Менә дигән безнең әбиләр!
Утыралар җыйнаулашып,
Гәп саталар кичен әбиләр:
«Кара инде, һаман яңгыр ява,
Булмас инде быел кыш!» - диләр.
Кабат утыралар кичен әнә,
Гәп саталар безнең әбиләр:
«Кыш зәмһәрир салкын була икән,
Йөз елга бер килә торган!» - диләр.
Ә кар ява, хуҗа булып җиргә,
Бишенче көн инде туктамый.
Әбиләрнең сүзләренә гүя...