Әбием-алтыным - минем иң якыным
Әбием алтыным-минем иң якыным
Әбекәй, дәү әни, әбием... Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь булмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен генә кадырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Яңа Усы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары яраткан әбиләре турында...
Григорьева Сөмбел, Мөслим районы Яңа Усы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.