«Репост яса һәм автографлы китап от!» акциясе
Дуслар!
«Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас» дигән безнең зирәк бабаларыбыз.Әгәр дә сез дә китапны иң кадерле бүләк саныйсыз икән, безнең ай саен булачак акциябезгә кушылыгыз.
Февраль аенда без Зимфира Исламованың балалар өчен язылган «Матур көн» дип аталган шигырьләр китабын һәм «Язмыш аръягында кем көтә?» дип исемләнгән проза китабын уйнатабыз.
Кеше бәхетен язмыштан көтәме, әллә, бәхеткә омтылып, язмышын үзе төзиме? Язучының бу китабына шул сорауларга җавап эзләгән, әхлакый темаларны яктырткан хикәяләре, повестьлары тупланган.