Көмеш кыңгырау

Кайсыгызның кулы җылы?

Без балаларны икегә - тәрбияле һәм тәрбиягә авыр бирелүчеләргә, нык тормышлы һәм социаль мохтаҗ балаларга гына бүлеп карыйбыз да, башка төрле бүленешләр хакында онытабыз.

Ә бит югыйсә, балаларның тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләре дә, үги әти, (үги әни) белән үсүчеләре дә бар.
Минем бу хакта язуым очраклы түгел. Шулай бервакыт танышымның малае мәктәптән «Быт» (көнкүреш) операциясе дигән кәгазь күтәреп кайтты. Ул аны инде үзенчә тутырып та куйган иде. Анкетаның беренче юлы ук әти кешенең исем-фамилиясен сораудан башлана - бу, әлбәттә, иң беренче эш итеп аны язган. Аннары икенче графага инде әнисен, һәм аларның кайда эшләүләрен. Иң азактан гаиләнең матди хәлен. (Яхшымы, янәсе, уртачамы, әллә аз керемлеме?)
Шуннан соң кәгазьдә бер ару гына гаилә килеп чыкмасынмы?

Тик иң кызыгы, кәгазьдә генә шул ул! Чынбарлыкта, әти кешенең гаиләдән киткәненә инде байтак еллар, һәм танышымның әйтүенә караганда, аның иреннән рәтле-башлы алимент та түләтә алганы юк икән.
Ни өчен мондый аңлашылмаучанлык килеп чыккан соң? Хикмәт, миңа калса, анкетаның дөрес төзелмәвендә. Баланың гаилә хәлен беләсең килгән очракта, сорауны башкача куярга кирәк, минемчә. Мисал өчен, гаиләгездә кемнәр бар, дип. Ә монда тулы булмаган гаиләләр бөтенләй дә исәпкә алынмаган булып чыга. Һәм бу бүген - түгәрәкләп әйтсәк, ике парның берсе аерылышкан заманда. Ә бәлки нәкъ менә шуңа - сан ягыннан артык күп булганга исәпкә алынмыйдыр алар? Бәлки җәмгыять бу күренешкә инде тәмам күнеккән һәм аны проблема дип санаудан да туктагандыр? Менә шушы анкета мисалында гына алсак та. Әтиең бар икән, янәсе, пожалыста, яз, юк икән — шытырдатып сызып куй. Ә балага моны эшләү без күзаллаганча ук ансат микән соң ул? Менә бу хакта безнең инде күптәннән чынлап торып уйлаган юк бугай, һәм, дөресен әйткәндә, эш баланың ярасына саксыз кагылуда гына да түгел. Мәсьәләнең әле тагын бер четерекле ягы бар. Бүген безнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә әтисез, яисә үги әти-әни белән үсүче балаларга аерым караш, максатчан төстә эш алып бару юк, дип әйтерлек. Монда сүз социаль ташламалар турында гына да бармый. Мондый хәлдәге бала аңлауга, киңәшкә, төгәлрәк әйтсәк, психолог ярдәменә дә мохтаҗ була. Америка мәктәпләрендә, мисал өчен, балаларны гаилә таркалу очрагына махсус әзерлиләр икән. Табиблар әйтүенә караганда, балаларда ашказаны-эчәк авырулары күп очракта нәкъ менә шушындый катлаулы моментларда килеп чыга. Төшенкелек, характер тотрыксызлыгын, төрле дәрәҗәдәге психик тайпылышларны мин инде әйтеп тә тормыйм.
Минем бу язманы укучылар арасында гаилә проблемаларын мәктәпкә, балалар бакчасына аударырга тырышу дөресме соң ул, диючеләр булыр. Без үзебез авыр минутларда юанычны эштән, коллективтан эзлибез бит. Ә балаларның коллективы - ул беренче чиратта мәктәп. Мәктәп шушы рольне үти алмаган очракта, баланың урам дөньясына кереп китүенә гаҗәпләнергә кирәк микән?

Ризидә Гасыймованың «Тузга язмаган дөнья» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 14 июль 2019 - 18:25
    Комеш Кынгырау
    Авторның үзендә булырга мөмкин.
  • 14 июль 2019 - 11:10
    Без имени
    Минем бу китапны укыйсы килә. Каян алырга була?