Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Археологларның һөнәри бәйрәме

Археологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 15нче августта билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында берничә версия бар. Аларның берсе буенча, бәйрәм 1940 еллар башында Новгородтагы экспедиция вакытында барлыкка килә.

15нче август көнне студент-археологларның бәйрәм оештырып аласылары килә. Алар экспедиция җитәкчесе Артемий Арциховский янына киләләр дә «бүген зур бәйрәм — Александр Македонскийның аты Буцефалның туган көне, моны билгеләп үтәргә кирәк» дип белдерәләр. Бәйрәмне билгеләп үтәләр, соңыннан сәбәбе онытыла, һәм Буцефалның туган көне Археолог көне булып тарихка керә.

Күп кенә археологлар бәйрәмнең датасы күренекле галим Татьяна Пассекның туган көне (19031968) белән бәйле дип саный, башта ул аның үз экспедициясендә генә билгеләп үтелә, ә аннары 15нче августта Археологлар бәйрәме үткәрү әкренләп башкаларга да күчә.

Археология — (грек теленнән archaios борынгы һәм logos тәгълимат дигәнне аңлата) борынгы халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен безнең көннәргә кадәр килеп җиткән көнкүреш предметлары буенча өйрәнү фәне.

Барлык тарихи вакыйгалар да язма чыганаклар яисә археологик мәгълүматлар буенча билгеләнә. Язма чыганаклар бик аз сакланып кала, ә көнкүреш материаллары һәрвакыт күбрәк була. Димәк, археологик казылмалар тарихны өйрәнүнең иң нәтиҗәле әсбаплары.

Россиядә археология Петр I чорында үсеш ала башлый. 1714 елда Петербургта Россиянең беренче дәүләт музеее — кунсткамерага нигез салына, аның өчен борынгы табышлар җыела. Курганнарны тикшерү эшләре башлана, аерым һәйкәлләр реставрацияләнә.

Бу бәйрәм кырдагы казу эшләре сезонына туры килә, шуңа күрә галимнәр аны эштән аерылмыйча гына билгеләп үтәләр. Археолог көненең, башка күп кенә һөнәри бәйрәмнәрнеке кебек үк, үз традицияләре бар.

Еш кына 15нче август көнне экспедициядә беренче тапкыр катнашучылар өчен «археологларга багышлау» үткәрелә. Яңа кыр белгечләренә киртәләр полосасын узарга, төеннәр бәйләү осталыгын күрсәтергә, яшерен әйберне пластик көрәк белән казып табарга һәм башка сынаулар үтәргә туры килә.

Бу көнне археологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау гадәти хәл. Аңа палатка, йокы капчыгы, уңайлы аяк киеме яки сәяхәт кораллары бүләк итәргә мөмкин.


Ниһаять, ул теш казып чыгарды! Кеше теше... тагын бераз казынган иде — тагын ике теш килеп чыкты. Булмаганны! Кеше теше!

Яшь археолог (Булган хәл). Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/ias-arxeolog-bulgan-xal

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев