Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

8нче август — Халыкара песиләр көне

Сезнең песиегез бармы? Булса, бу көнне син аның өчен кечкенә бәйрәм оештыра аласың.

Сезнең песиегез бармы? Булса, бу көнне син аның өчен кечкенә бәйрәм оештыра аласың. Ә аларга бәйрәм нидән гыйбарәт дисеңме? Беркемдә йокларга комачауламаса һәм берәр тәмле ашамлык булса, мәсәлән, балык. Песиләр тәүлегенә 16-20 сәгать йокларга мөмкиннәр. Йомшак йокы чүлмәкләре алар. 

Халыкара песиләр көне 2002 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул Халыкара хайваннарны яклау фонды тарафыннан хуҗасыз песиләргә игътибарны арттыру ниятеннән дә уйлап табылган.

Песиләр турында хәтта аерым фән дә бар — фелинология дип атала ул. Әлеге фән песиләрнең бик тә акыллы һәм файдалы хайван булуын раслый.

Җир шарының 80% халкы йортларында берәр төрле хайван тота. Беренче урында — песиләр, икенче урында этләр тора. Песиләр тычкан һәм күсе тоталар, кайбер чирләрне дәвалау үзлекләренә ия булулары белән дә кешеләргә бик зур файда китерәләр. Песи асраучы кешеләрдә йөрәк авырулары, инфаркт һәм инсульт 40%ка азрак була икән.

Россиядә песиләр көне аерым билгеләп үтелә

«КӨНбагыш» проектында Әминә сезне песиләр турында кызыклы фактлар белән таныштыра.

Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажында ел да «Эрмитаж песие көне» дигән халыкара бәйге уздырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев