Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

«Йө­зек салыш» уены

Бу уен хәзерге балаларга таныш та түгел. Ә үзе нинди кызык уен!

Кышкы уеннар

Уенда 8ләп кеше катнаша. Барыбыз да тезелеп бер рәткә утырабыз. Алып баручы учындагы йөзекне (йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.

Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм «йөзек иясе»нең үз-үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар.

Йөзекне юри үзендә итеп тә күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага басып: «Йөзек-йөзек, капка төбенә чык» дияргә тиеш. «Йөзек иясе» аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, яңа уенда бу рольне үзе башкарачак.

Бу кызык: Сүз байлыгын үстерү өчен туплы уеннар

«Күз алдыгызга китерегез — сез берәр сайтта утырасыз. Шул вакыт кайдадыр бер почмакта язу яна башлый..»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев