Бадминтон – яшәү рәвешем
Шушы көннәрдә бер укучым – Әгъзәмов Ислам - яшүсмерләрнең бадминтон буенча Омскида үткәрелгән Бөтенроссия турнирында катнашып, зур җиңү яулап кайтты. Ислам бу турнирга Республика куләмендә ирешкән күп кенә җиңүләре аркасында чакырылды. Аның 20 дән артык республикакүләм медальләре бар. Ә Омскида үткәрелгән ярышлардан 2 бронза, 1 көмеш медаль яулап кайтты 4 нче сыйныф укучым!