Укучыларыбыз иҗаты
Сеңлем
Әти белән әни безгә
Сеңел бүләк иттеләр.
Үземне дә, энемне дә
Бик бәхетле иттеләр.
Исеме дә матур аның,
Илзия диеп куштык.
Чын күңелдән рәхмәт әйтеп,
Әти-әнине кочтык.
Әз генә йоклап алса да,
Йокысы бик тиз туя.
Калдырмый уенчыкларын,
Уйнагач - җыеп куя.
Өчәүләшеп уйнаганда,
Өебез гөрләп тора....