. «Без аэропорт исемен генә түгел, ә Казаныбызның йөзен билгеләүче, минут саен, көне-төне яңгырап Татарстанны, Казаныбызны, халкыбызны дөньяга яңгыратып торачак исем сайлыйбыз. Бөтен дөнья татарлары өчен иң бөек исем ул. Аның аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный. Габдулла Тукай 200 миллионлы төрки дөнья өчен бөек шагыйрь һәм бөек шәхес», – диелгән «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова имзалаган мөрәҗәгатьтә.