– Апа! Малахайны бәйлә әле!
Мич башыннан киез итекләр алырга дип үрелгән Гөлия, энесенең “малахай” дигән сүзен ишетүгә, итекләрне яшен тизлегендә сыпырып төшерде. Тигез рәт булып тезелеп торган эреле-ваклы аяк киемнәре артында сыртын җылытып яткан соры мәче ни булганын да аңларга өлгерми калды бугай. Һәрвакыттагыча куркып, “дөп” итеп идәнгә сикереп төшкәне ишетелмәде.