Туфан Миңнуллин иҗатын беләбез!
Безнең 29нчы гимназиядә 16нчы март көнне Туфан Миңнуллин исемендә укытучыларның һәм укучыларның төбәкара конференциясе узды. Конференция өч юнәлештә булды: укытучыларның фәнни эшләре, укучыларның иҗади эшләре һәм «Театр яктылыкка, нурга илтә» исеме астында әсәрләрне сәхнәләштерү.