Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыкара рәссамнар көне

Бу бәйрәм 2007 елның 8нче декабреннән «Дөнья халыклары сәнгате» Халыкара Ассоциациясе тарафыннан билгеләп үтелә башлый.

8нче декабрь рәссам һөнәренә багышланган бердәнбер көн түгел икән. Мәсәлән, Украинада ул октябрьдә, Россиянең Курск өлкәсендә 9нчы августта, ә Липецк өлкәсендә исә 25 декабрьдә билгеләп үтелә.

Кайбер иҗади берләшмәләр рәссамнар көнен 20нче гасырның күренекле вәкиле Пабло Пикассо туган көнне — 25нче октябрьдә искә алырга тәкъдим итә.

Пабло Пикассо (1881-1973) — танылган испан һәм француз рәссамы, скульптор, график, театраль рәссам, керамист һәм дизайнер.

Кубизм, сюрреализм, постимпрессионизм юнәлешләрендә иҗат иткән.

Шулай итеп, иҗатчылар әлеге мәсьәләдә бер фикергә килмәгән әле. Бу бер яктан карасаң әйбәт тә: рәссамнарны елның берничә көнендә һөнәри бәйрәмнәре белән котларга була бит.

Әлеге бәйрәм рәссамнарның һөнәри бәйрәмнәре генә түгел, ә барлык сәнгать яратучыларныкы да. Иҗат — кешеләргә дөньяны ярату, аны төрлечә аңлау мөмкинлеге бирә торган төшенчә.

Рәссам һөнәренең мең еллык тарихы бар. Борынгы Мисырда рәсем ясаучылар бик зур хөрмәткә ия кешеләр булып саналганнар икән. Бу заманнарда рәсемнәр тылсымлы көчкә ия дип саналган. Урта гасырларда рәсем сәнгатенең төп юнәлешләре иконалар, шамаилләр, фрескалар һәм мозаикалар ясау була. Соңрак кеше сурәтен ясау зур үсеш ала.

Рәссамнар үз һөнәрләре турында:

«Минемчә, рәссамга роза ясау иң авыры. Ул үз розасын ясар өчен, аңа кадәр ясалган бөтен роза рәсемнәрен онытырга тиеш.» (Анри Матисс)

«Һәр бала — рәссам. Иң авыры — балалыктан чыккач та рәссам булып калу.» (Пабло Пикассо)


 

Ту­мыш­тан ук һәр­бе­ре­без иҗат­чы, рәс­сам без. Тү­бән Ка­ма­да яшү­че рәс­сам Крис­ти­ан Апос­тол фи­ке­рен­чә дә нәкъ шу­лай. «Ба­ла кеч­ке­нә­дән үк иҗат­ка ом­ты­ла», – ди ул. 


«Җил - рәссам». Рушания Гыйләҗева шигырьләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев