Көмеш кыңгырау

Аңламыйсың күңелемне

—  Их, син минем белән дус булсаң иде...

Илнур, борынын тәрәзә пыяласына терәп, каршы йортның балконына төбәлеп, моңсу гына үзалдына сөйләнә. Зур урамнан бертуктаусыз узып торган машиналар да аны бүген кызыктырмый.
—  Әгәр без дус булсак...— Малай татлы хыялларга чумып, күзләрен йомып, елмаеп куйды,—укырга гел бергә йөрер идек, син гел минем янәшәмнән генә атлар идең. Әй, көнләшер дә иде соң курнос Әхмәт. Ә укудан кайтканда мин сиңа мороженое алып бирер идем...
Илнур, ике учы белән яңагына таянып, авыр итеп көрсенде:
—  Юк шул, аңламыйсың минем күңелемне... Югыйсә, көннәр буе синең матур күзләренә генә карап утырыр идем. Ә син...
Малай татлы уйларыннан бүленде, чөнки күрше балкондагы йөнтәс койрыклы, аклы-каралы маэмай кереп киткән иде инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: