Көмеш кыңгырау

"Актерлар"

Алмаз Гыймадиев.

Фәрит белән Айсылу укудан кайтып киләләр. Ике авыл арасы шактый ерак, шунлыктан вакыт тиз уза дип кайгырасы юк, туйганчы сөйләшеп кайтырга була. Алар икесе дә быел җиденчегә күчте. Бу мәктәпкә күрше авылдан йөреп укыйлар.
—  Карале,—дип эндәште Фәрит,— бер генә күз салчы, нинди матур булып ай күтәрелеп килә...
Айсылу да бу гүзәл күренештән тәэсирләнгән иде, ахрысы, күзләрен тутырып, сокланып офыкка төбәлде:
—  Әйе. Ничә еллар буе, күпме бәхетлеләргә шаһит булып һаман күктә йөри дә йөри. Бер генә дә үзгәрми. —Ул кинәт кенә Фәриткә борылды.—Ә син... ә син үзгәрерсеңме?
—  Без мәңге шулай яшь калырбыз, бер дә олыгаймабыз, —диде малай үз тавышын үзе танымыйча.
—  Син мине мәңге яратырсыңмы?—дип сорады кыз пышылдап кына.
—  Мәңге!—диде Фәрит күзләрен йомып.
Ул арада басу капкасына килеп җитә язганнар иде инде.
—  Ярар,—диде Айсылу кинәт чиелдык тавышка күчеп,— бусын яхшы беләсең, түлке беренче пәрдәдәге монологыңны би-ик тырышып ятларга туры киләчәк әле сиңа, энем. Онытма! Иртәгә уже спектакль. Шәмсебикә апа миңа бик каты итеп әйтте. Әгәр дә Фәрит сүзләрен өйрәнеп бетә алмаса, тотабыз да, рольне суфлер Бәкергә бирәбез, вәссәлам, диде. Ул синнән лутчырак та уйный әле, белдеңме!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: