Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Сүз байлыгын үстерә торган туплы уеннар

Туп белән уеннар борынгы заманнардан ук билгеле, ләкин тарихта бу уеннарның барлыкка килү урыны һәм вакыты билгеле түгел.

Тормышта һәрбер бала туп белән таныш. Туп белән уеннар бик популяр, дөнья халыкларының барысында да диярлек бу уеннар очрый. Туп белән уеннар баланың аралашу ихтыяҗын уята, үз яшенә хас булмаган хәрәкәтсезлектән арындыра. Кул бармакларының актив хәрәкәтләнүе сөйләм үсешен стимульләштерү фактын исәпкә алып, мәктәпкәчә

Туп, туп,  матур туп!

Сикер, сикер, матур туп!

Бер, ике, бер, ике,

Сикер, сикер, матур туп!

Туп белән уеннар борынгы заманнардан ук билгеле, ләкин тарихта бу уеннарның барлыкка килү урыны һәм вакыты билгеле түгел. Тормышта һәрбер бала туп белән таныш. Туп белән уеннар бик популяр, дөнья халыкларының барысында да диярлек бу уеннар очрый. Туп белән уеннар баланың аралашу ихтыяҗын уята, үз яшенә хас булмаган  хәрәкәтсезлектән арындыра. Кул бармакларының актив хәрәкәтләнүе сөйләм үсешен стимульләштерү фактын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  туп белән  “Сүз байлыгын үстерүче”  уеннар тәкъдим итәм.

1. «Сүзне үзгәртик, үзгәртеп озынайтыйк» туп ыргытулы уены.

Максат: сүз байлыгын, игътибарны, фикерләү тизлеген үстерү.

Уен барышы: Уенны алып баручы бала 1 иҗекле: бал, кул, тал, кебек сүзләрне әйтеп, тупны иптәшенә ыргыта. Тупны тотып алган бала сүзне  ике иҗекле булырлык итеп үзгәртә (бал - баллы) һәм тупны кирегә ыргыта. Сүзнең иҗек саны ачыклана.

2. «Тупны ыргыт һәм хайваннарны әйт» туп ыргытулы уены.

Уен темасы үзгәрүгә карап уен вариантлары: «Тупны ыргыт һәм яшелчәләрне әйт», «Тупны ыргыт һәм транспортларны әйт» һ.б.

Максат: гомумиләштерүче сүзләр куллану бәрабәренә сүз байлыгын киңәйтү; игътибар һәм хәтерне үстерү.

I вариант.Уен барышы: Уенны алып баручы бала гомумиләштерүче сүзне әйтә һәм тупны чиратлап икенче балага ыргыта. Ул исә, шул гомумиләштерүе сүзгә керүче предметны әйтеп тупны кире ыргыта.

Уенны алып баручы бала: Яшелчә.

Балалар: бәрәңге,  кыяр, кишер. Һ.б.

II вариант.Уенны алып баручы бала сүзне әйтә, ә калганнар гомумиләштерүче сүзне.

Уенны алып баручы бала: помидор, шалкан, баклажан.

Балалар: Яшелчә.

3. «Мин 3 хайван исеме  беләм, яисә «Мин 3 кызлар исеме беләм» уены

1,2,3,4,5,

Без күп  белергә тиеш!

Максат: гомумиләштерүче сүзләр  хисабына  сүз байлыгын киңәйтү, реакция тизлеген, җитезлекне үстерү.

Уен барышы: Уенны алып баручы бала тупны идәнгә бәреп: «Мин 3 малай исеме беләм: Айрат, Марат, Булат», -ди. Түбәндәге хәрәкәт  төрләрен кулланырга була: тупны ике кул белән идәнгә бәрергә, ике кул белән тотып алырга; тупны өскә ике кул белән ыргытырга, ике кул белән тотып алырга; тупны уң һәм сул кул белән урында гына идәнгә бәрергә.

4.“Йорт хайваннары һәм аларнын балалары” туплы уены.

Максат: йорт хайван балаларының исемнәрен белүне ныгыту, сүз ясау күнекмәләрен ныгыту; җитезлек, игътибар, хәтерне үстерү.

Уен барышы: Уенны алып баручы бала,иптәшенә тупны ыргытып, йорт хайванының исемен атый, ә ул  тупны кире уенны алып баручыга кайтарганда, бу хайванның баласын әйтә. Төп хәрәкәт: тупны идәнгә бәреп алып ыргыту, идәнгә утырып тупны тәгәрәтү.

Сыерның баласы - ... бозау                                                                                                                                                                                                                              

Атның баласы - ...  колын

Сарыкның баласы - ... бәрән

Кәҗәнең баласы - ... бәти

Этнең баласы - ... көчек

Песинең  баласы - ... песи баласы

5. “Нәрсә ничек кычкыра?” туплы уены.

Тупны тизрәк тот син,

Хайван телен әйт син.

Максат: сүзлек байлыгын киңәйтү, реакция тизлеген үстерү.

Уен барышы:

1 вариант.Уенны алып баручы бала тупны ыргытып хайван, кош исемен әйтә. Ә иптәше, тупны кире кайтарып, хайванның, кошның тавыш бирүен дөрес әйтергә тиеш:

Сыер - ... мөгери

Эт - ... ырлый

Каз - ... каңгылдый

Үрдәк - ... бакылдый

Тавык - ... кытаклый

Әтәч - ... кычкыра

Күркә - ... гөлдери

Сарык - ... бәэлди

Кәҗә - ... мәэлди.

2 вариант. Уенны алып баручы тупны иптәшенә ыргытып сорый:”Нәрсә ырлый?”, “Нәрсә мөгери?” һ.б.

6. “Нәрсә ничек хәрәкәтләнә”- туплы уены.

Нәрсә сикерә, нәрсә йөзә,

Нәрсә оча, нәрсә йөгерә?

Максат : фигыль сүзлеген баету; фикерләү, игътибар, җитезлекне үстерү.

Уен барышы: уенны алып баручы тупны иптәшенә ыргытып сорау бирә, ә иптәше тупны кире кайтарып, сорауга җавап бирергә тиеш. Уенда тупны торлечә  ыргыту алымнары кулланыла.

Уенны алып баручы: оча.

Балалар: кош, күбәләк, чебен, коңгыз, черки, һ.б.

7. “Хайван, кош нәрсәләр эшли?”  туплы уены.

Нәрсә эшли беләләр-

Кошлар, балыклар, аслар?

Максат: фигыль сүзлеген активлаштыру, хайваннар турында белемнәрне ныгыту; фикерләү һәм җитезлекне үстерү.

Уен барышы: уенны алып баручы тупны  төрле алымнар белән ыргытып, иптәшенә бирә, ә ул тупны кире  кайтарганда әлеге хайванга туры килүче эш, хәрәкәтне атый.

Уенны алып баручы: эт

Балалар: утыра, ята, йөгерә, йоклый, ашый, ырылдый, уйный, тешли,...

8. “Кем нәрсә эшли?” уены.

Онытмабыз беркайчан

Нәрсә эшли кешеләр.

Максат: һөнәрләр турында белемнәрне ныгыту; фигыль сүзлекләрен баету; игътибар һәм җитезлекне үстерү.

1 вариант. Тупны иптәшенә ыргытып яисә тәгәрәтеп, уенны алып баручы бала һөнәр иясен атый, ә иптәше  тупны  кире кайтарып, әлеге һөнәр кешесенең нәрсә эшләвен әйтә.

Уенны алып баручы бала: тозүче

Балалар: төзи.

Уенны алып баручы бала: укытучы

Балалар: укыта.

2 вариант. Уенны алып баручы бала  фигыльне атый, ә калган уенда катнашучылар - һөнәр иясен.

9. “Кайнар-салкын” уены.

Авызыбызны зур ачып

Без киресен әйтәбез.

Максат: капма-каршы мәгънәдәге сүзләр турында төшенчәне ныгыту.

Картиналар буенча:

Елга киң, ә гөрләвек ... тар.

Аю зур, ә аю баласы ... кечкенә.

Бабай карт, ә малай ... яшь.

Уен барышы. Уенны алып баручы бала  тупны иптәшенә ыргытып сыйфат әйтә, ә ул  тупны кире кайтарып капма-каршы мәгънәдәге сүзне әйтә.

Уенны алып баручы бала: кайнар

Балалар: салкын

Уенны алып баручы бала: яхшы

Балалар: начар.

Катлауландыру. Уенчыларга сүзтезмә төзергә тәкъдим итәргә була. Мәсәлән : Очлы пычак. Аяз көн. Тирән күл.

10.  “Өченче артык” уены.

Максат:  сүзләрнең гомуми билгеләрен аера белү күнекмәсен ныгыту; аралашу сәләтен үстерү.

Уен барышы. Уенны алып баручы бала  тупны иптәшенә ыргытып 3 яисә 4 сүз әйтә һәм кайсы артык булуын сорый.

Мәсәлән: кызыл, сары, баллы.

11.   “Нәрсәнең башы” уены.

Кайсы хайванның башы

Әйт әле тизрәк тагы.

Максат: исемнәрнең иялек килешен белүләрен ныгыту.

Уен барышы.Уенны алып баручы бала тупны иптәшенә биреп, сорый: “Бу нәрсәнең башы?”

Бала: “Бу карганың башы”.

12. “Нәрсә түгәрәк була?” уены.

Максат: сыйфатлар хисабына баланың сүзлеген баету; фикерләү, хәтер, җитезлекне үстерү.

Уен барышы. Тупны төрле алымнар белән ыргытып, уенны алып баручы бала сорау бирә, ә иптәше тупны кире кайтарып, сорауга җавап бирә.

Уенны алып баручы бала: нәрсә озын була?

Балалар: юл, елга, бау, җеп, тасма, һ.б.

Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”ның  югары квалификацион   категорияле укытучы-логопеды  Фәнирә Нуртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев