Бүген Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә "Тылсымлы каләм- Волшебное перо" төбәк әдәби фестивале узды. Фестиваль "Проза", "Поэзия", "Публицистика" мәйданчыкларында башланып китте. Нәкъ шул юнәлешләрдә каләм тибрәтүче балалар, яшүсмерләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр үз иҗат җимешләрен мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим иткән иде.