Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Шаккаттырам» видеобәйгесенә эшләр 8нче гыйнварга кадәр кабул ителә

Бәйгенең максаты – кул эшләре, кызыклы һәм файдалы хоббилары булган кызларны-малайларны эзләп табу, аларны таныту.

Бәйгенең максаты – кул эшләре, кызыклы һәм файдалы хоббилары (тегү, бәйләү, чигү, ашарга пешерү, бизәнү әйберләре, агач эшләнмәләр ясау һ.б.) булган кызларны-малайларны эзләп табу, аларны таныту.

Хәзерге вакытта бәйгегә 5 видео килде.

Сез аларны безнең ютуб каналда һәм Вконтактедагы төркемдә карый аласыз.

1. Беренче катнашучы - Актаныш районы Әтәс авылыннан Салихов Рамзан.


2. Икенче катнашучы – Мөслим районы Вәрәшбаш авылыннан Асылъяр Хәсәнова.

3. Өченче катнашучы – Актаныштан Сабиров Самир.

4. Дүртенче катнашучы – Чаллы кызы – Мәликә Гарипова.

5. Бишенче катнашучы – Актаныштан Шакиров Лимар.

Бәйгегә эшләр кабул итү 8нче гыйнварга кадәр дәвам итә.

Катнашу өчен үзегезнең кул эшегез яки хоббиегыз турында сөйләп видео төшерегез. Видеода мастер-класс та күрсәтергә мөмкин (мәҗбүри түгел). Әлеге видео яшьтәшләрегезне сез яраткан шөгыль белән кызыксындырырлык булсын.

Видеога таләпләр:1920*1080, 16.9 (горизонталь рәвештә), mpg, mpeg2 яки mpeg4 (H264) форматында, 2 минуттан да артмаска тиеш.

Видеоларны komesh_k@list.ru почтасына бәйгегә дип юллагыз. Катнашучыларның видеолары «Көмеш кыңгырау»ның Вконтактедагы төркеменә куелып барачак.

Бәйгедә мәктәп укучылары катнаша ала.

Үткәрү вакыты: 2022 елның 8нче ноябреннән 2023 елның 8нче гыйнварына кадәр. Нәтиҗәләр 2023 елның 22нче гыйнварыннан да соңга калмыйча игълан ителәчәк.

Җиңүчене жюри билгели.

1, 2, 3нче урын алган катнашучылар җиңүче дипломына һәм истәлекле бүләккә, башкалар катнашучы дипломына лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев