27 декабрь 2022 яңалыклары
-
«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Йошкар-Ола укучысының хыялы чынга ашты
Йошкар-Оладан Николай Кузнецовның Яңа ел теләге акция кысаларында тормышка ашты. Ул метрополитен поездын йөртеп карарга хыялланган.
-
«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Республикакүләм Чыршы бәйрәмендә булдылар
Бәйрәмгә бөтен Татарстаннан 8,5 мең бала җыелды.
-
Мәскәү татарларының Аулак өй уздыру серләре
Мәскәү оешмасы уздыра торган Аулак өй мәҗлесләренең сере нәрсәдә икән соң?
-
Бетте баш!
Урын җыйганда юрган эчендә адашкан бер малай турында шаян хикәя.
-
«Шаккаттырам» видеобәйгесенә эшләр 8нче гыйнварга кадәр кабул ителә
Бәйгенең максаты – кул эшләре, кызыклы һәм файдалы хоббилары булган кызларны-малайларны эзләп табу, аларны таныту.
-
2022 ел дәвамында «Сөйлә» проекты Казанның 20 мәктәбендә оештырылды
Проектның максаты – укучыларда нәфис сүз жанрын камилләштерү, әдәби әсәрләрне югары профессиональ дәрәҗәдә сөйләргә өйрәтү.
-
Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары яңа ел тамашаларын «Батыр» картасы буенча карый ала
«Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсендә тәрбияләнүче һәм авыр тормыш хәленә эләккән балаларны сөендерергә мөмкин.
-
«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында 12 яшьлек Руслан IT-паркта булып кайтты
Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучы балалар белән очрашты.