5-7 яшьлек бала белән сөйләшү
Бала тууга ук сезнең тавышны ишетә. Сез аңа “әни”, “әти” сүзләрен өйрәтәсез, нәрсә яхшы, ә нәрсәнең начар икәнлеген аңлатасыз. Шуңа күрә сез аның өчен иң ышанычлы кеше. 5-7 яшьлек балалар белән сөйләшү әллә ни кыенлык тудырмый. Яшүсмер балаларга караганда, алар күпкә ачыграк һәм сөйләшүчәнрәк.