Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яшь археолог (Булган хәл)

Ниһаять, ул теш казып чыгарды! Кеше теше... тагын бераз казынган иде — тагын ике теш килеп чыкты. Булмаганны! Кеше теше!

Безнең Ренатның күпне беләсе килә. Шул күпне беләсе килү теләге аны археологлар экспедициясенә алып килде. Әтисенә ияреп килде ул монда. Ренатның әтисе Зает — археолог. Ул тарихны җир казып өйрәнә. Казыган урынын чистарта-чистарта, зур саклык белән эшли.

Быелгы экспедиция Барыш елгасы буена иде. Кешеләр һәр заманда да елга, күл, диңгез буйларына урнашырга тырышкан. Барыш елгасының исеме дә матур, каян килеп чыккандыр, белмим, тәгаен, ул бу сәяхәттән соң тарихка кереп калыр. Бәлки, биредә борынгы аучылар, балыкчылар яшәгәндер. Таш кыйпылчыклары, ук очлары, сөңге булсынмы, балык тотарга гарпун булсынмы — җир астыннан чыккан һәр табылдык кыйммәт. Идел буйларында, аңа коя торган елга буйларында кешеләр дә, динозаврлар да яшәгән. Мамонтлар турында сөйләп торасы да юк инде.

Көннәр матур, Ренат та олы, тәҗрибәле археологлар белән беррәттән эшли. Арыдым да дими, ял итик әле дә дими, тырыша. Иртән бераз эшләп алганнан соң, кояш югары күтәрелгәч, археологлар тамак ялгап алырга утырдылар. Кемдер учак ягып җибәрде. Кайсыдыр консерв банкасын ачты, ярма әзерләде, ипи кисте.

Ашап-эчеп утырганда, Ренатның күзе ниндидер шикле нәрсәгә төште. Ул, үзе дә сизмәстән, казына башлады. Эшне вакытында эшләмәсәң онытылуы яисә югалуы ихтимал. Ренат төрле яклап бик сак кына казый, зыян китермим дип тырыша. Казый дигәч тә, көрәк белән казымый, очлы инструмент белән чокый инде. Ниһаять, ул теш казып чыгарды! Кеше теше... тагын бераз казынган иде — тагын ике теш килеп чыкты. Булмаганны! Кеше теше! Ренат өлкән археологка карап аваз салды: — Теш таптым, кеше теше! Казырга кирәк, скелеты да бар кебек! — Бу сүзләр аяз көнне яшен яшьнәгәндәй яңгырады ки, барысы да аңа әйләнеп карадылар. — Чынлап әйтәм, менә тешләре!

Бергәләп казый, чистарта башладылар. Озак та үтми, скелетны казып чыгардылар. Сөякләре җиңел, нечкә. Ирләрнеке булса, тупасрак, авыррак, юанрак булыр иде. Өлкән археолог табылдыкның кырык яшьләр чамасындагы хатын-кыз булуын чамалады. Бездән биш мең еллар элек яшәгән! Табыш артыннан табыш дигәндәй, скелет янында археологларга бик мөһим төрле табылдыклар да бар: таш кораллар, балык тоту өчен гарпун, очлы әйберләр, ук очы... Иң кызыгы — шаман билгесе! Күрәсең, бу хатын шаман булган. Бу — табылдыкның кыйммәтен тагын да арттыра.

Табылган скелетның серләре дә бар бит әле. Сөякләре, бармак очлары җитеп бетми. Уйлый-уйлый, борынгы халыкның гореф-гадәтләрен искә төшереп, эзләнеп, шундый нәтиҗәгә киләләр: бу хәл күмү традициясе белән бәйле. Бу шаман-табылдык яшәгән чорда үлгән кешене, җеназага салган кебек, куралардан эшләнгән аслыкка салып, югары менгезеп, ике агач арасына элеп куйганнар. Җирне пычратмас өчен, шулай эшләнгән дип санала. Кошлар, җәнлекләр, җил, кояш ашап сөяккә генә калгач, бер елдан соң гына күмә торган булганнар. Бер елдан соң кешенең елын билгеләп үтү дә шуннан калган дигән фикер яши. Биек Тибет тауларында яшәүче халыклар арасында бу гадәт әле дә яши, ди. Ерак китәсе түгел, мордва халкында да унтугызынчы гасырга кадәр шундый гадәт сакланган була.

Менә, егетләр, яшь археолог Ренат Азизов булмаса, бу ачыш булыр идеме икән? Археологик экспедиция бу шатлыклы мизгелләрне тояр идеме икән? Идел буенда яшәүчеләрнең борын-борын заманнарда ничек яшәгәнен дә белмәс идек. Ренатның кызыксынучанлыгы менә нинди ачышка юлыктырган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев