Көмеш кыңгырау

19 август – фотографияләр көне

Без фотосурәтләрсез тормышны инде күз алдына да китерә алмыйбыз, ә аларның барлыкка килүенә нибары 182 генә ел.

Беренче тапкыр сурәткә төшерү мөмкинлеген 1839 елда француз галиме Луи Дагер уйлап тапкан булган. Нәкъ менә аның хөрмәтенә җайланма үзе «дагерротип» дип аталган. Ә бу ачышка патентны, галимгә гомерлек пенсия билгеләп, француз хөкүмәте сатып алган.

Иң кызыгы – Франциянең икенче читендә Жозез Нисефор Ньепс дигән кеше дә камера ярдәмендә теге йә бу күренешнең чагылышын «ясау» белән җенләнгән. Алар икесе очрашып, бергә эшләргә килешү дә төзегәннәр хәтта. Тик 1833 елда Ньепс үлеп киткән.

Фото ясау тарихына исә тагын бер кеше – инглиз галиме Уильяму Генри Фоксу Тальботу да кереп калган. Ул «калотипия» алымы уйлап тапкан. Бүгенге көндә фотога төшерү нәкь менә шушы алымга нигезләнә дә инде.

Фотографияләр көне ни өчен 19 августка билгеләнгән соң?

Нәкъ менә шушы көнне француз хөкүмәте бу ачышны дөньяга тараткан. Аны «дөньяга бүләк» дип атаганнар. Дөрес бит инде, әйеме?

Күпләр фотога төшерүне бүгенге көнне ничектер истә калдыру мөмкинлеге дип кенә саныйлар. Әмма ул көндәлек тормышта гына түгел, тарихи елъязмаларда, медицинада, дизайнда, хәтта криминалистикада да файдаланыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: