Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

10нчы май – үз бүлмәңне җыештыру көне

Әйе, әйе, андый дата да бар.

Календарь битенә күз салсаң, нинди генә истәлекле дата һәм бәйрәмнәргә юлыкмыйсың... Тузга язмаганнары да очрый, әлбәттә. Тик кирәклеләре күбрәк. Мәсәлән, 10нчы май — үз бүлмәңне җыештыру көне. Әйе, әйе, андый дата да бар. Бу рәсми булмаган бәйрәм, әти-әниләр яки бүлмәдәшең өчен кирәкле көн кебек тоелса да, сиңа ул һич тә кызык тоелмаска мөмкин. Бүлмә җыештыруның нинди күңелле ягы булсын инде аның?! Менә бар икән шул. Хәтта мавыктыргыч та булырга мөмкин әле ул.

Бәйрәм тарихы

Бүлмәне чистарту көнен бәйрәм итү фикере 1980 елда АКШта туган. Экология начарлана барган саен, кешеләрдә аллергия һәм астма ише авырулар ешрак барлыкка килгән. Хәтта кайвакыт һава кояш та күренмәслек дәрәҗәдә пычранган. Шуңа күрә кешеләр үзләре йогынты ясый алган нәрсәләргә, ягъни үзләре яшәгән торакның һәм биналарның чисталыгына игътибар күрсәтә башлаган. 1981 елда Америка инженерлары, профессиональ берләшмә белән берлектә, чиста бүлмәләр буенча беренче санитар-эпидемиологик таләпләр бастырганнар. Шуннан бирле ул биналарның чисталыгын саклау стандартлары үрнәге булып тора.

Ничек бәйрәм итәргә?

Аны төрле илләрдә төрлечә бәйрәм итәләр. Америкада һәм Канадада һаваның, йорт-җирнең һәм уку-эш урыннарының чисталыгына игътибар җәлеп итәләр. Массакүләм чаралар оештырып, телетапшырулар чыгаралар. Анда өйләрдә, укуда, эштә һәм җәмәгать урыннарында чисталык, тәртип мәсьәләләре турында фикер алышалар. Безнең илдә исә шимбә өмәсе, өй юу кебек гореф-гадәтләр башкарыла.

Конмари методы буенча өй җыештыру тәртибе белән танышабыз

Узган тормыш белән яшәмәгез

Өй иясе

Өй эшләрен ничек тиз эшләргә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев