Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туфан Миңнуллин иҗатын беләбез!

Без­нең 29нчы гим­на­зи­я­дә 16нчы март көн­не Ту­фан Миң­нул­лин исе­мен­дә укы­ту­чы­лар­ның һәм уку­чы­лар­ның тө­бә­ка­ра кон­фе­рен­ци­я­се уз­ды. Кон­фе­рен­ция өч юнә­леш­тә бул­ды: укы­ту­чы­лар­ның фән­ни эш­лә­ре, уку­чы­лар­ның иҗа­ди эш­лә­ре һәм «Те­атр як­ты­лык­ка, нур­га ил­тә» исе­ме ас­тын­да әсәр­ләр­не сәх­нә­ләш­те­рү.

  Мин үзем гим­на­зи­я­дә му­зей со­ве­тын җи­тәк­лим. Ре­фе­ра­тым­ның те­ма­сы да «Ту­фан Миң­нул­лин му­зе­ен­да эш­чән­ле­гем» дип атал­ды. Ки­чә нәкъ ме­нә му­зей те­ма­сы бе­лән баш­ла­нып кит­те дә – без ку­нак­лар­га Ту­фан Миң­нул­лин му­зе­ен күр­сәт­тек. Ку­нак­лар, ди­гән­нән – кон­фе­рен­ци­я­нең жю­ри сос­та­вы да бик дә­рә­җә­ле иде – Чал­лы шә­һә­ре­нең пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты га­лим­нә­ре Ра­дик Ра­мил улы Га­лиул­лин бе­лән Ил­зи­рә Иль­яс кы­зы Мө­бә­рак­ши­на, га­ли­мә һәм ша­гый­рә Рә­зи­нә Хәйб­рах­ман кы­зы Мөхи­я­ро­ва  һәм «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы баш ре­дак­то­ры Ре­зе­да Аль­берт кы­зы Га­сый­мо­ва. Ми­нем үзе­мә пре­зен­та­ци­я­не Ил­зи­рә һәм Ри­зи­дә апа­лар ал­дын­да як­лар­га ту­ры кил­де. 41нче, 37нче мәк­тәп­ләр­дән кил­гән уку­чы­лар­ның да чы­гыш­ла­ры бик оша­ды. Өс­тә­мә со­рау­лар бир­гән­дә дә, кон­фе­рен­ци­я­дә кат­на­шу­чы­лар юга­лып кал­ма­ды. Сек­ци­я­ләр­дә эш бет­кәч, җи­ңү­че­ләр­не кот­лау өчен акт­лар за­лы­на җы­ел­дык. Тө­бә­ка­ра ко­фе­рен­ци­я­дә 1нче урын алу – ми­нем өчен зур җи­ңү бул­ды. Ни­чә ел му­зей­да эш­лә­вем­нең нә­ти­җә­се бул­ды бу.

  Тәб­рик­ләү­ләр бет­кәч, ку­нак­лар­га «Те­атр як­ты­лык­ка, нур­га ил­тә!» юнә­ле­шен­дә җи­ңү яу­ла­ган «Үр­дәк – җи­ңү­че» әсә­рен күр­сәт­те­ләр. Кыс­ка­сы, без­нең 29 гим­на­зи­я­нең 3в сый­ны­фы да (сый­ныф җи­тәк­че­се – Ли­лия Сөб­бух кы­зы) 1нче урын­га ла­ек бул­ды. Ме­нә шун­дый эч­тә­лек­ле, иҗа­ди көн иде бу. 

Ай­сы­лу Аб­дул­ли­на, Чал­лы шә­һә­ре, 29нчы гим­на­зия, 9 А сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев