Көмеш кыңгырау

20 февраль 2018 яңалыклары

  • 20 февраль 2018 - 16:30
    КӨТӘБЕЗ! ЫШАНАБЫЗ!!!
    Олимпия уеннары дәвам итә. Иртәгә Мәскәү вакыты белән иртәнге 04:00 сәгатьтә фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында ярышның кыска программасы башлана. Әлеге спорт төрендә Рәсәйдән өч кыз: Евгения Медведева, Мария Сотскова һәм милләттәшебез Алинә Заһитова катнашачак. Кызларга уңышлар телибез! Яуланган медальләр саны буенча Рәсәй командасы (дөресрәге, Рәсәйдән килгән атлетлар командасы) әлегә...
  • 20 февраль 2018 - 08:05
    «Идегәй»дән истәлек
    И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт - Иелеп тәзем кылган йорт; Анам килен булган йорт - Иелеп сәлам әйткән йорт; Кендегемне кискән йорт, Керем-коңым юган йорт; Бия сауган сөтле йорт, Кымыз эчкән котлы йорт; Идел - Җаек арасы Елкы белән тулган йорт, Казан - Болгар...
  • 20 февраль 2018 - 06:54
    «Җир сәгате»нә кушылабыз!
    Татарстан халыкара «Җир сәгате» акциясенә кушыла. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге чара 24 март көнне кичке 20.30 - 21.30 сәгатьтә үтәчәк. Шушы вакыт аралыгында республиканың барлык районнарында биналарны, корылмаларны, торак йортларны яктырту туктатылып торачак. Әлеге акциягә кушылырга теләүчеләр бу вакытта фатирларында, өйләрендә ут сүндереп тора ала.
Реклама