Көмеш кыңгырау

Кышкы уеннар

Без елның дүрт фасылы да үзенчәлекле булган якта яшибез. Кыш көне бездә кар ява! Кышкы уеннарның тәмен татып калыгыз әле, дуслар!

Кышкы уеннар

Кем иң җитезе

Карны чистартып, уен өчен мәйдан, аннары  кар йомарламнары әзерлибез. Һәм мәйданчык эченә керәбез. Ике кеше һөҗүмчеләр булып читтә кала. Уенны башлап җибәрәбез. Алып баручылар мәйданчык эчендәгеләргә кар йомарламы ата. Уртадагылар сакланырга тырыша. Тигән очракта, катнашучы уеннан чыга. Иң соңыннан калган ике кеше – иң җитезләр яңа уенда алып баручы була.

Кыңгырау уены

Ачык төстәге тасма белән агач ботагына кыңгырау элем куябыз. Һәм кыңгырауга чиратлап кар йомарламы атабыз. Кыңгырау чылтырый икән, бер «очко» языла. Кыңгырауны кем күбрәк чылтырата, шул җиңүче.

Суык «бабайлар»

Бер-берсеннән хәйран гына ара калдырып, кар өстендә ике сызык сызабыз.  һәм ике арага ике җитез малай (суык бабайлар) бастырып куябыз. Без хәзер бер сызыктан икенчесенә кадәр, суык бабайларга тоттырмыйча, йөгереп барып җитәргә тиеш. Суык бабайлар кулы кагылып кына китсә дә,  син катып каласың. Икенче якка йөгергәндә, юл уңаеннан катып калган дусларыңа кагылып, аларны «уятып» китәргә була.

Кар «шары» белән узыш

Барыбыз бергәләп кар тәгәрәтәбез һәм зур гына кар «шары» ясыйбыз.  Бер сызык сызып, «шарыбыз» белән стартка басабыз. Финишка беренче барып җитүче (кар шарының таралмавы да кирәк!) җиңүче санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: