Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Тарихи квестка нәтиҗә ясыйбыз

27нче майда ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан тарихи квест оештырган идек.

Квестның сораулары биредә.

Җиңүчене билгеләр көн җитте. Ул - Истанбулда яшәүче Айгөл Зара Кәбирова. 

Айгөл Чаллыда туып-үскән, Казанда укыган. Тормыш көтмәгәндә Төркиягә илтеп ташлады, ди үзе турында. Хәзер ул Истанбулдагы Йылдыз исемендәге техник университетта инженер-төзүче булып эшли, фәнни эшчәнлек алып бара.

Төркиядәге татар дөньясында актив катнаша. Һәм туган ягын да онытмый. Аның туганнары биредә яши икән. «Элек кайткалый идем. Хәзер ничек булыр инде...» ди ул.

«Мине әни «Көмеш кыңгырау»ны, бабай «Актаныш таңнары»н укытып үстерде, аны да әйтим. Җыеп тегеп бара идек... Мәктәптә сочинениеләр язганда бик күп файдагыз булды», дип тә өстәде.

Айгөлне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин, Айгөл!