Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Тылсымлы каләм - Волшебное перо" фестивале узды

Бүген Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә "Тылсымлы каләм- Волшебное перо" төбәк әдәби фестивале узды. Фестиваль "Проза", "Поэзия", "Публицистика" мәйданчыкларында башланып китте. Нәкъ  шул  юнәлешләрдә каләм тибрәтүче  балалар, яшүсмерләр  һәм  18  яшьтән өлкәнрәкләр үз  иҗат җимешләрен  мәртәбәле жюри  игътибарына  тәкъдим иткән иде.

“Сүзләрдән  тезелгән  энҗеләр”, «Поэзии чарующие строки» дигән  шигъри атамалы   түгәрәк өстәлләр  Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Мөслим якларыннан  җыелган сәләтле балалар  һәм өлкәннәр  өчен  иҗат мәйданчыгына әйләнде. Бәйгегә  җибәрелгән  шигырьләрне укыганнан соң, “Кышкы  манзара”  темасына  экспромт-шигырь  язу биреме дә үтәлде. Илһам – бик нәзберек  төшенчә булуга карамастан,  бу  иҗади бирем  күпчелек  катнашучының  шигъри  тоемын,  дөньяны  образлы күзаллау  куәсен  билгеләде. “Татар шигърияте”  мәйданчыгына  җитәкчелек итүче шагыйрьләр  Рафис Корбан белән Рәшит Бәшәр һәр шигырьне диккать белән  тыңладылар,  киңәшләрен  бирделәр.Балалар  өчен утызлап  китап  бастырып чыгарган  А.Алиш  премиясе лауреаты Р.Корбан теләк  рәвешендә ритм белән рифмага, образлылыкка әһәмият  бирергә чакырды, әйтәсе килгән  сүзнең кызыклы,  яңа булуы шарт, диде. Шундый ук мәртәбәле  бүләк иясе, балалар  шигъриятендә  әйдәп баручыларның  берсе булган  Р.Бәшәр  шигырьдә  сурәт  күз алдына  килеп  басарга  тиеш дип,   шигъри  үрнәкләр  белән дәлилләде,  балаларда очраган  матур сурәтләргә  игътибар  юнәлтте.

“Рус  шигърияте”   мәйданчыгын  җитәкләгән  язучы, тәрҗемәче,  шагыйрь  Мансур Сафин күңелләрендә  поэзия  уты булган  балаларның шигырь  төзелешен яхшы белүләре, рус шигъриятенең  күренекле  вәкилләре Мандельштам, Хлебников һ.б.ларның  иҗатларын белүләрен  билгеләп үтте.

“Әдәбият  хәзинәсе” дип исемләнгән  проза  мәйданчыгын  ТР Язучылар берлегенең  Чаллы бүлеге  җитәкчесе Факил Сафин алып барды. Прозаның  җитди жанр булуын, шунлыктан  катнашучыларның  күп булмавын  әйтеп узды. Шулай булуга карамастан, тәкъдим ителгән  әсәрләрнең  күпчелеге уңай бәя алуына  игътибар юнәлтте.Бүләкләү  тантанасында  ул   фестивальнең  яшь  иҗатчыларны  барлау, үстерү, юнәлеш бирүдә  зур әһәмиятен ассызыклады, Чаллы  язучыларының  бүгенге  көндә  һәр атнаның чәршәмбе көнендә  шундый ук максатларда “Әдәби клуб”   оештыруларын да әйтеп үтте.

Фестиваль  кысаларында  танылган  шагыйрь , Ш.Маннур  һәм А.Алиш премияләре лауреаты  Рафис Корбан  белән “Яшик  әле гомерләрне  җырга  тиң  итеп...”  дип исемләнгән очрашу  узды.Биредә шагыйрьнең тормыш юлы  һәм иҗаты белән тулырак танышу, шагыйрьнең  үзен  тыңлау һәм аның белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды.

Фестиваль    үз  эшен җиңүче  һәм лауреатларга  дипломнар   һәм истәлекле  бүләкләр тапшыру    белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев