Көмеш кыңгырау

Татар әдәбияты үзебез өчен... генәме?

Беркөнне эштә хезмәттәшебез сөйли. Трамвайга әбисе белән оныгы килеп кергән һәм чираттагы - Хәсән Туфан тукталышын игълан иткәннән соң, оныгы әбисеннән: «Әби, кем ул Хәсән Туфан?» дип сораган. Әби кеше аптырап калмаган...

«Бөек Ватан сугышы герое» дип җавап биргән. Көлештек. Әмма шунда ук бераз күңелсезрәк тә булып китте. Татарстанда яшәүче руслар, (һәм рус телле татарлар) нигә әле безнең Хәсән Туфанны да (!) белмәскә тиеш?
Дөрес, бүген татар теле-әдәбияты Татарстандагы барлык мәктәпләрдә дә мәҗбүри укытыла, һәм мәсьәләне инде күптән хәл ителеп беткән, дип санарга була. Әмма мин үзем менә шикләнәм. Махсус кызыксынып караганым бар - рус мәктәбендә укучы балалар татар әдипләреннән, кагыйдә буларак, ике-өч кешене - Габдулла Тукайны, Муса Җәлилне, Һади Такташны гына белә. һәм, анда да әле исемнәрен генә.

«Хәзер кеше китап укыймыни! Үзебезнең татар мәктәбендә укучы балаларның да алардан артык җире юк», - дияр моңа каршы кайберәүләр. Тик алай чагыштыру дөрес түгелдер. Безнекеләр укытучы кушкан 10 әсәрнең 3-4-ен генә укыса да, аңлап укый, һәм кызыклы сюжетны, һичшиксез, хәтерендә калдыра.

Аннары, безнекеләрнең бит бер зур өстенлеге дә бар. Алар телне яхшы белә. Димәк, рухи мирасны соңрак, тормышка башка - өлгергәнрәк караш тугач та, кире кайтып уку мөмкинлеге бар. Руслар һәм рус теллеләр белән исә хәл башка, һәм без аларны татар әдәбияты белән таныштырырга телибез икән, моны менә хәзер - уку йорты (мин мәктәп дип кенә әйтмим) кысаларында гына башкара алабыз.

Рус телле балаларга татар теле-әдәбияты укыту буенча миңа дистә еллар шушы юнәлештә эшләгән мәгариф хезмәткәре, күп дәреслекләр авторы Розалия ханым Нигъмәтуллина белән сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Бер кызыклы фикер әйтте Розалия Рәхмәтовна: «Теге я бу эшне башкарганда, нинди максат куясың бит!» - диде.

Безнең мәктәпләрдә, мисал өчен, татар теле-әдәбияты укытканда балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү бурычы куела икән. Дөрес, программага балаларны язучы белән таныштыру да кертелә, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә бирелә - тик болар барысы да беренче чиратта, бала телне яхшырак үзләштерсен өчен өстәмә бер материал, мөмкинлек буларак кирәк.
Әмма өзек - ул бит әле әдәбият түгел, һәм татар телендә күләмле хикәя, повесть, романны укып чыгу - татарчасы ипи-тозлык кына булган рус телле балалар өчен, гомумән, реаль дә түгел. Шуңа күрә, әдәби әсәрләрнең бер өлешен (әйтик, күләмлеләрен) русчага тәрҗемә рәвешендә бирү дөресрәк түгел микән соң ул?

Тик Розалия Рәхмәтовна минем бу фикеремә шундук каршы төште. Бу бит татар әдәбиятын рус телендә укыту була. Аннары, дөнья практикасында да тел-әдәбият фәннәре нәкъ менә шушы бер безгә мәгълүм тәртиптә алып барыла икән. Әйтик, рус әдәбиятын без бит татарча өйрәнмәдек. Чит телләр факультетында да әдәбият русча, я булмаса татарча түгел, нәкъ менә шул син үзләштергән телдә (әйтик, инглиз, әйтик, француз) укытыла...
Мондый мәсьәләләрдә белгечләр белән бәхәскә керү ул, әлбәттә, мәгънәсезлектер. Әмма шулай да... рус телле балаларны Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен рәхәтләнеп, тәмләп укырлык дәрәҗәдә татарча сөйләшергә өйрәтә алмабыз бит инде без. Ә укытасы килә.

Әмирхан Еникинең зур, мәңгелек һәм бар халыклар өчен уртак фәлсәфә салынган «Әйтелмәгән васыять» хикәясен, Мөхәммәт Мәһдиевның искитмәле чынлык бөркелеп торган «Фронтовиклар»ын, бүгенге заман әсәрләреннән, әйтик, Фирүзә Җамалетдинованың кешедә табигый көч уятырга сәләтле «Буранда» хикәясен.... укытасы килә.

Нигә һөнәри яисә югары уку йортларында гына булса да, шуны оештырып карамаска икән? Бу очракта лаеклы әсәрләрне тәрҗемә итү дә язучының үз эше генә булып калмас иде. Анысы да плүс.
Ни генә әйтсәк тә, терәлеп торган «күршеләребезнең» татар әдәбияты белән бөтенләй диярлек таныш булмавы дөрес түгел инде ул. Без бит бер дөньяда, бер үк уй-хисләр белән яшибез.

Ризидә Гасыймова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: