Малайлар ... ашарга әзерли белергә тиеш!
Малайлар лагере күргәнегез бармы сезнең? Чаллыда нәкъ менә шундый лагерь бар икән. Балалар үсеш үзәгендә оешкан бу лагерь I DA MAN (Әйдаман) дип атала. Әйдаман – «вожатый, лидер» дигән сүз. Әмма инглиз телендә «ир-егет» дигән мәгънәне дә аңлата икән әле ул.