен аңламасаң, классташларыңнан сорап кара. Булышырлар. Дуслашырсың да...
‒ Сөйләшмим мин ул дураклар белән!
‒ Ник?
‒ Теләмим чөнки.
‒ Ихтыярың...
Әнисе бүлмәдән чыгып китте. Нурислам белә: шушы «ихтыярың» сүзен әйттеме, бүтән сөйләшеп тормый инде ул. Тәрҗемә итүче булмаса да, «ярар, синеңчә булсын» дигән сүз икәне әнисең интонациясеннән үк аңлашыла. Ә малайның сөйләшәсе килгән иде. Яңа мәктәптә аңа авыр булуын, бөтенесенең чит икәнлеген, кыенсынуын, кабинетларны бутарга куркуын, көләрләр дип читенсенүен сөйлисе килгән иде аның. Янына утырып, әнисе тагын бераз сорашса, сөйләр дә иде бәлки.
Нурислам әнисенә үпкәле шул. Башка мәктәпкә күчерде. Рус мәктәбендә татар телен юньләп укытмыйлар, туган телеңне онытасың, янәсе. Дус булып йөргән сыйныфташ малайлар да ошамый иде әнисенә. Имеш, начар йогынты ясыйлар. "Терәлеп үтәләр — "исәнмесез"не әйтә белмиләр, тәрбиясезләр" имеш. Фәлән-фәсмәттән... Ә малайга ул мәктәптә рәхәт иде. Отличник булгач, укытучы апа дәрестә аннан сорап та тормыйча, «бишле» куя иде кайвакыт. Өй эшләрен ун минутта ясап ташлый иде Нурислам. Сыйныфташ малайлар белән дә күңелле. Сүгенсәләр соң! Стадионда бөтенесе сүгенә. Менә хәзер дә рәхәтләнеп футбол уйныйлардыр. Ә Нурислам «ботаник» сыман математика өйрәнеп утыра...
***
‒ Укучылар, бүген сезнең татар телен ни дәрәҗәдә белүегезне тикшерәм, ‒ диде Эльвира Мансуровна. ‒ Тестларны игътибар белән эшләгез. Иҗади биремне дә «җиңәргә» тырышыгыз. Иң яхшы эшләгән укучы белән олимпиадага әзерләнә башлаячакбыз.
Эльвира Мансуровна — татар теле укытучысы һәм "5А«ның сыйныф җитәкчесе. Үзе кечкенә генә, Нурисламнан озын түгел. Хәер, Нурислам бу җәйдә буйга шактый үсте. Яңа сыйныфташлары арасында колга кебек әллә каян күренеп тора. Буе озын булудан оялып, бераз бөкрәеп тә йөри башлады. Ләкин алай җиңел генә качып котылырмын димә икән.
‒ Нурислам, сиңа катлаулырак биремнәр бирәм. Син бит татарча яхшы сөйләшәсең. Грамматикаң ничек икән менә, ‒ диде укытучы апа, малай утырган парта янына килеп.
Нурисламны яңа классташлары арасында беренче тапкыр аерып атау иде бу. Малайның йөзенә кызыллык йөгерде. Әмма ничектер рәхәт иде аңа.
Киләсе дәрестә Эльвира Мансуровна нәтиҗәләрне игълан итте. Сыйныфта татар телен иң яхшы белүче Нурислам булып чыкты. Тәнәфестә аның янына сыйныфташы Камил килде.
‒ Молорик! ‒ дип, кул кысты. ‒ Узган ел татар теленнән олимпиадага мин барган идем.
‒ Рәхмәт, ‒ Нурисламга ничектер уңайсыз булып куйды. ‒ Теләсәң, быел да син бар.
‒ Юк, ‒ дип, елмайды Камил. ‒ Мин математикадан барам быел.
‒ Охо! Крутяк. Ә мин матемнан берни аңламыйм...
‒ Башта гына шулай була ул. Теләсәң, аңлатам давай.
‒ Серьезно? ‒ диде Нурислам, гаҗәпләнеп. Аңа мәктәптә мондый ярдәм тәкъдим иткәннәре юк иде әле.
‒ Әйе инде.
Озын тәнәфес вакыты иде. Малайлар икәүләп математика дәреслегенә иелделәр.
***
Эльвира Мансуровна Нурисламны мәктәпкә 7:30 сәгатькә чакыра башлады. Кичтән көн саен татар теле буенча биремнәр җибәрә, иртән аларны бергәләп тикшерәләр. Аңлашылмаган урыннарына ныграк тукталалар. Хата җибәргән булса, Нурислам борчыла башлый.
Борчылды исә, кулындагы бармакларын шартлатырга тотына ул никтер. Шарт-шорт... «Алай итмә инде, улым. Бармакларың авырта башлый бит», дип әнисе күпме генә шелтәләсә дә, бу гадәтеннән котыла алмый. Эльвира Мансуровна да сизгән икән. Беркөнне, бармак шартлатуын күреп:
‒ Нурислам, син бит акыллы егет. Акыллы кеше үз сәламәтлегенә үзе зыян салмый, шулай бит. Егет кеше көчле дә булырга тиеш. Начар гадәттән котылу өчен дә көч кирәк. Һәм тырышлык кирәк, ‒ диде, елмаеп. ‒ Әйдә, бу гадәтеңне бетерергә тырышып карыйк. Бармак шартлатасың килү белән, күңелдән генә шигырь сөйли башла. Мәсәлән, Шәүкәт Галиевнең менә бу шигырен:
«Сызгандым да балакны,
Таяндым да таякны,
Атлап чыктым Иделне.
„Булмас, булмас“, — дидеңме?
Кем ялган сөйли, минме?
Чын-чынлап чыктым инде,
Нәни иде Иделе —
Башланган җире иде!»
Нурислам көлеп җибәрде:
‒ Апа! Мин бит бәби түгел, шигырь сөйләп йөрергә.
‒ Бәби булмасаң, бармак шартлатма.
Бу юлы икәүләп көлделәр.
Ә математика дәресендә Нурисламны тактага чыгардылар. Партасыннан күтәрелгәндә үк малай күңелдән генә шигырь сөйли иде. Әллә шул шигырь килеште, әллә Камил өйрәткәннәрнең ярдәме тиде — мисалны җиңел генә чиште ул.
***
‒ Әни, мин бу саңгырау тартыкларны һич истә калдыра алмыйм.
‒ Ник кирәк булды әле алар сиңа? ‒ Ашарга әзерләп маташкан әнисе, эштән бүленми генә, Нурисламга караш ташлады.
‒ Эльвира Мансуровна белән авазларга фонетик анализ ясарга өйрәнәбез.
‒ Ашыйсың киләме?
‒ Килә. Ни бар соң? ‒ Нурислам, иснәнеп алды. ‒ Тәмле ис чыгаргансың.
Әнисе ул арада тәлинкәгә аш бүлеп, өстәлгә куйды:
‒ Һи, Сафа, цехта щи күп ич, аша!
‒ Әни, егылдыңмы әллә? Нинди Сафа?
Әнисе хәйләкәр елмая иде.
‒ Утыр, щи аша. Ашый-ашый, саңгырау тартыкларны да исеңдә калдыр менә: «Һи, Сафа, цехта щи күп ич, аша».
‒ Серьезно?!
‒ Җитди инде җитди. Моннан да җитди була алмый.
‒ Ну, әни... Чынлап әйтәсеңме?
Әнисе, җавап итеп, Нурисламны маңгаеннан үбеп алды.
Ә щи бик тәмле иде. Татарча ничек була икән ул?
***
Шигырьне ятлыйсың инде аны. Тик такта алдына чыгып сөйлисе булмасын иде. Бөтен класс сиңа карап тора. Ә синең тезләрең калтырый, тамагың кибә, туктаусыз бармак шартлатасы килә...
Кызларга җиңел, иң беренче сөйләп котылалар. Котылалар да башкаларның сөйләвен тыңлап, пыш-пыш сөйләшеп, пырых-пырых көлешеп утыра башлыйлар. Болай да рәхәт түгел, кызлар хихылдаша да башласа, бөтенләй бетте баш. Җитмәсә, укытучы апа сәнгатьле сөйләргә куша. Әнә, Айдар бер дә буталмый сөйләде — юк, дүртле! Интонация белән, паузаларны дөрес куеп, сәнгатьле итеп сөйләмәгән, янәсе. Уф, интонациясез-нисез генә дә ярар иде әле, онытмый гына ерып чыга алса. Нурислам, чираты җиткәч, эчтән генә «Сызгандым да балакны»ны укый-укый такта янына китте. Барып җиткәч, башка шигырьгә күчәргә кирәк бит инде. Берара алыштыра алмый торды. Аннан бер аягына таянып, кыегаебрак басты да тезеп китте:
— «Скажи-ка, дядя, ведь не даром
Москва, спаленная пожаром...»
Әнә Хәлим исемле малай — Нурислам аның исемен кичә генә белде ‒ сумкасыннан печенье чыгарды. Укытучы күрмәсен дип, иелде дә, кимерергә тотынды. Гел әрлән инде. Нурисламның көләсе килә башлады.
— «...Да, были люди в наше время,
Не то, что нынешнее племя:
Богатыри — не вы!..»
Бу Диләрә дигән кыз бертуктаусыз нәрсә ясый икән? Рәссам диярсең. Миллион төсле фломастерлар тулы савытын мәктәпкә көн дә алып килә. Башлы үзе. Кайсы фәннән сорасалар да, рәсем ясап утырган җиреннән, шундук җавап бирә. Кара, Диләрәнең чәчләре җирән төстә икән. Ә күзләре зәп-зәңгәр. Үзе дә ясап куелган рәсем кебек менә...
‒ «И вот нашли большое поле:
Есть разгуляться где на воле!..»
«Поле» дигәннән, бүген физрада футбол уйнатыр микән физрук? Уйнатса, шәп булыр иде. Көн әйбәт, стадионга чыга торган. Нурислам футбол дигәндә, яңгыр астында да уйнар иде әле. Аптырап тормас иде. Узган дәрестә бер-бер артлы ике гол керткәч, классташ малайлар арасында, Камил әйтмешли, «суперпопулярга»га әйләнеп алган иде. Физрук та мактады.
‒ «...Уж постоим мы головою
За родину свою!»
Әй, бүген чәчтарашка барасы бар ич. Блин, иртәгә тагын «шалбан» җыясы була. Кызык, бу мәктәптә дә чәч алдырган саен шулай «котлыйлар» микән? Чәчен бер дә кистерәсе килмәгән иде дә. Әнисенең: «Иртәгә чәчеңә бантик үреп җибәрәм» ише сүзләрен дә колак аша гына үткәрә иде. Әти кушты. Кыска итеп алдыр, диде. Пахан моданы аңламый инде ул. Нурислам яратып караган блогерларның күбесе озын чәчле әнә.
...Шулай да бик матур икән бу Диләрә. Рәсемнәрен күрергә иде. Нурислам да рәсем ясарга ярата бит.
Малай рус әдәбияты дәресендә ул көнне «дүрт»ле алды.
***
Укытучылар дәрестә өйрәткәнне аңласаң, өй эше дә тиз эшләнә. Нурислам, дәресләрен тәмамлагач, Әмирләр белән футбол тибәргә чыкты беркөнне. Әмир, Самат, Артем ‒ Нурисламның элекке сыйныфташлары. Һаман бергә йөриләр икән. Берничә ай күрешкәннәре юк иде. Үзгәрмәгәннәр, шулай да нәрсәдер бүтән төрле. Артем, гадәтенчә, бик оста сүгенә. Элегрәк Нурисламга бу кызык тоела иде, хәзер әллә ничек, тыңлыйсы да килми.
Стадионда кеше күп түгел иде. Бераз уйнап аргач, футбол кырының ясалма чирәменә тәгәрәделәр.
Шулвакыт Әмир кесәсеннән электрон сигарет чыгарды.
‒ Охо! Каян бу? ‒ диде, Самат якын ук килеп.
‒ Абыйныкы. Рөхсәт итте.
‒ Красава! ‒ Артемның авызы колагына җиткән. ‒ Биреп торасыңмы?
‒ Мә. Ватма түлке.
Нурисламның стадионда тәмәке тартып утыручыларны күргәне бар иде. Ләкин дуслары кулында күргәч, аптырабрак калды. Алар гаиләсендә тартучы юк. Ул гына да түгел, бабасы: «Дөньяда иң җирәнгеч нәрсә — тәмәке төпчеге» дип кабатларга ярата. Балачактан шул сүзләрне ишетеп үскәнгәме, Нурисламда тәмәкегә, э-е-е, ничек дип әйтик икән, үзгә мөнәсәбәт иде. Зыянлы, җирәнгеч, ярамый — бетте-китте, кыскасы.
Әмирнең тәмәкесен Самат та, Артем да тартып карадылар. Тончыгып беттеләр. Шуннан соң, Әмир сигаретны Нурисламга сузды:
‒ Мә, Нурис, син дә тәмләп кара.
‒ Юк, бро. Мин пас.
‒ Син нәрсә, мужик түгел шоли?
‒ Мужик булу — сигарет тарту шоли?
‒ Әгәр шулай булса...
‒ Әгәр шулай булса, мин киттем.
‒ Ха, баба... ‒ монысын Артем әйтте бугай.
Нурислам стадион капкасына таба атлады.
«Сызгандым да балакны,
Таяндым да таякны,
Атлап чыктым Иделне.
„Булмас, булмас“, — дидеңме?...»
***
‒ Грамматикаң әйбәт. Ләкин олимпиадада телне белүгә, сүзлек запасына һәм иҗадилыкка да бик игътибар итәләр, ‒ ди Эльвира Мансуровна. ‒ Иҗади биремнәр дә күп булачак. Без аларга да әзер булырга тиешбез. Аңлыйм инде, башка фәннәрдән дә өй эше күп бирәләр. Әмма китап укырга вакыт тапсаң, шәп булыр иде. Көн саен бераз гына булса да. Бу безгә бик ярдәм итәр иде.
Эльвира Мансуровна гел шулай «без» дип сөйли. Югыйсә олимпиаданы Нурислам үзе генә эшләячәк ич инде. Сыйныф сәгатьләре үткәргәндә дә гел шулай "без«ләп сөйләшә укытучы апа. «Без хәзер сезнең белән шулай-шулай итәбез», «без бу чирекне уңышлы тәмамладык», «безнең арада сәләтсез шәхесләр юк»...
Бүген өй эше итеп «к» хәрефенә башланган сүзләрдән текст язарга кушты Эльвира Мансуровна. Нурислам башта үзе язып карады, аннан әнисен ярдәмгә чакырды. Кызык бирем. «С», «б», «т» һәм башка хәрефләргә башланган сүзләрдән дә текст төзергә була икән. Тырыша торгач, әнисе белән икәү ерып чыктылар кебек.
Иртәгәсен Эльвира Мансуровнага өй эшен тикшерткәндә:
‒ Без менә шундый текст яздык. Бу бирем безгә бик ошады, ‒ диде Нурислам, нәкъ укытучы кебек "без"гә күчеп һәм елмаеп. Укытучы апа көлеп җибәрде.
«К»лы хикәя чыннан да кызыклы гына килеп чыккан иде.
«Көз көне Казан каласындагы кибеткә кайнар күмәч кайткан. Камил, күмәч кайткач, кибеткә киткән. Кабалана-кабалана кибеткә килеп кергән. Караса, кассада кеше коточкыч күп. Кайнар күмәч кисәге кимерәсе килсә, Камилгә көтәргә кирәк. Камил кайгырган. Кинәт Камил кырына кибетче Кәримә килгән. Кисәткән: „Киштәдә күмәч кими, карап калма, кайнар килеш кабып кал“. Камил карышмаган. Кайнар күмәчны кабып караган. Камил кабып караган күмәчкә кем кагылсын? Күмәч Камилгә калган. Камил кибет кассасына кесәсеннән кырык кәгазь калдырып, күмәчен кочаклап, куана-куана кайтып киткән».
***
Нурислам кичә мәктәпкә килмәде. Өченче көн кичтән тән температурасы күтәрелде. Тамак та авыртып тора. «Бер көн дәрес калдырганнан зыян юк. Бүген өйдә ят, ял ит», диде әтисе. Малай башта сөенгән иде. Сыйныфташлары парта арасында бөгәрләнеп утырганда, мәсьәлә чишеп интеккәндә, ул ял итәчәк. Ләкин бер эшсез тик ятудан да читенрәк эш юк икән ул. Авыргач, телефонда уен уйнарга да, ютуб карарга да ярамый. «Башың ял итсен», дип әнисе пульт белән смартфонны алып ук куйды. Күңелсез.
Терелеп, икенче көнне үк мәктәпкә китте. Ләкин өй эшләрен эшләргә өлгермәде. Ә биологиядән проект әзерлисе булган. Нурислам бу хәбәрне дәресләр алдыннан гына ишетте. Блин, «икеле» алса, ударник булырга шанслар бетәчәк. «Троечник» булса, җәйге каникулга яңа велик турында хыялланасы да юк. Дүртле-бишлегә укысаң гына алабыз, диде бит әтисе.
‒ Сәлам! Хәлләр? Нәрсә аптырап утырасың?
Диләрә икән. Кыз Нурислам янына ук килеп утырды.
‒ Сәлам. Норм. Болай гына ‒ дип мыгырданды малай кәефсез генә.
‒ Болай гына утырма. Мә, проект яклаганда сөйлисе сүзләреңне өйрән. Син безнең төркемдә. Презентациясен ясадык. Башта Кәрим кереш өлешен сөйли. Аннан мин сөйлим. Аннан — Ризван. Ризваннан соң синең чират, ‒ диде дә, Диләрә кәгазь бите сузды. Проектлар төркемнәргә бүленгән булган икән. Нурисламның кинәт беръюлы көләсе дә, елыйсы да килеп куйды.
‒ Вау! Рәхмәт! Сез супер!
‒ Без шундый, ‒ диде кыз, елмаеп. Елмайганда тагын да матуррак ул Диләрә.
***
Татар теленнән республика олимпиадасы җиңүчесе дипломын Нурисламга уку елы ахырында актлар залында үткән тантанада тапшырдылар. Директор үзе малайның кулын кысып котлады. Сыйныфташлары шау-гөр килеп, аяк тыпырдатып, нык итеп кул чаптылар. Нурисламның да «ура» кычкырасы һәм никтер бармак шартлатасы килде. Сәхнәгә, дипломын алырга чыкканда ул күңеленнән генә теге шигырьне укый иде:
‒ ...Атлап чыктым Иделне.
«Булмас, булмас», — дидеңме?...
‒ Син молодец! Без синең белән горурланабыз. Киләсе елга да бирешмәячәкбез, шулай бит? Җәйге каникулга биремнәр әзерләдем. Каникулда да олимпиадага әзерлекне туктатмыйбыз, ‒ диде Эльвира Мансурован, гадәтенчә бик җитди һәм бик ягымлы итеп.
Нурислам борчылмады, киресенчә, сөенде хәтта.
Әнисе дипломны кат-кат укып карады. Фотога төшереп, телефон аша әбисе белән бабасына да, туганнарга да җибәрде. Аннан Нурисламга елмаеп карап торда да:
‒ Я, улым, бу дурацкий мәктәптән китәсең киләме әле? ‒ диде.
Нурисламга кинәт бик уңайсыз һәм бик рәхәт булып куйды.
‒ Юк, әни...
‒ Ихтыярың.
‒ Ихтыярым! ‒ диде малай елмаеп.
‒ Әйе, улым. Бары да үзең теләгәчә була. Һәрвакыт.
2023 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев